РЕНАТ ИБРАҺИМОВ "ЯЛКЫН" ҺӘМ "САБАНТУЙ"ГА ЯЗЫЛДЫ /ФОТО/

Бүген «ТАТМЕДИА»да Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов #ПодариПодписку акциясендә катнашты. Ренат Исламович балалар йортларына «Ялкын», «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналларына ярты еллык язылу бүләк итте. Яңа ел чыршысына ихлас теләкләр язылган сәлам хаты да элеп калдырды.











Әлеге акция «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан 4-нче тапкыр уздырыла. Төп максат – туганнарны һәм якыннарны гына түгел, сугыш ветераннары, балалар һәм өлкәннәр йортларын да газета-журналлар белән куандыру һәм яхшы кәеф бүләк итү.

Моңа кадәр #ПодариПодписку акциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та катнашкан иде. Президент Татарстанның бөтен картлар йортын журналларга яздырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    689
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    544
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    342
    0
    0

Блоглар