Логотип Идель
Татарстаным бар!

ПИТРАУ-2017: МӘХӘББӘТ ШАЛАШЫ, КӨЯНТӘЛЕ ДЕФИЛЕ ҺӘМ БАШКАЛАР /ФОТОлар/

Кыр чәчкәләреннән үрелгән такыялар, киптерергә куелган дару үләннәре, җыр-биюләр, чыжылдап торган тәбикмәкләр... Кайда бу дисеңме? Питрау бәйрәме бу, дустым! Аны элек-электән чәчәкләр бәйрәме, дип тә йөрткәннәр. Шуңа берсеннән-берсе матур итеп үрелгән такыяларны күрү гадәти хәл. Җитмәсә, монда яшь парлар да кавыша икән. Иң чибәр керәшен кызын да биредә ачыклыйлар.

"Питрау үтте, җәй бетте", дисәләр дә... Быел җәй Питрауда гына килде бит. 12 июльдән соң кошлар сайраудан туктаса да, Мамадыш районының Җөри авылын кошлар түгел, керәшеннәр сайратты! Бу бәйрәмне Тырлау җирлегендә 18нче тапкыр уздырылалар икән. Хәзер ул бөтен ил күләмендә үткәрелә.

Кавышыр өчен киләләр!


Питрауга бәйрәм итәр өчен генә түгел, кавышыр өчен дә киләләр икән ләбаса. Андыйлар өчен махсус "Димче йорты" да эшли. Мәхәббәт шалашына кергән пар киләчәктә дә бергә була дигән ырым яши. Берничә ел элек "Димче йорты"нда булган керәшен яшьләре, чыннан да, үз парларын табып, гаилә корганнар.

- Керәшеннәрдә кавышу йолаларының да үз серләре бар. Бакыр балдаклар белән алмашу, кәбен койдыру - болар барысы да безнең традицияләр. Аңа кадәр вәгъдә билгесе итеп, яшьләр көзге һәм кулъяулык белән алмашканнар. Егетләр кызга көзге бүләк итсә, кызлар, җавап билгесе итеп, кулъяулык тапшырган. Хәзерге заманда көзге бүләк итәргә ярамый, диләр. Ләкин заманында көзге бик кыйммәтле бүләк булып саналган. Читкә китеп эшләп кайткан егетләр генә шундый бүләкләр ала алган. Көчле затлар шушы бүләкне кыз үзенең матурлыгын тагын да ныграк күрсен, дип, тапшырган. Көзге булмаган очракта кашлы йөзек тә яраган, - дип сөйләде безгә "Димче йорты" хуҗабикәсе, актриса, халык йолаларын белүче Аграфена Васильева.





Бакыр балдаклар бирүнең дә үз сере бар. Чөнки керәшеннәрнең ышануы буенча әлеге металл дәвалау, организмны чистарту көченә ия. Элек яшьләр бу көнне болынга төшеп, күрше авыл кызлары белән таныша булган. Хәзен мондый заманнар узды: егет-кызлар күбрәк интернетта бер-берсен таба.

Кунак ашы – кара-каршы


Керәшеннәрнең утарларында җыр-биюләр дә булды. Бу халыкның милли ризыкларыннан да авыз итеп булды. Әле генә мичтән чыккан, чыжылдап торган тәбикмәкләрне (безнеңчә әйтсәк, коймак) кабып карагач, кем генә телен йотмасын, ди?! Бал, май, кайнатма, эремчек - җаның кайсын тели - шунысын кушып ашыйсың. "Керәшеннәр бәйрәмнәрендә дурчмак, пирог, тәпәч тә булган", - ди Яңа Чишмә районы Ленино авылында яшәүче Валентина Лаврова.

Җөри авылындагы Питрау бәйрәме бөтен Россиядән керәшеннәрен җыя. Чиләбе районы Нагайбәк районы керәшеннәрен бирегә 2012 елда Виталий Агапов чакырган булган. Шуннан ошатып калганнар да ел саен киләләр икән. Җылы итеп кабул иткәч, кемнең китәсе килсен, ди?! Хәер, Чиләбе керәшеннәре "Кунак ашы - кара каршы", дигәндәй, күчтәнәчләрен төяп алып килгән. “Чияле, җиләкле, эремчекле май, каз боткасы белән Питрау кунакларын да сыйладык”, - ди Касельский бистәсе музее экскурсоводы Татьяна Яковлева. Чиләбе өлкәсендә "Арумы сез, туганнар?" дип аталган чарага безнең республика керәшеннәрен дә чакыралар икән.






"Дефиле"га көянтә белән чыгалар!


Элек-электән Питрауга иң нык әзерләнгән кешеләр кызлар булган. Шуңа да Питрау бәйрәмендә "Керәшен чибәре" бәйгесе уздырылуы аңлашыла. Быел ул 15нче тапкыр үткәрелә. Анда Түбән Кама, Мамадыш, Лаеш, Алабуга, Балык Бистәсе, Питрәч районнарыннан, Башкортостанның Бакалы районыннан барлыгы 9 керәшен кызы ярышты.

"Керәшен чибәре" бәйгесенә конкурсантлар бөтен гаиләләре белән әзерләнә икән ләбаса. Төннәрен йокламыйча, керәшен җыр-биюләрен кабатлый алар. Беренче этапта кызлар көянтә белән чыгып, үзләрен күрсәтергә тиеш. Заманча итеп әйтсәк, көянтәле "дефиле" инде бу! Шулай ук кызлар визитка, керәшен йолаларын күрсәтәләр. "Чәчәкле" турда Питрауның тарихы буенча сорауларга шартлатып җавап бирергә кирәк икән.

Лаеш районы Усад авылы кызы Анастасия Исаева кечкенәдән әбисеннән милли йолаларын, җырларын отып калган. Иван Купала бәйрәме алдыннан уздырылган Агрофина Купальница йоласын күрсәтте ул. Анда кызлар теләкләрен су иясенә әйтәләр. Шулай иткәндә, хыяллар чынга аша, ди. Әбисе өйрәткән "Егетне армиягә озату" җырын да башкарды ул бәйгедә.

Казан дәүләт энергетика университетының 1 курсын тәмамлаган Настя күптәннән хәрби-патриотик юнәлеш белән кызыксына. Монда ул үзен башка өлкәдә сынап карыйсы килү теләге белән килгән. Бәйгедә катнашучы әбисеннән керәшен йолаларын язып алган. "Керәшен телендә сөйләшәм. Әмма үземнең дусларым белән күбрәк русча аралашам. Үз халкымны бик яратам. Шулай булмаса, монда килер идеммени?!" - ди ул.

Быел "Керәшен чибәре" исеменә лаек булган Екатерина Максимова 50 мең сум һәм көмеш таҗга лаек булды. 2 һәм 3 урыннардагы гүзәлләр 30 һәм 10 мең сумны бүлеште.





***

Питрауда керәшен халкының милли йолалары беренче урында булды. Шуңа бәйрәмнең төп мәйданында уен-көлке, җыр-биюләрдән кала, милли уеннарга да урын түрдән иде.

Спорт ярышлары да читтә калмады, әлбәттә. Биредә интриганың күп өлеше («Керәшен чибәре»ннән кала) көрәшкә бәйле иде. Питрауның абсолют батыры исеменә Константин Морозов (Мамадыш) лаек булды. Мәйданнан үткән тамашачыны кызыктырып өч “Лада Гранта” машинасы торды. Ә аларны үз авырлык үлчәмендә җиңүчеләр – Булат Юнысов (Мамадыш), Булат Мусин (Казан), Константин Морозов (Мамадыш) “иярләде”.



P.S. Хәзерге вакытта Татарстанда рәсми саннар буенча 28 мең керәшен яши. Ләкин чынлыкта бу саннар тагын да күбрәк булырга мөмкин.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары











 


































































Җөридә Питрау гөрләде - Фоторепортаж!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев