Логотип Идель
Татарстаным бар!

ПЕЧӘН БАЗАРЫ-2017: АША, БИЕ, БЕЛЕМ ҖЫЙ!

Иң яраткан проектыбыз, Казанның бердәнбер шундый форматта узучы ачык татар чарасы, безнең яңа шәһәр традициясе – “Печән Базары” фестивале янә сезнең өчен сюрпризлар әзерли! Сюрпризларны ул локациясен үзгәртүдән башлый, “Печән Базары-2017” сезне Черек Күлдә (Черное озеро) көтәчәк.

Быел фестиваль берничә мәйданчыкка бүленгән. Былтыр базарда 60 дизайнер катнашса, быел исә 100гә якын кием осталары үз әйберләрен сатачаклар. Милли бизәкле киемнәр, аксессуарлар арасыннан һичшиксез син дә үзеңә килешкәнен табачаксың.

Икенче мәйданчык − Аш-су (фудкорт). Башка елларны сатарга кафе һәм кофейнялар гына килә ала иде, быел теләсә кем өйдән пешереп әйберләр алып килә ала. Европада таралган ресторан көне кебек булачак. Ат итеннән шашлык һәм казылык, пәрәмәч, бәлеш, чын эре төшле чәкчәк һәм Мари кырларында җыелган үләннәрдән чәй − боларның барсын да моңарчы өйдә генә пешереп ятучылар алып килеп сатачаклар. Хәтта сез дә кушыла аласыз!

Ашамлыкларны ашап карау гына түгел, пешерергә дә өйрәнеп булачак. Талкыш кәлавә ясау остаханәсе, веган татар ризыклары турында лекция, дусларыбыз "Түбәтәй" һәм яңа бренд − "Еда татар"дан уникаль рецептлар артыннан аш-су чатырына барыгыз.



Шоппинг булды, ашадык-эчтек, өченче мәйдан − Уку паркы. Кергәч тә сезне “Шигъри бүлмә” көтәчәк. Оештыручылар бу бүлмәне сер итеп тоталар, “Печән базары”на баргач, сезне сюрприз көтәчәк. Әлбәттә лекцияләр булачак, 100 ел элек хатын-кызларга караш, татар байлары һәм федерализм турында сөйләрләр. Сөмбел Гаффарованың "Кораб" спектакле укылачак, һәм көтеп алган “Шигъри слэм”ның финалы узачак, ә кичен фильмнар карау оештырылачак. Кем Илшат Рәхимбайның, Салават абыйның һәм Рәдиф Кашаповның фильмнарын күрмәде, сезнең өчен уникаль шанс − рәхим итегез. Сүз уңаеннан, Байбулат Батулла яңа кыска фильмының сценарие Кинотаврда билгеләнде, нәрсә өчен икәнен дә шунда белә алачаксыз.

Бу елны тагын бер яңалык − БИЮ. Бию for you. Парк һәм бию бик табигый пар, сезне монда 15 минут эчендә биергә өйрәтәчәкләр!

Ачык экскурсияләр дә була. Сирәк очрый торган китаплар, татар уенчыклары белән кызыксынучыларны да “Печән базары”нда көтеп калалар. Сабыйларны да алырга онытмагыз. Алар өчен программаны Сабыйлар үзәге һәм KidSpase әзерли. "Гыйлем"нәрнең дә шәхси кәттә мәйданчыклары булачак!


Әти-әниеңне, дусларыңны да алып кил, без дә барабыз, кызык булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев