Логотип Идель
Татарстаным бар!

«МӘКТӘП БУЙЛАП «УРА!» КЫЧКЫРЫП ЙӨРДЕК»

Кайберәүләр әле һаман да технология дәресендә урындык эшләп, алъяпкыч тегеп яткан мәлдә, кайбер укучылар бу дәресләрдә бизнес-проектлар ясарга керешкән. Ничек шулай инде, дисеңме? Минем дә чүкечне читкә куеп, эшмәкәрлек серләренә төшенәсем килә бит, дисеңме? Казанның 33нче мәктәбе үрнәгенә күз салып кара. Анда Россия бәйгеләрендә җиңеп чыгарлык бизнес-проектлар ясыйлар. Мәктәп эскәмиясеннән үк бизнесмен булырга өйрәтәләр монда...

33нче мәктәптә бизнес-компания инде күптәннән эшләп килә. Уку йортын берничә ел элек тәмамлаган укучылар үзләреннән соң яңа команда җыеп калдырган. Быел «Будь предприимчивым» Бөтенроссия конкурсында җиңгән төркемдәге укучыларга 14-15 яшь. Алар – Алмаз Гыйззәтуллин, Марат Гайфетдинов, Камилә Фазлыева, Камилә Сабирова – 8-9нчы сыйныфларда укый. Бизнес белән 12-13 яшьтә җенләнеп киткәннәр.

Былтыр алар тукымадан кукла-няня дигән курчаклар тегә. Мондый уенчыкның кулларында ике бәбие дә бар. Шушы эшләнмәләре белән, 2017 елгы нәтиҗәләр буенча, 33нче мәктәп командасы «Иң яхшы товар» номинациясендә җиңүче булган. Быел конкурска себеркедән ясалган бөти сыман курчак (оберег) тәкъдим иткәннәр. Ягъни себерке өчен булган материалны курчак формасында киендергәннәр.

Бәйге алдыннан башта укучылар укытучы белән киңәшләшә. Аннары бизнес-план төзегәннәр. Шуннан алар әлеге проектны «Будь предприимчивым» бәйгесенә җибәрә - конкурста читтән торып катнашалар. Анда кирәк булган документлар, презентацияләрне дә үзләре эшләгәннәр. Россиядәге бик күп мәктәп арасында җиңеп чыккач, шатлыкларының чиге булмаган!

– Безнең өчен бу чын могҗиза булды. Җиңү хәбәрен башка укучыларга җиткердем. Аннары директорга кердем. Укучылар мәктәп буйлап «ура!» кычкырып йөрде. Бөрен Россия мәктәпләре арасында Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан безнең мәктәпнең 1нче урын алуына бик куандык. Мәктәбебезнең 10 еллыгына яхшы нәтиҗәләр күрсәтү - безнең хыялыбыз иде. Шуны тормышка ашыруга бер адым булды бу, – ди технология укытучысы Айсылу Баһрамовна Баһаветдинова.

Венага, Венага!


Баксаң, иң авыры да, иң кызыгы да - алда икән әле! Россия буенча җиңеп чыккач, укучылар Австриягә – Халыкара күргәзмә-ярминкәдә катнашуга юллама ала. Шулай итеп Junior Achievement программасы катнашучыларына әйләнә алар. Европага ук барасы булгач, ассортиментны да яңартырга карар кыла алар: сувенир киез итекләр, сабыйларның тәмле төшләрен саклый торган курчаклар әзерлиләр. Ике атна буе баш күтәрми эшлиләр.

Австриянең Вена шәһәрендәге мәктәп бизнес-компанияләре ярминкәсендә Европа илләреннән 42 команда катнашкан. Безнең Татарстан командасы бәйгедә бөтен Россияне тәкъдим иткән. Номинация буенча 8 командага урын бирелгән. Казан мәктәбе командасының эшләрен мактаганнар, тик, кызганыч, призлы урын булмаган.

[embed]https://youtu.be/sp4pqv2McXY[/embed]

Тәҗрибәне арттыру, чит илдәге укучыларның бизнесларын алып барганнарын, аларның нәрсә җитештергәннәрен үз күзләре белән күрү, алдынгы илләрнең укытучылары белән очрашу – болар барысы да тәүге тапкыр булгач, укучыларның күңеленә нык сеңеп калган.

Ярминкәнең рәсми булмаган өлеше дә булган, әлбәттә. Шәһәр буйлап экскурсия вакытында бик күп тарихи җирләрне карап өлгергәннәр. Хофбург сараен, Изге Стефан соборын, Совет сугышчысы, Фашизмга каршы һәйкәлләрне үз күзләре белән күргәннәр. Киң Дунай елгасы өстеннән күпердән чыкканда укучыларның берсе Бөек Ватан сугышына багышланган җырлар сузып җибәргән.

Шушы бизнес-командада катнашканда, егетләр һәм кызлар алдагы тормыш өчен кирәк булган күнекмәләргә өйрәнәләр. Аралаша, икътисади фикер йөртә башлыйлар. Киләчәктә укучылар үзләрен эшмәкәр буларак сынап карыйсылар икән. Бизнес-командадагы бер укучының укытучы буласы килә, икенчесенең чит илгә барып бию студиясе ачасы килә икән. Камиләләрнең берсе икътисадчы булырга тели. Бизнес-план төзүнең әллә ни авырлыгы юк, ди алар. Технология дәресендә бизнес-планнар төзү аларга эшне күпкә җиңеләйткән. Укытучыларының да бу юнәлештә чарланган булуы да ярдәм иткән.

Бу конкурска барганда, Иҗтимагый палата әгъзасы Ләлә Бикчәнтәева, «Достижения молодых» оешмасының Казандагы җитәкчесе Екатерина да бик нык ярдәм иткән.

Россиядә җиңгәннәре өчен укучыларга әле бүләк тапшырмаганнар. Тик өметләрен өзми алар. Венадан кайтканда, канатланып, илһамланып кайтканнар. Киләсе елда да белем бирү, сәяхәт итүгә багышланган яңа проект ясарга телиләр икән.

– Курчакларны борчаклы тукымалардан ясыйлар. Мондый материал өйдәге рәхтлекне күрсәтә. Аннан соң әби-бабалаларыбызның мирасы кебек бит. Мондый курчак бөтиләр - элек-электән килгән традиция. Бөтен милләт халкына да туры килсен, дип, аларга тәре яки ай такмыйбыз. Шушы курчакларны кургәч, күңелдә җылылык хисе уянсын, дип тырышабыз. Традицияләрне саклап каласыбыз килә, – ди Айсылу Баһрамовна.
Белешмә:

«Достижения молодых» (Junior Achievement Russia) төбәкара оешмасы «Будь предприимчивым» бизнес-планнар буенча Бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр ясаган. Укучыларга үзләренең бизнес-планнарын тәкъдир итәргә, проморолик төшерергә кирәк булган.

Россиядәге бәйгедә Татарстанның 30 мәктәбеннән – Казан, Бөгелмә, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләре, Апас, Спасс районнарыннан булган командалар катнашкан. Мәктәп компанияләренең продукциясе төрледән-төрле: аларда традицион сувенирлардан алып биокаминнарга кадәр бар.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев