Логотип Идель
Татарстаным бар!

ИФТАРГА - ФЕЙС-КОНТРОЛЬ АША

Рамазан аеның икенче ункөнлеге дә тәмамлана. 15 июнь көнне Казанда Республика ифтары узачак. Теннис академиясендә дистә мең кеше берьюлы авыз ачачак. Бу чарада урын житмәгән кешеләр өчен спорт бинасы янында ике зур казанда тагын өстәмә ризык пешерәчәкләр. Шулай итеп тагын 1000 кешегә ланч-бокслар таратылачак.

Башта республика ифтары «Казан Арена» стадионында булырга тиеш булса да, соңрак аның үткәрелү урыны үзгәрә. Бу, әлбәттә, стадионда Конфедерацияләр Кубогын уздыруга бәйле. Ләкин локациясе үзгәрде, дип кенә Рамазан аеның күркәм йоласы – Республика ифтарының җисеме шулай ук кала. Быел да монда 10 мең кеше чакырулы.

– Республика ифтары ниндидер элита яки аерым бер каста өчен оештырылган чара түгел. Ул безнең барыбызның да Аллаһы Тәгалә каршында бертигез булуыбызны күрсәтә, безне берләштерә торган чара. Узган елны без республика ифтарын уңышлы уздырдык. Быел да шулай узар, дип өметләнәбез, – ди Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.



Шунысы да бар: ифтар мәҗлесенә керер алдыннан «фейс-контроль» узарга кирәк була. Чөнки Теннис академиясе территориясенә бары тик билеты булган кешеләр генә керәчәк Алар арасында мохтажлар, аз керемле гаиләләр, хоспислар, балалар йортларында, тернәкләндерү үзәкләрендә тәрбияләнүче кешеләр, хөкүмәт вәкилләре дә бар. Ифтарга билетлар Татарстан Диния нәзарәте, районнардагы мәчетләр аша таратыла. Шуңа да билетның ахыр чиктә кем кулына барып җиткәнен әйтүе кыен, чөнки һәр районның мөхтәсибәте моны үзе хәл итә. Бу процессны тикшерүчеләр юк икән.

Иминлек – иң мөһиме!


Масштаблы чарада халыкның куркынычсызлыгына да аерым игътибар биреләчәк.

– «Казан Арена» стадионында без зур ифтарларны уздырырга өйрәндек. Быел Теннис академиясе тулысынча изоляцияләчәк. Төп керү ишеге янында контроль-кертү пункты булдырыла. Металл эзли торган жайланмалар куелачак. Ашыгыя ярдәм машиналары кизү торачак. Спорт бинасы эчендә медицина кабинетлары да каралган. Койма янында стюардлар куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк, – ди «Казан Арена» генераль директоры Радик Миннәхмәтов.

Ифтарга килүчеләргә җәмәгать транспортында яки такси хезмәтеннән кулланырга тәкъдим итәләр. Чөнки ул көнне академиянең парковкасы ябыла. Ә иң якыны – МИЦта (Халыкара мәгълүмат үзәге). Ләкин ул да шәхси транспорт белән тиз арада тулып бетәр, дип уйлыйлар. Шуңа бу мәсьәләне алдан кайгыртуың хәерле. Ифтарны оештыручылар җәмәгать транспортын оештырырга да ышандырды.

2017 елгы республика ифтары Татарстанның Диния нәзарәте, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм «Казан Арена» стадионы белән берлектә уздырыла.



Теннис академиясендә ифтар өчен ике зур зал бүленеп бирелә. Аның берсе – 5000, икенчесе 3700 кешегә исәпләнгән. Ләкин шулай булуга карамастан, ифтарда 10 мең кешене сыйдырачаклар. Кунаклар арасында башка конфессия вәкилләре дә бар. Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, республиканың баш төп раввины Ицхак Горелик та киләчәк.

Киләсе елда Республика ифтарының кайда узачагы әлеге билгеле түгел. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләр. Шуңа да башта быелгысын уңышлы уздырырга телиләр.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фото: info-islam.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев