РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ БӨТЕН КАЗАННЫ УХА БЕЛӘН СЫЙЛЫЙ

Татарстан Президенты, алъяпкычлар киеп, балык шулпасын пешерүдә катнашты. Уханы танылган шоумен Оскар Кучера һәм шеф-повар Максим Агуреев әзерләде.

“FISHKA” дип аталган балык фестивале “Казан” гаилә үзәге янында уза. 1000 литрлы казанда пешерелгән балык шулпасын 4000 кеше бушлай авыз итә алды.

Шушы ризыкны пешерү өчен ингридиентларны дүрт кеше әзерләгән. Балык чистарту өчен генә дә 2 тәүлек (!) кирәк булган. Шулпага карп, форель, чөгә балыклары салганнар. Шулай ук ак майда кызыдырылган суган, бәрәңге, тары ярмасы, помидор кушканнар.

 

Фото: Президент Инстаграмыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    622
    0
    0
  • 8 май 2021 - 18:49
    НИЧЕК ШИГЫРЬНЕ РЕКЛАМАГА ӘЙЛӘНДЕРМӘСКӘ: КУКМАРА УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫНА КҮЗӘТҮ Кукмара районына «Әйдә, киттек» проектын төшерергә баргач, яшүсмерләр безнең кулга бер өем шигырь китереп бирделәр. Ә без шигырьләр укырга яратабыз. Димәк, бу санда Кукмара районы яшь шагыйрьләренең иҗатларына күзәтү ясарбыз.
    267
    0
    0
  • 9 май 2021 - 09:55
    ҖИР ЙӨЗЕНДӘ ӘКИЯТ БАР! Җир йөзендә әкият бар Таңда исеп куя җил, Чал дулкынны куа җил —
    265
    0
    0

Блоглар