Логотип Идель
Татарстаным бар!

САБА КЫЗЫ КЫТАЙДА - МАТУРЛЫК БӘЙГЕСЕНДӘ!

Кайсы гына кызның матурлык бәйгеләрендә катнашасы килми икән? Җиңүче таҗын киеп карау бәлки берәрегезнең төшенә дә кергәләндер әле. Зөлфия Шәрәфиевага моның турында хыялланырга кирәкми. Чөнки боларның барысы да аның белән чын тормышта була!

10-27 ноябрьдә Кытайда «Miss Model of the World 2017» дип аталган Халыкара матурлык конкурсы бара. Шэньчжэнь шәһәрендә үтә торган конкурста 60 гүзәл зат катнаша. Татарстаныбыз данын Зөлфия Шәрәфиева яклый. Тумышы белән республикабызның Байлар Сабасыннан булган кыз быел «Татарстан гүзәле-2017» исеменә лаек булган иде. «Ялкын» хәбәрчесе хәзерге вакытта Кытайда бәйге репетицияләрендә катнашучы, финалга әзерләнүче Зөлфия белән элемтәгә керде.

Профессиясе буенча модель булса да, Зөлфия КФУда "система программисты - математик" белгечлегенә укыган. Кытайдагы матурлык конкурсында катнашырга кызга «Россиянең туризм гүзәле 2017» бәйгесенең директоры тәкъдим иткән. Татарстан кызы әлеге бәйгедә дә җиңү яулаган булган.



Кытайда уза торган конкурс үзенең масштаблылыгы белән аерыла, ди ул. Җитмәсә, Зөлфия биредә республикабызның гына түгел, бөтен илебезнең данын яклый. Азия илендәге бәйгедә модель кыяфәтенә төп игътибар бирелә. Гадәттә, матурлык бәйгесендә катнашу һәм модель булу – икесе ике нәрсә. Ә бу Халыкара конкурста бу ике юнәлеш берләштерелгән.

– 2017 ел эчендә бу минем өчен алтынчы конкурс. Шуңа дулкынланам дип әйтә алмыйм. Психологик яктан мондый бәйгеләргә үземне күптәннән әзерләп куйдым. Йә хәзер, йә беркайчан да түгел. Үзеңне сынау өчен икенче шанс була алмый, шуңа үзеңне 100 процентка күрсәтергә кирәк, – дип аңлата Зөлфия «Ялкын»га.

Хәер, Саба кызы модель карьерасы турында беркайчан да уйланмаган. Бу ничектер үзеннән-үзе килеп чыга. Аның дус кызы фотоаппарат сатып ала һәм Зөлфияне фотога төшерә. Бу фотографияләрне кызлар уйнап кына «Ильдан-Лик» модельлек агентылыгына җибәрә. Күп тә үтми, бу оешма Зөлфияне кастингка чакыра. Ул анда уңышлы гына чыгыш ясый. Шулай итеп, уеннан уймак чыга. Ләкин Зөлфия моңа бер дә үкенми. Тормышына ул мондый бүләк өчен бик рәхмәтле.

Аның модельлек карьерасы «Универсида йөзләре 2013» конкурсыннан башланып китә. Ләкин җиңүләренең иң зурысы һәм мөһиме дип Зөлфия «Татарстан гүзәле 2017»дә яулаган беренче урынны саный. Нәкъ менә шушы бәйге аңа зур тәҗрибә бирә, яңа үрләргә мөмкинлек бүләк итә дә инде.



Сер түгел, күп кенә кызлар 90-60-90 параметрларына сыешырга тели. Шуңа да төрле диеталар тота. «Диетамның үзенчәлеге шунда: мин аны беркайчан да тотканым юк. Яхшы генетик сыйфатларым өчен әти-әниемә рәхмәт! Ләкин әле бу мин һәр көн саен төшке һәм кичке ашка фаст-фуд ашыйм дигән сүз түгел. Һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш», – ди Зөлфия.

Шэньчжэнь шәһәрендәге бәйге иртәгә, 25 ноябрьдә, узачак. Кызларга өч төрле киемнән – милли костюм, бикини, кичке күлмәктән – чыгыш ясарга кирәк. Кытайдагы матурлык бәйгесендә республикабыз чибәре татар милли костюмыннан да чыгыш ясаячак. Аның фикеренчә, Россия – күпмилләтле ил, шуңа да татар костюмы Россия милли костюмы буларак тәкъдим ителергә хокуклы.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар Зөлфия Шәрәфиеваның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев