Логотип Идель
Татарстаным бар!

ТНТДАГЫ "ТАНЦЫ": БЕЗНЕКЕЛӘР ҖИҢӘРГӘ ТЕЛИ!

Безнекеләр республикада гына биеп-җырлап йөрми, башкаланы да яуларга бара. «Голос»та үз тавышлары белән таң калдыручы якташларыбыз булган иде инде. Ә хәзер берьюлы 3 татарстанлы җиңү өчен күпләрнең яраткан тапшыруына әверелгән «Танцы» шоуының 4нче сезонында көрәшә.

Сер түгел, бу тапшыру кастингына һәркем дә үтә алмый. Моның өчен күп тырышлык, үҗәтлек, бер максат һәм биюгә гомерлеккә гашыйк булу кирәк. Төнлә дә төшләренә бию кереп саташмаганнар өчен биредә урын юктыр ул.

Сәхнәдә – лайфхаклар!


30 яшьлек Александр Заһидуллин «Танцы» жюри әгъзаларын биюче лайфхаклары белән шаккаттырган кеше. Ул чыгыш ясаганда хәтта жюрида утырган Мигель дә сәхнәгә йөгереп чыгып җитте! Бу вакытта Сашаның башына килгән беренче уй: «Син бит минем биюне бозасың» дигән була. Ләкин шушы Мигельнең бу адымы белән ул үзенең алга таба үткәнен сизә. Мигельны күтәргәндә, аның шактый авыр булганлыгын тоя ул. Александр постановкасының оригиналь идеясе – «Пантера» камера балеты җитәкчесе Наил Ибраһимовныкы. Әмма Александр аны бераз үзгәртә.



Саша инде 2007 елда ук «Танцы без правил» проектында катнаша. Аннары 2008 елда «Танцы без правил»ның 3нче сезонында үзен сыный. Шулай ук «Танцы на ТНТ»ның 1нче сезоны, «Минута славы» проектларында булып өлгерә.



– Проектка эләгү – ул үзе үк зур бәхет! Чөнки аңа кадәр предкастинг була. Моның турында эфирда сөйләмәсәләр дә, менә анысы – иң авыры. Ул вакытта бөтен шәһәрдән үзен сынар өчен бер көтү халык бер җиргә җыела. Предкастингта телевидениедә булмаган жюри әгъзалары утыра. Анда, телевидениедәге кебек, 1 сәгатькә 10 кеше түгел, ә күбрәк кеше үтә. Жюрида утыручылар кичкә таба арый башлый, кәефләре дә үзгәрә. Аларны чын мәгънәсендә шаккаттырырга кирәк. Проектка үтүчеләр арасында бии белмәсәләр дә, харизмасы белән җәлеп итүчеләр бар, – дип сөйләде Саша «Ялкын» хәбәрчесенә.

Александр – фрилансер. Бию дөньясына ул 14 яшьтә килеп керә. Хәзер бию – аның төп эше, ул аны режиссура, компьютер графикасы өлкәләре белән бергә алып бара. «Танцы» проектында катнашканда, Александр Мәскәүгә барып берничә тур уза. Бер барганда, берничә тапшыру төшерелергә мөмкин. Әгәр алып баручылар “реаль вакыт режимы” дисә, димәк, чыннан да, тапшыру реаль вакытта бара дигән сүз.

Музыкасыз биегән!


21 яшьлек Екатерина Тихонова «Танцы»да инде былтыр ук катнашасы булган. Тик ул вакытта Чистай кызына үз-үзенә ышаныч һәм кыюлык җитеп бетми. Ләкин кастинг башланырга берничә ай кала, катнашырга гариза бирә.

Катя бию белән инде 15 ел шөгыльләнә. Бию түгәрәгенә кечкенәдән үк алып барганы өчен ул әнисенә бик рәхмәтле. Чөнки бию аның тормышында аерым урын алып тора. «Ритмы детства» коллективы белән башланып киткән тормышы алга таба «Panda» бию компаниясенә алмашына.

– «Танцы» проектында күрсәткән биюем кастингка кадәр үк куелган иде. Ул – «Всегда. Или о чем молчат женщины» театраль постановкасының кечкенә генә бер өлеше. Аны минем остазым, дустым, «Panda»ны оештыручыларының берсе Камилә Тягущева куйды. Башта ук әлеге номер музыкасыз куелгач, аны ничек бар, шулай калдырырга булдык. Биюне музыка белән генә түгел, хисләр аша белдереп булганлыгын күрсәттек. Аерылып торырга теләдек. «Танцы» проекты остазы һәм хореографы Татьяна Денисова әйтмешли, «Дәшмәү белән күп нәрсәне әйтеп була», – дип аңлатты «Ялкын»га Катя.



Хәзерге вакытта «Танцы» проектының әлеге катнашучысы Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә белем ала. Проектта ахырына кадәр буласы килә аның. Андагы биючеләр арасында киеренке көрәш бара, чөнки һәр биюче – шәхес буларак бик кызыклы. Әле кайчан гына үзен масштаблы проектта сынап карау, көчле хореографлар, танылган укытучылар белән эшләп карау теләге белән янучы Катя кастингка барырга карар кыла. Ә хәзер инде, бирегә килеп эләккәч, яңа этапларга үтү, үсү, камилләшү теләге анда тагын да ныгый.

Энергетикасы көчле




Татарстанны тәкъдим иткән тагын бер кыз – Евгения Лебедева. Аңа 20 генә яшь. Ул жюрины үзенең энергетикасы белән шаккаттырды. Бию – аның өчен бер дөнья. Кечкенәдән биюгә кереп киткән Женя әле һаман да бию белән саубуллашырга җыенмый.



***

Бер сезонда Татарстаннан өч кеше – аз түгел. Аларга – тырышасы, ә безгә алар өчен җан атасы гына кала. Татарстанлылар булдыра, җиңү яуламый калырга безгә ярамый!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев