Логотип Идель
Татарстаным бар!

ТАТАРСТАН ХАЛЫКЛАРЫ СЪЕЗДЫ: ЯШЬЛӘР МӘСЬӘЛӘСЕ КӨН КАДАГЫНДА

Татарстаныбызда ничә төрле милләт вәкилләре яшәгәнен беләсеңме син? Республикабызда 173тән артык милләт үзара дус һәм тату яши икән бит. Ә иртәгә республикабызда яшәүче төрле милләт халкы өчен аеруча мөһим көн.

Чөнки 22 апрельдә Казанда Татарстан халыклары корылтае узачак. Бу әһәмиятле чара Татарстанда әле өченче тапкыр гына уздырыла. Шулай булса да, анда республиканың 45 районыннан килгән делегатлар һәм республикабыздагы 36 милли-мәдәни автономия вәкилләре катнашачак.
Татарстан халыклар корылтаеның беренчесе 1992 елда уза. Икенче тапкыр бу чара 2007 елда уздырыла. Шул елда оештырылган корылтайда халык белән киңәшләшеп эшләү булачагы хакында хәбәр итәләр. Биредә республикабызда яшәүче милләтләр һәм диннәр арасындагы мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр.

Быелгы корылтайда сүз Татарстанда яшәүче халыклар үзара дус булып яшәгәндә генә республиканың төрле өлкәләрдә уңышка ирешүе, эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге артуы хакында барачак.

2007 елда, икенче корылтайдан соң, Татарстан халыкларының ассамблеясе да барлыкка килә. Беләсеңдер инде ул Дуслык йортында урнашкан. «Ялкын» аның турында язып та чыккан иде.

Быел яшьләр белән эшләүгә дә корылтайда аерым игътибар биреләчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары корылтаеның оештыру комитеты рәисе:

– Халыклар ассамблеясе каршында моннан ике ел элек Яшьләр ассамблеясын оештырдык. Аерым ассамблея оештырып, үзебезнең кулдан яшьләрнең дилбегәсен җибәрмибез микән, дип тә уйладык. Ләкин Яшьләр ассамблеясын булдырып, аларга бурычлар куеп, бергә тыгыз элемтәдә эшләп, дөрес эшләдек, дип уйлыйм. Бүген бу ассамблеядә тулы эш башланды. Яшьләр бер-берсенә булышалар. Алар авылларда концерт программалары оештыра, симпозиумнар уздыра.

Татарстанда яшәүче яшьләргә яхшы мөмкинлекәр тудырып, алар «Мин Татарстаннан», дип горурланып әйтсеннәр иде, дип тели рәис. Республикабызда яшәүче халыклар өчен төрле мөмкинлекләр «Балаларбызны яхшы итеп тәрбияләп, матур итеп үстерсәк, татармы ул, русмы ул, чуашмы, Татарстанда яшьләре бертуганнар кебек яшәсеннәр иде», – ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев