Логотип Идель
Татарстаным бар!

«КЕЧКЕНӘ ПРИНЦЕССАЛАР» ӘБИЛӘРЕН ЯРАТА /ФОТОРЕПОРТАЖ/

«Кечкенә принцесса» булу өчен тылсымлы таяк та, могҗиза да кирәкми икән. Чөнки бу нәни кызчыклар могҗизаны аннан башка да бик оста булдыра. Шушы ялларда алар әбиләрен могҗизалы концертка ьыйды. «Минем әбием иң яхшысы» дигән бу хәйрия чарасын кечкенә принцессаларның берсе Линда һәм аның әнисе Рушана Анимподистовалар әзерләде.

«Татарстанның кечкенә принцессалары» бәйгесе 2017 елның җәендә узды. Аның җиңүчеләре – таҗларга ия булган кызларның һәрберсе үзенең хәйрия проектын уздырырга тиеш. Шундыйларның берсе – Линда Анимподистова, ул әнисе белән бергә өлкәннәргә багышланган чара уздырды. Бу – «Цветик-семицветик» циклыннан «Зеленый лепесток» проекты. Аларга җырчы, 2017 елның «Планета гүзәле» җиңүчесе, «Планетаның сәләтле гүзәле» исемен алган Анастасия Макарова да ярдәм иткән.

Казанның 29нчы прогимназиясендә укучы Линда үзе нәфис гимнастика, колгадагы (шестовая) акробатика, сәнгать белән шөгыльләнә. «Кечкенә принцессалар» оешмасына эләгүенә әле бер генә ел булса да, шушы вакыт эчендә ул үзенең сөйләмен яхшырткан. 2017 елның «Татарстанның интернациональ гүзәле» исеменә, Татарстанның кечкенә принцессалары арасында Гран-При алып, яшел төстәге таҗга ия булган. Ел саен Яңа ел алдыннан Роналд Макдоналд йортындагы балаларга хәйрия концертында катнаша икән. Гомумән, Линданы кечкенәдән игелек кылырга өйрәтәләр.





Хәйрия концертын оештырыруда кечкенә принцессалар үзләре дә катнашкан. «Город добрых людей» хәйрия фонды шунда ук ярминкә үткәрде. Аннан җыелган акчалар Балалар республика клиник хастаханәсендә онкология белән авыручы балаларга тотылачак.

Проектның иң төп өлеше – «Минем әбием иң яхшысы» дигән рәсемнәр конкурсынна нәтиҗәләр ясау. Instagram социаль челтәрендә башланып киткән әлеге бәйге тора-бара аның чикләреннән чыккан: Казан мәктәпләрендә укучылар да үз әбиләрен яратып сурәтләгән.

Казанның 7нче гимназиясенең 4 сыйныфында укучы Ксения Малафеева – «Планетаның кечкенә гүзәле», «Дөньяның кечкенә гүзәле» исемнәренә лаек булган кыз. 10 яшьлек кыз мондый бәйгеләрдә 2016 елда катнаша башлаган.

– Шушы матурлык бәйгеләрендә катнашыр өчен мин Болгария һәм Грециягә бардым. Дөнья турында күбрәк белү, үзеңне төрле яктан үстерү – минем өчен барысы да кызыклы. Бәйгеләр сәяхәт итәргә дә мөмкинлек бирә. Хәзер инде мин модель бизнесы турында күбрәк белә башладым, кызыксынам. Костюмнар әзерләү, биюләр кую, дөрес йөрергә өйрәнү өчен күп кенә тырышлык куярга туры килә, – ди Ксюша.





Кыз үзенең әбисе Зөһрәне дә рәсемгә төшергән. Ул аны бәйләп утыра торган итеп күрсәткән. «Әбиеңә ничә яшь?» дип сорагач, «Белмим, ул бит әйтми», – дип җавап бирде.

Ә Сәидә Хәкимованың әбисе нәкъ менә шигырьдәгечә «тәмле ашлар пешерә» икән. Әнисенең әнисе – Фирдәүсә апа Казанда яши. «Минем әби бик яхшы, күңелле, игелекле, гүзәл. Рәсемдә мин аны круассаннар пешергән чагын сурәтләдем. Ул чынлыкта да эчлегенә кура җиләге салып, круассаннар пешерә. Безне вак бәлеш, мантый белән дә сыйлый. Әбием пешергән иң яраткан ризыгым – өчпочмаклар», – ди ул.



Казанның 171нче мәктәбенең 5 сыйныфы укучысы 11 яшьлек Сәидә «Дөньяның кечкенә гүзәле» бәйгесендә «Иң яхшы биюче» исеменә лаек булган. Бию белән ул инде 5 яшьтән шөгыльләнә. Бал, шәрык һәм заманча биюләр – аның иң яратканнары. Биюдән башка да шөгыльләре күп аның. Ул җырлый да, фортепианода уйный, инглиз телен шомарта. Укырга да, төрле түгәрәкләргә йөрергә дә өлгерер ул. Хәйрия концертында Сәидә шәрык биюен биеде. «Татарстанның кечкенә принцессалары» оешмасы оештырган игелекле эшләрдә гел катнаша ул.

«Татарстанның кечкенә принцессалары» оештырган хәйрия концертын карарга әбиләр күп җыелган иде. Мәсәлән, Надежда Дмитриевна Кузьминаның 7 оныгы бар. Ул гомер буе мәктәптә укытучы булып эшләгән, музыкант. Чарада да ул җыр башкарды.



– Мин оныкларым өчен иң шәп әби! Беренчедән, мин аларның бөтенесен дә өзелеп яратам. Алар да минем өчен үлеп тора. Хәзер кече кызымның баласы безнең белән яши. Без барыбыз да – минем ирем, өч баламның гаиләсе, 7 оныгым бергә җыелабыз. Күз алдыгызга китерәсезме: нинди шәп компания! Безгә башка беркем дә кирәкми. Оныкларымның барысы да сәләтле: җырлый да, сөйли дә ала. Безнең өйдә шундый матур традиция бар: календарьдагы кызыл даталарны, туган көннәрне без барыбыз да бергә җыелышып бәйрәм итәбез. Өстәл артында утырганда, һәрберебез дә тост әйтә. Без аларны кечкенәдән матур итеп сөйләшергә өйрәтәбез», – дип сөйләде ул безгә.




«Минем әби иң яхшысы» бәйгесе җиңүчеләре:


1 урын – Учаева Асель, Малафеева Ксения


2 урын – Кочеткова Александра


3 урын – Корбанова Гүзәл, Хәкимова Сәидә,
Хафизова Азалия, Муллина Марта


4 урын – Нуриева Камилла, Столярова Софья


5 урын – Дилария Бигабиева, Зайцева Валерия


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары





























Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев