Логотип Идель
Татарстаным бар!

МАМАДЫШТА ХИРУРГЛАР КӨТӘЛӘР

Әлегә кадәр Мамадыш районы халкы катлаулы операцияләр ясатырга Яр Чаллыга яки Казанга барырга мәҗбүр иде. Хәзер бу проблеманың хәл ителеше күренә. Бүген Мамадышта заманча операция блогы, анестезиология һәм реанимация, стерелизация бүлекләре ачылды. Алар районда медицина ярдәме дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Чарада Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Мамадыш районы үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев катнашты.



Яңа бүлекләрне эшләп чыгу 41 миллион сумга төшкән. Хастаханәдә яңа операция бүлмәләре дә икәү. Алар үз эченә операциягә керер алдыннан булган бүлмә, санитар үткәргечләр, шлюз, юу бүлмәсе, җиһазлар саклау бүлмәләрен дә кертә.

- Капиталь ремонтны башкарып чыгу өчен 95 миллионнан артык акча юнәлдерелде. Муниципаль дәрәҗәдәге мондый клиникалар һәр районда да юк. Без биредә ел саен яңалык кертергә тырышабыз. Кече инвазив технологияләр, эндоскопия хирургиясен үстерү нәтиҗә бирә. Монда офтальмология дә яхшы үсә, - ди Гадел Вафин.



Чыннан да, мамадышлыларның күз авыруларын Украинадан кайткан табиб дәвалый икән. Биредә ел саен 195 катаракта белән авыручыга операция ясыйлар. Яңа операция бүлекләренең берсе нәкъ менә офтальмология бүлеге өчен булдырылган. Бүген Россиянең әйдәп баручы ардоминаль хирургларның берсе - профессор Илдар Әгълиуллин хастаханәдә мастер-класс уздырган. Операцияләр вакытында нинди хаталардан сакланырга кирәклеген өйрәткән. Хастаханәдә елына 1070 операция ясала икән. Ә 2017 елда инде 570 операция ясалган.

Әлеге медицина учреждениесе табиблар белән 96 процентка тәэмин ителгән. Тагын 45 яшь белгечнең Казан һәм Ижевсктагы медицина университетларын тәмамлап кайтуларын көтәләр икән. Быелның көзеннән үк 4 яшь табиб Мамадыш район хастаханәсендә эшли башларга җыена. Якын киләчәктә биредә балалар табибларын да бик көтәләр. Бүген мәктәпне тәмамлаган 20дән артык укучы киләчәктә ак халат киеп эшләргә тели икән.

- Без хирургия бүлегендә ашыгыч ярдәм таләп иткән операцияләр ясыйбыз. Кан агу (кровотечение), аппендицит булганда, бүсергә операцияләр үткәрәбез. Яр Чаллы Балалар үзәге белән дә һәрвакыт элемтәдә торабыз. Нинди генә операция булмасын, алар белән киңәшләшеп эшлибез. Ашыгыч операцияләр ясарга кирәк булганда, үзебез ясыйбыз, - ди хастаханәнең баш табибы.



Мамадыш районы хастаханәсендә хирургия бүлеге 1928 елда ук ачылган булган. Ә бүген яңартылган бүлекләр заманча җайланмалар ярдәмендә бөтенләй башка мөмкинлекләр ача. Хәзер бу учреждениегә мамадышлылар гына түгел, якын-тирә районда яшәүчеләр дә мөрәҗәгать итә алачак. Чөнки Мамадыш районы хастаханәсе районара үзәк булып торачак. Махсус медицина ярдәме кирәк булган пациентлар хирургия ярдәменең барлык төрләрен монда ала алачак.

Республикада хастаханәләрне яңарту дәвам итә. Әгәр быел 75 медицина объектын модернизацияләсәләр, киләсе елда бу сан 122гә җитәчәк.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев