Логотип Идель
Татарстаным бар!

ТАТАРСТАН - ЕЛГАЛАР ИЛЕ

Дустым, Татарстан Президенты үзенең туган көнендә Казанның бер мәктәбендә экология дәресе уздырганын хәтерлисеңдер. Мондый дәресләр берәү генә булмаган икән бит ләбаса! Татарстанда шундый 2000 (!) дәрес үткәрелгән!


Табигать фәне турында мәктәп укучыларына тагын да тулырак итеп сөйләргә Татарстанның Президент Аппараты вәкилләре, депутатлар да кушылган.


Бу дәресләрнең файдалы булулары турында республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына хәбәрләр әле һаман да килә икән.


Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча быел Казанның 3 нче гимназиясендә профильле экология сыйныфы булдырылачак. Әлеге тәҗрибәне башка мәктәпләргә дә таратачаклар.


Экология дәресләре – бер тапкыр гына уза торган акция түгел. Мондый дәресләр ел дәвамында республиканың барлык мәктәпләрендә узачак.




Фәрит Габделганиев, Экология һәм табигый байлыклар министры:


– Безнең республиканың табигате бай һәм бик үзенчәлекле. Европаның иң зур елгалары – Идел белән Чулман да – безнең республика территориясендә. Татарстанда 3 меңнән артык елга бар. Шул сәбәпле, республиканы хәтта елгалар иле, дип тә атыйлар.


Шулай ук безнең территориядә тыюлыклар, табигать һәйкәлләре дә күп. Гомумән алганда, экологик белем табигатькә тагын да сакчылрак карарга, аны яратырга, үсеп килүче буында экологик аң булдырырга ярдәм итә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев