«КАЗАН ӘЗЕР!»

Бүген Кадыров Азат Рифгат улы катнашында Дөнья чемпионатына әзерлек буенча пресс-конференция булып узды.
Спорт проектларының башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыров белдерүенчә, бүгенге көндә 88 ил вәкиле мәркәзебезгә килеп урнашкан. Инде өч көн дәвамында тренировкалар бара, ә спортсменнар нинди генә һава торышы булуына карамастан, чыгыш ясарга әзер.
Азат Кадыров Казанлыларны һәм килгән кунакларны җәмәгать транспортыннан файдаланырга чакырды һәм ярышларга сатып алынган билетлар ярыш көнендә транспортта бушка йөрү мөмкинлеген бирүен ассызыклап үтте.

Бүгенгәчә билет алып өлгермәүчеләр билетларны интернет челтәрләре аша яки Казань-Арена стадионы, Корстон күңел ачу үзәге янында, почтадан таба алалар.
Бүген, ягъни 22 нче июль көнне Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылу тантанасының генераль репетициясе булачак, шул сәбәпле юлларда билгеле-бер тоткарлыклар килеп чыгарга мөмкин.
Бүген, ягъни 22 нче июль көнне Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылу тантанасының генераль репетициясе булачак, шул сәбәпле юлларда билгеле-бер тоткарлыклар килеп чыгарга мөмкин.
Ярышларга барырга теләүчеләрне зур стау-алу үзәкләре янында махсус автобуслар көтеп торачак.
Моннан тыш, 54 нче автобусның маршруты үзгәргән: хәзер ул Су спорт төрләре сараена кадәр йөри.
Азат Кадыров , тикшерү вакытында тоткарлыклар барлыкка килмәсен өчен, тамашачылардан ярышка бер сәгать кала килүләрен сорады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
26 гыйнвар 2021 - 12:03КУРЧАК Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния кибеткә керде дә беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә түгел, ә... курчак сатып алды.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48
-
1 февраль 2021 - 16:57