Логотип Идель
Татарстаным бар!

"МӘКТӘПКӘ ҖЫЕНЫРГА ЯРДӘМ ИТ"ӘЧӘКЛӘР

Дәфтәр-ручка, линейка, карандаш – Татарстанның 20 меңнән артык укучысына боларның берсен дә сатып алырга кирәк булмаячак. Базар-кибетләрдә шуның кадәр кешегә чират азрак була дигән сүз. Чөнки бу укучыларга Татарстан оешмалары, эшлмәкәрләр булышачак!


Республикабызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» дигән акция быел 11нче тапкыр уза. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бапшлангычы белән үткәрелгән әлеге чара аз керемле, мөмкинлекләре чикле, баланы тәрбиягә алган гаиләләрдәге сабыйларга ярдәм итә.


Без, гадәттә, мондый ярдәм 1нче сыйныфларга гына бирелә, дип ияләшкән. Тик Татарстанда 2-11 сыйныф укучыларын да онытмыйлар, аларга булышалар. Быел республикабызда 47 362 малай һәм кыз мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Аларның 20 процентына мәктәпкә җыенырга ярдәм итәчәкләр. «Татнефть», «Түбән Кама Нефтехим», «Татэнерго», Казан вертолет заводы кебек эре-эре оешмаларыбыз белән бергә эшмәкәрләр дә укучыларның сумкаларына уку кирәк-яраклары тутырачак.


1нче сыйныфка баручы ничә укучыга ярдәм күрсәтеләчәк?











































Аз керемле гаиләләрдәге



3369 укучы



Тәрбиягә алынган гаиләләрдәге



78 укучы



Әти-әнисе эшләмәгән гаиләләрдәге



474 укучы



Опекунлыкка алынган гаиләләрдәге



233 укучы



Күпбалалы гаиләләрдәге



3993 укучы



Имин булмаган гаиләләрдәге



217 укучы



Мөмкинлекләре чикле булган балалар



482 укучы



Әти-әниләренең мөмкинлекләре чикле булган гаиләләрдәге



276 укучы



Барлыгы:



9100 – 1нче сыйныф укучысы



«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе 7 августта Алабуга районында башланып китә. Ә Нурлат районының 1нче сыйныф укучылары мәктәп сумкаларын Татарстан Президенты кулларыннан алачак.


Ә син үз мәктәбеңә ярдәм иттеңме?


Әлеге акция белән бергә Татарстанда «Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе дә башланып китә. «Бу чара республиканың барлык 45 районын колачлый. Былтыр гына да аның дәвамында 432 мәктәпкә булыштылар. 1нче августка 254 мәктәпкә ярдәм күрсәтелгән», – ди Татарстан Мәгариф һәм фән министрының урынбасары Лариса Сулима.


Еш кына мәктәпләргә төзелеш материаллары, лак-краска, канцелярия товарлары, китаплар, спорт җайланмалары, баннерлар урнаштыру, компьютер техникасы, җиһазлар, теплицалар, авыл хуҗалыгы җайланмалары һәм орлыклар белән ярдәм итәләр икән.


Үзе укып чыккан яки күрше-тирә мәктәпләргә һәркем ярдәм итә ала. Теләгең генә булсын!


P.S. Исеңә төшерәм, 1 сентябрь Корбан гаетенә туры килсә дә, Татарстан мәктәпләрендә Белем бәйрәме гадәттәгечә узачак.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев