Логотип Идель
Татарстаным бар!

WORLDSKILLS ЧЕМПИОНАТЫ КӨНДӘЛЕГЕ

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең башкаласында WorldSkills дөнья ярышлары тулы куәткә бара. Россия җыелмасы составына кергән 8 татарстанлы да җиңү өчен барлык көчен куя. Алар белән беррәттән Абу-Даби чемпионатында республикабыз волонтерлары да катнаша. Ачык йөзле, ярдәмчел булулары белән алар анда һәркемнең күңелен күтәрә. 

Абу-Дабида нинди яңалыклар бар? 2019 елдагы ярышлар эстафетасы кайчан башлана? Казан волонтерлары үзләрен Гарәп Әмирлекләрендә ничек күрсәтә? Бу сорауларга җавап – бүгенге язмада.

Чемпионатны 100 мең кеше күрә алачак!


Шушы ялларда Абу-Даби шәһәрендә WorldSkills дөнья чемпионатының ачылышы булып узды. Анда яшь профессионаллар хәрәкәтенә кергән 59 ил катнашты. Әлеге тантана du Arena концерт мәйданчыгы янында үтте. Ул бөтен дөньяга танылган Феррари Парктан ерак түгел. Тантананы карарга 10 мең тамашачы килгән. Ярышта катнашучыларның барысы да үз илләренең әләмнәре белән чыккан. «Күнекмәләр аша прогресс» дип аталган шоуда Гарәп Әмирлекләрендәге профессияләрнең нинди үсеш кичергәнлеген күрсәттеләр.





Шушы ук мәйданчыкта 19 октябрьдә WorldSkills дөнья чемпионатының ябылу тантанасы узачак. Анда ярышлар эстафетасы WorldSkills Kazan 2019 оештыру комитетына тапшырылачак. WorldSkills дөнья чемпионаты Якын Көнчыгышта әле беренче тапкыр гына уздырыла.

Исегезгә төшерәбез, Абу-Дабидагы ярышлар 14 октябрьдән 19ына кадәр дәвам итә. Анда 1300 яшь кеше ярыша. Ярышлар Abu Dhabi National Exhibition Centre (ADNEC) күргәзмә комплексында уза. Чемпионатны 100 000 кеше караячак. Шуларның 80 меңе – укучылар.

WorldSkills Kazan 2019 эстафетасы тиздән старт алачак!


Татарстанлылар да читтә калмый, ярышларда катнашучы конкурсантлар белән бергә WorldSkills Kazan 2019 дип аталган күргәзмә эшли. 190 квадрат метр мәйдандагы күргәзмәдә татар халкының милли ашларыннан авыз итеп, Россиядout WorldSkills хәрәкәте белән танышып була.



Киләсе чемпионат 2019 елда Казанда узачак. Шул уңайдан, тагын ике елдан WorldSkills ярышларының чемпионаты әләме эстафетасы 21 ил һәм 33 шәһәр буйлап узачак. Аның финишы Казанда 2019 елның августында узачак. Ә старты Абу-Дабида биреләчәк. Шунысы кызык: бездә булачак ярышлар әләме космоска да үреләчәк. Чөнки быелның декабрь аенда әләм космоска җибәреләчәк.

Волонтерларга эш – муеннан!


Сер түгел, бездә – Татарстанда волонтерлар хәрәкәте 2013 елдагы Җәйге Универсиададан соң активлашты. Аннан соң 2014 елдагы Сочи шәһәрендәге Олимпия уеннары, 2015 елдагы Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты да безнең волонтерлардан башка узмады. Хәзер алар Абу-Даби шәһәрендә үз осталыкларын күрсәтә.



Волонтерские хроники #kazanvolunteers Айсылу Рахимова, волонтер Protocol: "Первый соревновательный день на WorldSkills Abu Dhabi = работа кипит. Участники приступили к соревнованиям, а волонтеры продолжили работу на площадках. На моей позиции "Протокол" мы работаем с вип-гостями. На welcome desk моя задача заключается в подготовке и выдаче пригласительных на торжественные ужины и специальные мероприятия для вип-гостей и сувенирной продукции. Впереди ещё 4 дня стажировки в ОАЭ и, надеюсь, они пройдут не менее ярко и продуктивно!" #volfamily #team_VOL #мывкоманде #молодежьказани #молодежьтатарстана #волонтеры #волонтерскиехроники #kazanvolunteers #VOL_Skills #всемшукран #казанскиеВЭмиратах #ADVolFamily #worldskillskazan2019


Публикация от Kazan Volunteers (@kazanvolunteers)






– Ярышларның беренче көндә WorldSkills ярышларында эш кайнапмы-кайный. Катнашучылар ярышларда катнаша башлады, ә волонтерлар үз эшләрен мәйданчыкларда дәвам итте. «Протокол» дип аталган позициядә VIP-кунаклар белән эшлибез. Минем төп бурычым – VIP-кунакларга тантаналы кичке ашларга, махсус чараларга чакыру кәгазьләре, сувенир продукциясен әзерләү һәм тарату. Алда – тагын 4 көн. Алар да шулай искиткеч дәрәҗәдә һәм нәтиҗәле узар, дип ышанам! – ди «Протокол» юнәлешендәге волонтер Айсылу Рәхимова.



Абу-Даби шәһәре волонтерларны кунакчыллыгы белән дә таң калдырган икән. Хәер безнекеләр эштән генә түгел, ялдан да тәм таба белә. Волонтерлар инде Шәех Зәех мәчетендә дә булып өлгергәннәр. Ул – дөньядагы иң зур мәчетләрнең берсе. Аның биеклеге – 84 метр. Әлеге иман йорты Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты исеме белән аталган. Нәкъ менә шушы җитәкче 1971 елда бөтен җиде әмирлекне берләштергән.



Волонтерские хроники #kazanvolunteers Малика Нугаева, волонтер Skill Competition Assistant: "Чувствовали ли вы когда-нибудь абсолютную свободу, полное умиротворение и невероятное счастье? Мы – да! Поездка в пустыню подарила нам незабываемые минуты катания на верблюдах, возможность испытать на себе песчаное сафари, о котором раньше большинство из нас могло лишь мечтать, фотографии а-ля «настоящий арабский гарем» и восхитительный ужин на открытом воздухе под сопровождение национальной музыки. Ну, а главное, конечно, то, что всё это было в кругу любимой семьи #kazanvolunteers! Вот такой вот вчера получился #арабскийсабантуй! А завтра уже открытие долгожданного чемпионата и начало самых трудных, но от этого лишь более интересных и насыщенных дней!" #kazanvolunteers #VOL_Skills #всемшукран #казанскиеВЭмиратах #ADVolFamily #worldskillskazan2019


Публикация от Kazan Volunteers (@kazanvolunteers)





– Сез кайчан да булса тулысынча ирекне, акылга сыймаслык бәхетне тойганыгыз бармы? Без моңа «Әйе!» дип җавап бирәбез. Чөнки без чүлгә бару, анда дөяләрдә йөрү, комлы сафарида сәяхәт итү, а-ля «чып-чын гарәп гареме» стилендә фотога төшү һәм милли музыка астындагы кичке аш ашау бәхетен татыдык. Иң мөһиме боларның барысы да Казан волонтерлары даирәсендә булды. Менә шундый Гарәп Сабантуе булып чыкты бу!», – Skill Competition Assistant волонтеры Мәликә Ногаева.


Без дә Россия җыелмасы составына кергән Татарстан катнашучыларының һәм волонтерларының уңышка ирешеп кайтуларын теләп калабыз. Уңышлар сезгә, егетләр-кызлар!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар https://dspkazan.com/ сайтыннан, волонтерларның Instagram челтәрендәге шәхси битләреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев