Логотип Идель
Татарстаным бар!

ТАТАРЛАРНЫ ДИКТАНТ БЕРЛӘШТЕРӘ?

Бүген дөньяның 9 илендә һәм Россиянең 20 төбәгендә «Татарча диктант» акциясе узды. Бөтен дөнья буенча «Татарча диктант» чарасында 4000гә якын кеше катнашканлыгы билгеле!

Казанда диктант «ШТАБ» креатив резеденциясендә, КФУ, КДМУ, КДЭУ һәм Казан милли тикшеренү технология университетында узды. Башкалабызда чараның төп мәйданчыгы буларак «ШТАБ» резиденциясе билгеләнде.

Алмаз Гыйниятуллин:

- Диктантка беренче тапкыр килүем. Килүемнең төп сәбәбе – мәктәп елларын искә төшерү, шул атмосферага кире кайту. Мин, хәтта, мәктәп баласы сыман рюкзак белән килдем. Диктант язганда да рюкзакны салмыйча утырдым. Мәктәпне бетергәнгә әллә ни күп вакыт узмаса да, шундагы хис-кичерешләрне сагындым. Диктант язу процессы, дөрестән дә, мәктәп елларын искә төшерде, шул вакытларга кайтарды, хәтта. Бер мәлгә үземне БДИ язучы мәктәп укучысы итеп хис иттем. Чөнки бөтен җирдә журналистлар, камералар. Кыскасы, кызыклы булды.

Диктант язу өчен «Штаб» мәйданчыгын сайладым, бөтен урындыкларның тулы булуы бик куандырды. Моңарчы минем татар телендә диктантны бары тик мәктәптә генә язганым бар иде. Шуңа күрә «Яз»га килгәнче, ничек булыр, лектор ничек укыр икән, мәктәптәге диктантлардан аерылырмы, кебек сораулар борчыды. Нинди текст сайларлар икән дип тә озак уйландым. Башта бәлки татар милләтен уйланырга мәҗбүр итә торан, хәзерге вәзгыятькә игътибарны арттыра торган текст булыр дип уйлаган идем. Аяз Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» әсәреннән өзек сайланылган булып чыкты. Лектор да, тәкъдим ителгән текст та бик ошады.

«Яз» кебек чаралар ешрак булса, әйбәт булыр иде. Чөнки бу диктант үзеңне тикшерү, сынау гына түгел, кешеләрне берләштерү ысулы. Бик күп танышларымны күрдем, яңа кешеләр белән таныштым. Диктантны язып бетергәч, Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәрен табып (өйдә булмаса, китапханәгә барып), үзем язган текст белән чагыштыру, тикшерү теләге туды.



Алинә Галиева:

- Аяз Гыйләҗев әсәрләренең җор телле, аһәңле булуы беркемгә дә сер түгелдер инде. Шәхсән миңа «Җомга көн кич белән» әсәреннән өзекне тыңларга да, язарга да рәхәт булды. Текстта татар халкына хас булган үзенчәлекләр, гореф-гадәтләр, күренешләр сурәтләнгән иде. Шуңа күрә аны тулысынча татарча диктант дип атап буладыр.

Диктант язу өчен үзем укый торган Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы сайладым. Уку йортында студентлар, укытучылар, өлкән яшьтәге абый-апалар да җыелган иде. Бу диктант төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләрен генә түгел, төрле илләрне дә берләштерде.

Ильвина Шәрипова:

- "Татарча диктант" та узган ел бик катнашасым килсə дə, бара алмадым. Быел исə, бу телəгем чынга ашты. Катнашучылар саны бик күп иде һəм алар арасында студентлар да, өлкəн кешелəр дə булуы сөендерде. Шул минутта татар теле өчен горурлык хисе кичердем. Чөнки һəммəсенең дə битараф түгеллеге, телебез өчен янып йөрүлəре ачык сизəлə иде. Чара бик оешкан төстə үтте, бигрəк тə сайланган текст үзенə жəлеп итте. Гомумəн, мин бу чарадан кəнəгать калдым. Оештыручыларга зур рəхмəт, шундый чаралар күбрəк булсын, телебезгə игътибарны киметмəсəк иде.

Язманы Айгөл Абдрахманова әзерләде
Ринат Нәҗметдинов фотолары
























Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев