Логотип Идель
Татарстаным бар!

НЫКЛЫ ГАИЛӘ - БАР НӘРСӘГӘ НИГЕЗ

Нәрсә ул ныклы гаилә? Синең моның турында уйлап караганың бармы? Өйдә бәхет, иминлек аңлашу булганда, моның хакында уйлап та карамыйсыңдыр. Бу үзеннән-үзе килеп чыга торган әйбер кебек тоела. Тик әти белән әни тырышканда гына, моңа ирешеп булганын без уйланмыйбыз. "Ныклы гаилә - укучыларның социализациясе нигезе: проблемар һәм тенденцияләр" форумында моның турында фикер алыштылар.

Үзенчә бер ата-аналар җыелышына, форумны шулай дип атасак та ярыйдыр, Татарстанның әти-әниләр комитетлары, әтиләр советы, әбиләр советы, ата-аналар ассоциациясе катнашты. Барлыгы 400ләп кеше ныклы гаилә темасына фикер алышты.

Гаилә ныклыгы, гаиләне ныгытуда традицияләрнең роле, уңыш артыннан куып, баланың үзенә зыян китерү - көнебез кадагында булган шушы темалар Казанның 179нчы мәктәбен шаулатты.

Форум барышында укытучылар, әти-әниләр, укучыларның фикерләреннән торган видеороликлар да күрсәттеләр. Анда да гаиләдә берәр нинди бәхәс яки аңлашылмаучанлык ла калганда да, бу, бенче чиратта, балага да тәэсир итә, дип ассыкладылар. "Мәхәббәт булмаган гаилә имин була алмый" - төп фикер шушы иде.

Гаиләдә һәркем бер-берсе турында кайгыртырга тиеш


Россия Мәгариф академиясе Балачак, гаилә һәм тәрбияне өйрәнү институнының төп фәнни хезмәткәре, Россия педагоглар җәмгыятенең Үзәк Советы әгъзасы, профессор Виктор Голованов тәрбия эшләрен гаилә белән мәктәп бергә алып барырга тиеш, дип саный.

- Гаилә - ул социаль-икътисади берәмлек. Нәкъ менә шуннан илнең иминлеге башлана да инде. Бүген өйдә гаилә бүлмәсе дип аталган бүлмә юк. Чөнки андый вакытта гына ата-аналар белем бирү системасында балалар белем бирүдә бергә катнаша ала. Танылган язучы Роберт Рождественский да бит: "Иң беренче чиратта, без - әти-әниләр, аннары гына башка профессия ияләре", ди.

Профессор фикеренчә, гаиләдә шушы кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:

1. Баланы инде зур кеше дип кабул итәргә кирәк. Аны белән мөнәсәбәтләрдә дә олылар олы кеше сөйләшкән кебек сөйләшергә тиеш.

2. Гаиләнең һәр әгъзасы башка әгъзалары турында кайгыртып торырга тиеш.

3. Гаиләдә баланы тәрбияләү - ул тормыш тәҗрибәсен куллану. Балачак периодын оештыруда гаилә дә, мәктәп тә катнашырга тиеш.

4. Баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтү мөһим.

5. Баланың үз-үзен тотышыннан аның гадәтләре формалаша.

Имин булу = акчалы булу?


Сер түгел, хәзер укучылар иминлек, дип кесәдә акча булуны атый. Моның турында Яр Чаллы укытучысы Светлана Кузнецова да борчыла.

- Уку - укучыларнең төп бурычы. Шуңа да аны уку елы тәмамлаган өчен зур-зур бүләкләр алып бирү бер дә дөрес түгел. Әлбәттә, аңа кирәк-яракларга акча бирү ярый. Әмма шул ук вакытта финанс грамоталылыгахына да өйрәтергә кирәк. Заманча гаджетлар сатып алу әле ата-аналарның авториты яхшы дигән сүз түгел. Ярдәм кирәк булган очракта психологка мөрәҗәгкто итү дә нормаль күренеш, - дип җавап бирә лу сорауга Казанның 102нче гимназиясе Ирина Бакова.

Директор әйтүенчә, хәзерге вакытта рухи хәерчелек төшенчәсе киң җәелгән. Бу төшенчә нәрсәләрне үз эченә ала соң?

1. Бала укырга теләми.

2. Бала бер нәрсә дә теләми, бер әйбер белән дә кызыксынмый.

3. Бар әйберне дә әти-әниләре сатып алыр, дип уйлый.

Бүген һәркем җитеш булырга, уңыш артыннан куарга тырыша. Әнә бит, Instagram челтәрендә дә һәрчак бәхет тулы йөзләр, беренче урыннар, җиңүләр генә балкый. IT-лицей директоры Тимбулат Самерханов та шулай ди:

- Бүген социаль челтәрләр безгә уңышлы булырга, дип тәкрарлый. Бездә бөтен кеше - уңышлы. Бу - культ. Әгәр син ял итәргә барга җиреңнән, фото куймасаң, димәк, син ял итәргә бармагансың. Ләкин безне чынбарлыкта җәрәхәтләр дә, ярар көтә, уңышсызлыклар да. Бездә элиталы мәктәпләр барлыкка килде. Әти-әниләр дә дә шушы амбицияләр артыннан да куа. Балага бу мәктәптә ничек буласын беркем дә уйламый. Ә мондый мәктәпләрдә беркем беркемне дә "5"ле өчен мактамый. Без үзебез дә, мәктәп директорлары да, һәрвакыт көрәшәбез. Бу начар да, яхшы да түгел. Бу - бүгенгенең кагыйдәләре. Без монда бернишли алмыйбыз, - ди директор.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары































Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев