Логотип Идель
Татарстаным бар!

"СӘЛӘТ" - АТЛАНТИК ОКЕАН АРЪЯГЫНДА!

“Сәләт”леләр Америкадан кайтып төште. Шул хөрмәттән, “Сәләт” йортында “Сәләт-Монреаль” аланының оештыручылары һәм катнашучылары белән пресс-конференция булды.

Смена 2-12 август көннәрендә Канаданың Монреаль шәһәреннән 100 чакрым ераклыкта узган. Лагерь ТР президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган. Проектны тормышка ашыручылар булып “Сәләт” ветераннары Алимә һәм Марат Сәләхетдиновлар тора, алар бүгенге көндә Монреаль шәһәрендә яши.

Шуны әйтергә кирәк: Америкага юл алганчы, әйдаманнар да, сәлкешләр дә 200 кеше арасыннан сайлап алынган, нәтиҗәдә, Татарстаннан 20 кешелек команда (шулар арасыннан 5 сәлкеш) юлга кузгала. Лагерьдә Россия, Канада, Чехия, АКШтан барлыгы 60 кеше катнашкан. Оештыручылар әйтүенчә, кунакка килүчеләрне дә исәпкә алсаң, әлеге смена аша 150ләп кеше үткән.







Проект кысаларында халкыбызның милли бәйрәме “Сабантуй” уздырылган, “Аулак өй” оештырылган, вокал, театр сәнгате, бию, курай буенча остаханәләр эшләгән, Монреаль, Оттава шәһәрләренә сәяхәт итү булган. “Сәләт-Монреаль” аланы сәлкеше Энҗе Әхмәтҗанова хис-кичерешләрен тыеп тора алмый, үзенең хыялы тормышка ашу турында әйтә. “Төрле илләрдән булуыбызга карамастан, бик җиңел уртак тел таптык, барлык катнашучылар да диярлек татарча белә иде”, - ди ул.

“Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова: “Иң авыры хушлашу булды. Ярый да безнең Татарстанда яшәп татар телендә сөйләшү мөмкинлегебез бар. Чит ил татарларына бу нәрсә тансык. Программа 80 % татар телендә, 20 % инглиз телендә барды, рус телен кулланмадык та диярлек, аны бөтенләй белмәүче катнашучыларыбыз күп иде ”.







Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев