Татарстаным бар!
"ТӨРКИЛӘР МИРАСЫ": МИЛЛӘТЛӘР ТӨРЛЕ, АВЫРЛЫКЛАР ШУЛ УК
5-9 октябрь көннәрендә Татарстанда уздырылган "Төркиләр мирасы" II Бөтенроссия төрки яшьләр форумы берәүне дә битараф калдырмаган. Делегатларның шундый актив, тиктормас, күңелләре белән янып торган булулары форумның, чыннан да, кирәкле булуына ишарәли.
Бүген әлеге форумның ябылу тантанасы булды. Россиянең 15 төбәгеннән килгән 150 делегат шушы берничә көн дәвамында үз телләре, мәдәниятләренә багышланган проектларын тәкъдим иттеләр. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов та кунак булды.
Форумның максаты да изге – милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу, төрки яшьләргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирү, Россия халыклары мәдәниятен баету, мәдәни-тарихи мирасны саклап калу, үстерү.
Саха (Якутия) республикасыннан килгән Марианна Стрейкаловская бу форумда беренче тапкыр катнаша. Якутлар мирасы белән таныштыру, тәҗрибә белән уртаклашу – аның форумга килүнең төп сәбәбе шушылар.
– Без бирдә Россия халыкларының ни дәрәҗәдә уникаль булуын күрдек. Мине шаккаттырганы шул булды: «Төркиләр мирасы»ның һәр катнашучысы үз халкының лаеклы вәкиле. Алар үзләренең милли киемнәрен горурланып кия, үз телендә аралаша. Әлбәттә, форумның оештыру ягы да шәп. Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы бик тырышкан. Яхшы итеп әзерләгәннәр. Татарстанда исә мине барлык катнашучыларга карата кунакчыллык һәм игелекле булулары да таң калдырды, – ди Марианна.
Якут кызы үзе дә тантанага милли киеменнән килгән. Ул илин кэбиьэр – күкрәккә куела торган муенса, баш киеме – пастына, саранях – пәлтә (аны кияүгә чыккан кызлар кия икән) кигән.
Якутия республикасында шәһәрләрдә дә, авылларда да туган телләрендә сөйләшергә тырышалар. Милли мәктәпләре дә бар. Шулай да 960 мең халкы булган республикада бүген бары тик 30-40 проценты гына якут телендә сөйләшә. «Хәзер балалар үз туган телләрендәге китапларны укымыйлар диярлек. Вакытларын интернетка багышлыйлар. Глобализация шаукымы безгә дә килде. Күп кенә яшьләр русча, кайберләре хәтта инглизчә сөйләшәләр. Шуңа телне саклау мәсьәләсе бездә дә актуаль. Туган телебез укытыла. Бездә рәсми рәвештә якут һәм рус телләре укытыла», – ди ул.
Татарстан республикасы делегациясе әлеге форумда иң күпсанлысы булган. Безне 60 делегат тәкъдим иткән. Үз проектларын тәкъдим итеп, җиңеп чыкканнар арасында безнекеләр дә күп. Барыгызга да таныш булган Татар малай – Ринат Галиәхмәтов та интернетта шактый аудиторияне колачлаган проекты өчен дипломга лаек булды. Үзебезнең татар милли киемнәреннән бүләк алырга чыккан Татар малайга карап, горурланып куйдым! Менә бит ничек шәп!
Ринатны форумга чакыргач, ул үзен спикер буларак чыгыш ясаячак, дип уйлаган. Проектларны яклау булыр, дип күз алдына да китермәгән.
– Бирегә килгән катнашучыларның күбесенең туган телләре югалып бара. Интернетта телләрен киңрәк җәелдерү максатыннан блог алып бару серәләрен ачтым. Аннан соң күбрәк кызыксынучылар тагын яныма килеп, киңәшләштеләр. Проектымны яклаганда, «Өченче форумда күрешербез, бәлки сезнең арагызда да үз телегезне популярлаштыручы блогерлар барлыкка килер», дип өстәдем – ди Ринат Галиәхмәтов.
Татар малай форумда төрле халыкларның проблемалары белән дә танышкан. Карачай-Черкесс республикасыннан булган егетләр милли уен кораллары буенча проект тәкъдим иткәннәр. Аларда милли уен кораллары югала бара икән.
Татар малай төрки яшьләр белән аралашканда, аларны үз туган телләрендә сөйләшергә өндәгән.
– Безнең күбебезнең телләре охшаш. Алар сөйләшкәндә, мин аларны аңлыйм. Шуңа күрә үз телләрендә сөйләштерергә тырыштым. Бу минем өчен дә кызыклы тәҗрибә булды. Безнең республикадан да күпләр үрнәк алалар. «Сезнең телевидение бар, син бар», дип әйтәләр. «Син дә булдыра аласың бит моны», дип елмая идем. «Сиңа язылучыларның саны безнең президентныкыннан да күбрәк» диючеләр бар иде. Гомумән, Татарстанга ак көнләшү белән карыйлар, – ди ул.
Форумны оештыруда Татарстан халыклары ассамблеясы, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык күп көч куйган.
- Форум тикмәгә генә "Төркиләр мирасы" дип аталмый. Безнең һәрберебез халыкларыбызның уникаль мирасы вәкиле. Бердәмлектә Россия халкын тәшкил итәбез. Безнең төп максатыбыз - үз балаларыбызга, оныкларыбызга традицияләребезне җиткерү, – ди Татарстан халыкларының яшләр ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров.
Әлеге чара дәвамында:
- 1000гә якын өчпочмак ашалган;
- интернет челтәренә 3789 фото урнаштырылган;
- аларга 3000 комментарий язылган;
- 5000нән артык кунакчыллык очрагы теркәлгән;
- "рәхмәт!" - бу сүз иң еш әйтелгәне булган.
Алинә МИННЕВƏЛИЕВА
Ринат НƏҖМЕТДИНОВ фотолары

«Саха республикасында 30-40 процент халык якут телендә сөйләшә»

Татар малай җиңеп чыккан!

Традицияләр мәңгелек булсын!
Форумны оештыруда Татарстан халыклары ассамблеясы, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык күп көч куйган.
- Форум тикмәгә генә "Төркиләр мирасы" дип аталмый. Безнең һәрберебез халыкларыбызның уникаль мирасы вәкиле. Бердәмлектә Россия халкын тәшкил итәбез. Безнең төп максатыбыз - үз балаларыбызга, оныкларыбызга традицияләребезне җиткерү, – ди Татарстан халыкларының яшләр ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров.
Форумның кызыклы фактлары
Әлеге чара дәвамында:
- 1000гә якын өчпочмак ашалган;
- интернет челтәренә 3789 фото урнаштырылган;
- аларга 3000 комментарий язылган;
- 5000нән артык кунакчыллык очрагы теркәлгән;
- "рәхмәт!" - бу сүз иң еш әйтелгәне булган.
Белешмә:
2016 елда «Төркиләр мирасы» форумы Башкортостанда 10-16 апрельдә узды. Анда 250дән артык кеше катнашты. Чарага Россиянең 12 төбәгеннән катнашучылар килгән иде. Анда безнең репсубликаны “Идел” яшьләр үзәге, “Сәләт” яшьләр оешмасы, Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясы, Яшьләр дипломатиясе вәкилләре тәкъдим итте.
Алинә МИННЕВƏЛИЕВА
Ринат НƏҖМЕТДИНОВ фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев