Логотип Идель
Татарстаным бар!

САУ БУЛ, МӘКТӘП: ТАТАРСТАНДА ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘЛӘРЕ ГӨРЛИ

Бу көннәрдә Россиянең күп өлкәләрендә, шул исәптән Татарстанда да чыгарылыш кичәләре гөрли. Алар 20-30 июнь аралыгында уза. Күп мәктәпләр бу чараны 23 июнь көнне уздырып җибәргән инде. Ә 22 июнь Хәтер көне булу сәбәпле, ул көнгә чыгарылыш кичәләре билгеләнмәгән. Тормыш юлында бер генә була торган әлеге дулкынландыргыч кичкә укучылар ничек әзерләнә, ниләр кичерә икән, үзләреннән сорап карыйк:



Альберт Дәүләтшин, Казанның 121нче лицее укучысы: “Чыгарылыш кичәбез 30 июнь көнне Ривьерада үтәчәк. Алып баручысы – Бим-радиода эшләүче Артем Рычов. Кызлар бик каты әзерләнә, без, егетләр, шул кәчтүм-чалбарны киябез дә, барабыз инде (көлә). БДИ балларымнан канәгать. 3 фәннән 205 балл булды, КАИга керергә җыенам”.



Айгөл Сәмигуллина, Арча районының Шушмабаш урта мәктәбе укучысы: “Чыгарылыш кичәбез 27 июньгә планлаштырылган. Мәктәп ашханәсендә үтәчәк, алып баручысы да үзебезенең мәктәп укытучысы булачак. Күлмәк, туфли, чәч ясатуга 6-7 мең сум акча китәчәк. Имтихан балларымның барысы да билгеле түгел әлегә. Иң югарысы – рус теленнән, 88 булды. Үзем медицина юлыннан китәргә исәплим”.



Гөлнур Таһирова, Казанның 5нче лицее укучысы: “Чыгарылыш кичәбез 25 июнь көнне булып узды. “Золотая Подкова” дигән ресторанда үткәрдек. Күлмәккә 2800, чәч ясауга 1200 китсә, макияжга 500 сум акча тоттым. Биологиядән 86, рус теленнән 91, җәмгыять белеменнән 90 балл җыйдым. Медицина университетына керерегә исәп”.

Бүгенге мәктәп укучылары, иртәгә абитуриент, берсекөнгә студент буласы әлеге һәм башка кешеләргә теләгән уку йортларына кереп, кергән җирләрендә шатланып һәм җиңеллек белән укырга насыйп булсын!


















Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев