Логотип Идель
Татарстаным бар!

«ВЕСЕННЯЯ КАПЕЛЬ»: МИЛЛИ КИЕМ ҺӘМ ЯПОН СТИЛЕ

Алар 1 мартны дулкынланып көтеп алдылар. Сәбәбе һич кенә дә язның беренче көне булу түгел, ә Республикакүләм «Весеняя капель-2018» фестиваленең башланып китүе. Әлеге чарада Татарстан Республикасының 85 көллият студентлары иҗади программаларын тәкъдим итәчәк.

Фестиваль иҗади коллективларны рухландырып җибәрү, хәзерге буын яшьләрнең иҗтимагый активлыгын арттыру максатыннан оештырыла. Һәм иң мөһим максатларның берсе – 2019 елда узасы мәдәни чаралар өчен иҗади коллективларны сайлап алу. Иң кәттә, иң уңышлы номерлар мәдәни программага кертеләчәк, моннан тыш, иң яхшы коллетивлар Кубок конфедераций FIFA-2017 паркы программасы, World Skills Russia Чемпионатының мәдәни паркы программасына эләгәчәк. Фестиваль 4 юнәлештә - музыка, бию, театр һәм оригиналь жанр - эшли. Барысы да уртак тема «Добро пожаловать в Россию, Welcome to Kazan» белән бәйләнгән.

1-2 март көннәрендә «Весеняя капель» фестиваленең сайлап алу турларының киләсе этабы башланып китте. 7 көллият укучылары үзләренең концерт программалары белән таныштырды. Н.И.Фешин ис. Казан сәнгать көллиятенең чыгышы иң үзенчәлекле һәм истә кала торган номерларның берсе дип танылды. Әлеге көллиятнең 3 курс студенты, яшь дизайнер Мария Савельева белән сөйләштек:

Костюмнарның барлыкка килүенә, идеясенә безне, гомуми алганда, конструктивизм темасы илһамландырды. Төгәлрәк әйткәнсәк, Родченко эшләре. Без аның күп кенә хезмәтләрен карадык, төсләрне исәпкә алып, кечкенә эскизлар уйладык, аннан соң, зуррак эскизлар, ә аннары инде техник-рәсемнәрен дә ясадык. Әзер эскизлардан кайсы элементларны чынлап та тегеп, әзерләп, ахыр чиктә киеп булачагын билгеләдек. Без үзебезгә гадәти һәм табигый булмаган форма уйлап табуны максат итеп куйдык, шул рәвешле без бүгенге модага нинди дә булса яңалык кертергә теләдек. Әлеге эшләребезне (киемнәребезне) көндәлек тормышта киеп йөреп булмый диярлек. Ләкин киләчәктә алар безнең киемнәребездә стильләштерелгән һәм гадиләштерелгән рәвештә урын алачак. Мин Родченконың охра кулланган эшләре белән илһамланып эшләдем. Алар миңа үзләренең өчпочкмаклы һәм турыпочмаклы формалары белән бик ошадылар, ә ярымтүгәрәкр әлеге кискен формаларны йомшартып җибәрә.

Үзенчәлекле киемнәр тудыру эше җиңел генә бармый, әлбәттә. Авырлыклар да була икән. «Иң авыры – экскизга тулысынча туры китереп эшләү иде, чөнки безнең материаллар гадәти формаларда түгел, шуңа күрә безгә лескалар, картоннар кулланырга туры килде», – дип Мария. «Бу эш өчен безгә 1 ай вакыт бирелде, шунда иң, беренче эш итеп, без кечкенә эскизларны уйладык, аннары зур эскизлар ясадык, аннары безнең бергә эшләгән тулы коллекциядән 1 генә модельны сайлап алдык. Группада эшләгәч, без бер-берсенә стиль ягыннан туры килердәй идеяләрне алырга тырыштык. Чөнки бу эшләрдә бердәм атмосфера тудыру кирәк иде. Аннары без аларны үзебез тектек, модельләргә макияж сайладык. Аны да без яңа тенденциядә эшләргә булдык: кызыл теньнәр кулландык һәм нәтиҗәдә бу Япония белән ассоциация тудырды. Чөнки бу елны Япония мәдәнияте, стиле бик популярлашып китте. Шулай ук, мисал өчен, кемдер үзләренең кашларын агартырга ашыкты. Бу үзенә күрә шундый мода һәм без дә аннан калышырга теләмибез. Чөнки без – үз кулларыбыз белән мода ясарга теләүчеләр».



Казан технология һәм сәнгать көллияте студентлары Алина Низаметдинова һәм Диана Черкова исә үзебезнең милли киемнәргә өстенлек биргәннәр: «Безнең коллективның бер өлеше «Сабантуй» татар халык биюен һәм яшьләрчә бер биюне тәкъдим итәчәк. Ә без заманча милли киемнәр әзерләдек. Биредә 2 коллекция: берсе милли булса, икенчесе Казан шәһәренә багышланган, аны да ниндидер дәрәҗәдә милли дип әйтер идем. Милли киемнәр коллециясендә без, элеккеге кием стилен заманчалаштырып карадык, үз эченә ул 2 мехлы һәм 2 гади материалдан булган эшләрне алды. Яңа элементлар да эстәдек, мисал өчен, элек тулысынча ябык булган киемнәрне хәзер бераз гына ачып җибәрдек, ләкин без аны күзгә ташланып торырлык зур итеп ачмадык. Киемнең затлылыгын, нәфислеген арттырып җибәрү максатыннан гына».

«Весеняя капель-2018» 30нчы мартка кадәр дәвам итәчәк. Ә 6нчы апрельдә «УНИКС»та фестивальнең гала-концерты узачак, биредә нәтиҗәләр ясалып, иң яхшы программаларны котлыячаклар.

Миләүшә Нигъмәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев