Логотип Идель
Татарстаным бар!

ТАТАР БАЛАЛАРЫ - "МИЛЛӘТЕБЕЗ ХӘЗИНӘЛӘРЕ"

7-15 август көннәрендә “Идел” яшьләр үзәге “Милләтебез хәзинәләре” дип исемләнгән профильле смена уздырачак. Ул башка еллардагы кебек үк “Волга” яшьләр үзгендә үтә. 

Аның төп максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, татар мәдәниятенә, тарихына карата хөрмәт тәрбияләү. Бу турыда “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина: “140 бала килә дә, барысы да татарча сөйләшергә өйрәнеп кайтып китә дигән сүз түгел бу. Тик без көчебездән килгән кадәр аларга татар мохите тудырырга тырышачакбыз. “Милләтебез хәзинәләре”нә берничә ел рәттән килүче балалар күп, чит регионнардан килгәннәренең күбесе укырга Казанга килә. Алар татар дөньясына тартыла, татар гаиләләре төзергә тели”.

Быел сменага Россиянең 14 төбәгеннән һәм Казахстаннан балалар киләчәк. 9 көн дәвамында аларга татар теле дәресе укытыла, бию, вокал, актерлык осталыгы һәм башка иҗат остаханәләре эшләячәк. Моннан тыш, алар өчен татарча бердәм диктант язу, башкалабыз Казанның тарихи урыннары буенча сәяхәт оештырыла, шулай ук ТР Милли музеена һәм Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театрына бару каралган.

“Милләтебез хәзинәләре” быел Новосибирск һәм Төмән шәһәрләрендә дә уздырыла. Новосибирскта 50 бала катнашса, Төмәндә 120 бала булачак. 




Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев