Логотип Идель
Татарстаным бар!

IT-ЛИЦЕЙ УКУЧЫЛАРЫ – ТЫНЫЧЛЫК ЯКЛЫ!

Бүген Бөтендөнья тынычлык һәм татулык көне билгеләп үтелә. Ул һәркемне Җирдә тынычлык булдырырга чакыра. Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан булдырылган бу бәйрәм төрле илләрдә уза. Һәм, әлбәттә, безнең Татарстан да искәрмә түгел. Бүген аңа Казанның IT-лицей һәм 103нче рус-татар мәктәбе укучылары кушылды. 

Бу мәктәпләрдә «Дөнья күгәрчене» бердәм сәгате үтте. «Ялкын» да IT-лицейдагы чараны беренчеләрдән булып күрде.

Күгәрченнәр – тынычлык символы


IT-лицейның 9 сыйныф укучысы Айшә Хәмитова – әлеге акцияне оештыруда катнашкан укучыларның берсе.

– Безнең дөньяда тынычлык иң мөһим әйберләрнең берсе. Ә шушы акция – аны саклап калуның бер ысулының берсе. Бәлки шушылай итеп, без башка кешеләргә дә тынычлыкның никадәр кадерле икәнлеген төшендерә алырбыз. Әлбәттә, без ветераннарыбызны онытырга тиеш түгелбез. Алар безнең тыныч күгебез өчен көрәшмәсә, ничек яшәгәнебезне дә күз алдына китерә алмыйм! Алар – безнең коткаручылар, – дип сөйләде Айшә.



Әлеге акциягә укучылар алдан әзерләнгән. Кәгазьдән ясалган күгәрченнәргә Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калганнарның һәм вафат булган тыл хезмәтчәннәренең исемнәре язылган. Ак төстәге һава шарларына беркетелгән кошларны укучылар күккә очырды. Шушы адымнары белән алар барысы да планетабызда тынычлык һәм халыкларның дусл булуы яклы булганлыгын күрсәттеләр.

– Мондый чаралар турында һәрвакыт истә тотарга кирәк. Аллага Шөкер, хәзерге яшьләр бу дәһшәтле вакыйгалар турында белми. Ата-бабаларыбызның сугыш кырларында ятып калуларын күз алдына китерү дә авыр. Минемчә, мондый акция хәзерге яшьләр өчен бик мөһим, – диде IT-лицей директоры Тимербулат Самерханов.

IT-лицей – алдынгы!


Татарстан мәктәпләрендә мондый чара 2014 елдан бирле уздырыла. Ә IT-лицейда – беренче тапкыр. Чөнки әлеге белем бирү учреждениесе 2017 елның апрелендә «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нә пилот мәктәп буларак килеп кушылган. Һәм шушы кыска вакыт эчендә Россиядәге пилот мәктәпләре арасында дүртенче (!) урынга чыккан. Шунысы да бар: IT-лицей укуның бөтен күрсәткечләр буенча Татарстанда беренче урында бара.

– Без быелның 1 сентябреннән «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нә кергән төп мәктәпләрнең берсе булдык. Шул ук вакытта Татарстанда «Зур мәктәп редакция»сенең төп мәйданчыгына әверелдек. Әлеге хәрәкәт чараларында актив катнашып киләбез. Мисал өчен, аның активистлары өчен слетлар уздырдык, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре белән панель дискуссия үткәрдек, – дип аңлатты IT-лицейның педагог-оештыручысы, Татарстанда «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нең мәгълүмати-медиа юнәлеше җитәкчесе Динар Сафин.



***

17 сентябрь көнне Горки-Әмәт урманында Бөтендөнья тынычлык һәм татулык көненә багышланган чара узды. Анда Казан гаиләләре дә күп иде. Алар арасында бәйрәмгә әнисе белән килгән Илья Царев та бар иде. Аның белән сөйләшергә насыйп булды миңа.

– Илья, син безнең планетда яшәүчеләргә нинди теләктә калыр идең?

– Мин төрле милләттән булган кешеләрнең беркайчан да ачуланышмауларын, бер кешегә дә авыр булмавын һәм бер кеше дә сугыш башламавын телим!



Бу малай кечкенә һәм төш кенә булса да, ул дөресен сөйли бит! Бөтен гениаль әйбер дә – гадилектә. Без дә дөньяда татулык яклы. Тынычлык һәм бердәмлек – дөньябызга кирәк кыйммәтләр!
Белешмә:

Тынычлык һәм татулык көне Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда уздырыла. Бу көнне планетабызның һәр кешесе тынычлык хакына берләшә. БМОның Генераль ассамблеясы бу датаны 1981нче елда ук гамәлгә кертә. Ләкин ул бары тик 2000нче еллар башында гына бәйрәмгә әйләнә. Һәм шуннан башлап, аны 21нче сентябрь көнне үткәрә башлыйлар. Ул кешеләрне тынычлык хакында уйланырга, аны саклап калыр өчен көч куярга этәрә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары





































Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев