Логотип Идель
Татарстаным бар!

KAZAN RING: ЯЛЛАРДА АВТОМОБИЛЬ ОТЫП БУЛАЧАК!

1-2 июль көннәрендә М7 трассасының 817нче чакрымында урнашкан KAZAN RING автодромында узышлар булачак.

Анда Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән дә узышчылар катнашачак. Россиялеләр безнең автодромны кызыклы конфигурацияләре өчен ярата икән.

Ялларда 10 автоузыш уздырырга телиләр. Шуларның 5се – шимбә, 5се якшәмбе булырга тиеш. Тамашачылар узышлар карау белән генә чикләнмәячәк. Алар өчен төрле чаралар, шул испәптән автограф-сессия дә узачак. Керү – ирекле. Гади халык арасында автомобиль дә уйнатачаклар. Моның өчен чарага кергәндә, флаерны тутырырга кирәк.

Олег Петриков, боҗралы узышларның Россия сериясе җитәкчесе:

– Безнең милли класстагы трассада быел катнашучылар аеруча күп. Алар барысы да – Казаннан.

Автоузышчы, Suvar Motosport командасы пилоты Илдар Рәхмәтуллин элеккеге традиция буенча туган җирдә чыгыш ясау үзе ни тора, ди. Чөнки ул KAZAN RINGның һәр почмагын белә. Узышчы безнең трассаны иң яхшысы, дип саный. Бу юлы да узышлар мавыктыргыч булачак, дип ышандыра.

Трассада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановна да көтәләр. Эш графигы тыгыз булуына, һава торышы нинди булуына карамастан, ул күнекмәләргә йөри икән. Бу юлы да автоузышчылар аны ярышларда көтеп калалар. Suvar Motosport командасы пилоты Илсур Әхмәтвәлиевның Президент белән бергә чыгыш ясаганы бар икән.
Фото - "Российская газета"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев