Логотип Идель
Татарстаным бар!

ИСЛАМ БЕЛГЕЧЕ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ

2016 елның май аенда Болгар академиясенең беренче нигез ташы салынган иде. Агымдагы елның сентябрь аенда аны ачу планлаштырыла. Ачылу белән, ул үзенең беренче абитуриентларын кабул итәчәк.

Билгеле булганча, академия ачу турындагы указага ТР президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның ноябрендә үк кул куйган иде. Аны ачуның төп максаты булып "дөрес ислам" динен тарату белән шөгыльләнү торачак. Әлеге бинаны салу миллиардтан артык сумга төшкән.- Академиянең көндәшлеккә сәләтле, дөньяның башка югары уку йортлары дәрәҗәсендә булуын телибез. Монда Татарстан яки Россиядән генә түгел, ә бәлки башка мәмләкәтләрдән дә яшьләр килеп белем алачак. Моның өчен без иң мөхтәрәм һәм лаеклы мөгаллимнәрне генә җәлеп итәчәкбез. Халкыбызда шундый әйтем бар: укыган кеше - чукынган кеше. Ә мин аны: укыган кеше - мөселман кеше, дип үзгәртер идем, - дигән иде үзенең бер чыгышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Быелге җәйдә Болгар ислам академиясе каршында лагерь дә эшләде. Җәйге лагерьның максаты — Болгар ислам академиясенә укырга керергә теләүчеләрнең белем дәрәҗәсен тикшерү һәм үстерү. Лагерь күпмедер дәрәҗәдә әзерлек курслары функциясен үти, ул тәмамлангач, шәкертләр кабат имтихан бирәчәк. Шул имтихан нәтиҗәсенә карап, имтихан бирүчеләрне академиягә кабул итәчәкләр. Лагерьга килгән 43 шәкертнең 25е гарәп теленнән имтиханнарны чагыштырмача яхшы тапшырган. Бу хакта җәйге лагерь ачылышында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясенең ректоры вазифаларын башкаручы Камил Исхаков хәбәр итте. Камил Исхаков: «Якынча 25 шәкерт гарәп телен белә, әмма Болгар ислам академиясе шәкерте булыр өчен гарәп телен ул дәрәҗәдә генә белү җитми. «Болгар ислам академиясенең максатлары зурдан. Без кыска гына вакыт эчендә белгечләрне әзерләү буенча дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш. Магистрларны гына түгел, докторларны һәм дөньякүләм ислам белгечләре элитасына керәчәк кешеләрне әзерләргә телибез. Монда укуны дәвам итәргә лаек булган кешеләр өчен биредә уку киләчәк тормышка яхшы юллама булачак. Академияне тәмамлаган кеше үзенә эш тә таба алыр. Бу юнәлештә без бик актив эшләячәкбез», — ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев