ТАТАРЛАР ҖЫЕЛГАН ҖИРДӘ

2017 елның 2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Әлеге чарада дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 регионыннан 1000 делегат катнашыр дип көтелә. 

Беренче көнне катнашучылар өчен төрле темаларга дискуссияләр оештырылачак, түгәрәк өстәлләр эшләячәк.

Икенче көнне М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында чараның пленар утырышы узачак.

4 август көнендә “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылган “Татарстан Республикасының социаль-икътисадый, сәнәгать объектлары” күргәзмәсе белән танышачаклар.

5 августта Съезд делегатлары һәм кунаклар Татарстан Республикасының Кукмара, Арча, Теләче, Балтач районнарына, Болгар музей-тыюлыгына сәфәр кылачак. Шулай ук алар Казан Кирмәнендә узачак Халыкара “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале, “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәмендә катнашачаклар, “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектаклен һәм Татар халкының сәнгать осталары концертын тамаша кылачаклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    682
    0
    0
  • 8 май 2021 - 18:49
    НИЧЕК ШИГЫРЬНЕ РЕКЛАМАГА ӘЙЛӘНДЕРМӘСКӘ: КУКМАРА УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫНА КҮЗӘТҮ Кукмара районына «Әйдә, киттек» проектын төшерергә баргач, яшүсмерләр безнең кулга бер өем шигырь китереп бирделәр. Ә без шигырьләр укырга яратабыз. Димәк, бу санда Кукмара районы яшь шагыйрьләренең иҗатларына күзәтү ясарбыз.
    316
    0
    0
  • 9 май 2021 - 09:55
    ҖИР ЙӨЗЕНДӘ ӘКИЯТ БАР! Җир йөзендә әкият бар Таңда исеп куя җил, Чал дулкынны куа җил —
    304
    0
    0

Блоглар