Логотип Идель
Татарстаным бар!

И РОДНОЙ ТЕЛ, И КРАСИВЫЙ, МАМА-ПАПАМНЫҢ ТЕЛЕ: БӨТЕН ДӨНЬЯ ТАТАРЛАРЫ НИ ТУРЫНДА БОРЧЫЛА?

И родной тел, и красивый тел,
Мамам-папамның теле.
Мог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы.


Бу языкта коляскада
Мамам сказку көйләгән.
А затем төннәр буенча
Бабуля рассказ сөйләгән.


А потом ни сәбәптәндер
Өйрәткәннәр рус язык.
Якобы тик шушы телдә
Алам духовный азык.


Почему же нас детсадта
Сиңа өйрәтмәделәр?
В школе когда обучали,
Синдә өйрәтмәделәр?


И родной тел, и красивый тел,
Мамам-папамның теле,
Только я их обвиняю
Өйрәтмәгәнгә сине.


И родной тел, аңлаталар,
Можно жить и без синсез,
Мама, папа и бабуля
Оставили меня телсез.


Бу шигырьне телеңне ертмыйча укып чыга алсаң, димәк, син – 21нче гасыр кешесе. Рус һәм татар телләрен кушып сөйләшү – безнең өчен яңалык түгел, ә чынбарлык. Ярый ла, сине әти-әниең бишектән үк татар телен өйрәтсә! Ә бит синең күпме яшьтәшең үзебезнең Тукай телендә сөйләшә белми! Кайвакыт читтә яшәүче татарларның Татарстанда яшәгән татарлардан яхшырак сөйләшкәнен күргәч, оят булып китә, билләһи...

Үзебезнең туган телебез, мәдәниятебез, аның киләчәге турында шушы көннәрдә Казаныбызда, ким дигәндә, 1000 кеше фикер алыша. Чөнки шуның кадәр милләттәшебез 2-6 августта уза торган Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына килгән. Беләм-беләм, бу тема бүген Татарстан авыл-шәһәрләрендә яшәүчеләрнең дә көн кадагында. Шуңа 1000 саны белән генә чикләнергә ярамый.

Алсу да кайткан!


Шунысы куандыра: съезд дәвамында бөтен дөньяга танылган татарлар үзләренең тарихи Ватаннары – Татарстанга кайта. Нефтьчеләр каласы – Бөгелмәдә туган, җырчы Алсу да бу чарадан читтә кала алмаган. Исеңә төшерәм, Алсу 2000нче елда ук (әле 17 яшьлек чагында!) Татарстанның атказанган артисты исемен ала. Ә тагын 10 елдан аңа Татарстанның халык артисткасы исемен бирәләр.



- Мин биредә булуыма бик шатмын. Президент белән күрешү – минем өчен зур горурлык. Горур рәвештә Татарстанның халык артисты исемен йөртәм. Татар булуым да – зур горурлык. Мин башкаларның татарларны, татар мәдәниятен белүләрен, хөрмәтләүләрен теләр идем, – ди Алсу.

Җырчы үз туган телендә “Туган тел” дип исемләнгән альбом да чыгарды. Балаларына да үз Ватаны, әбиләре турында сөйли икән. Сәфинә, Микела, Рафаэль берничә тапкыр Бөгелмәдә булганнар. Әле тагын, тагын да Алсу Казанга – "бай тарихлы һәм искиткеч шәһәргә" кайтып йөрергә җыена.

“БДИны татарча бирү хокукы булуын сорыйбыз!”


Бүген – съездның икенче көне. Биредә устав булдыру, Милли Шураны оештыру, аның җитәкчеләрен билгеләү булачак. Үз туган телебездә балалар бакчасыннан алып вузга кадәр уку мөмкинлеген булдыру – съездда әлеге тема иң кайнары булгандыр, мөгаен.

КФУ каршында эшләп килгән Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе – бүген бөтен Татарстанга үрнәк булырлык мәктәп. Мәктәп ишегалдында татар телендә белем бирә торган балалар бакчасы эшли. Монда укырга теләүчеләрдән тагын бер шундый бакча ачарлык чират тезелгән икән. Әлеге гимназиядә 1дән 11нче сыйныфка чаклы ана телендә белем алалар. Быел да беренче тапкыр мәктәпкә керүче балаларны 5 (!) татар сыйныфына кабул итәчәкләр.

- Татарстан җире, аның башкаласы Казан – татар телен саклый торган бердәнбер урын. Соңгы елларда тел саклауда ата-ана җилкәсенә салынабыз. -гына/-генә кисәкчәләрен кушып сөйләшү безне кысаларга кертә. Телне –гына/- генә белән чикләү аны кухня теле итеп калдыру, аннары аны юкка чыгаруга илтә. Үзебез утырган агачның тамырын чабабыз. Милли мәгариф – ул фәннәрне туган телдә укыту. Телне саклау ул һич кенә атнага ике тапкыр татар телен укыту түгел, ә балалар бакчасыннан алып вузга кадәр үз туган телеңдә белем алу мөмкинлеге. Кызганыч, БДИ рус телендә булу сәбәпле, фәннәрне рус телендә өйрәнәбез, – дип ачына 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина.

Дәреслекләр ана теленә тәрҗемә ителмәгәч, мәктәпләрдә ихтыяҗ булмагач, педагогик институтлар юкка чыга, ди ул. Мәктәп яшендә кулына татарча дәреслекләрен тотып карамаган кешедә татар романнарын-повестьларын укуга да ихтыяҗ калмый, әлбәттә. “11 ел буе бала үз җирендә, үз телендә укып, чыгарылыш имтиханын рус телендә бирергә мәҗбүр. Дөнья мәгарифе практикасында мондый тәҗрибәне табуы кыен. Бу – кешенең сайлау хокукын чикләү. Кешене бу хокуктан мәхрүм итәргә беркемнән дә хакы юк”, – ди Камәрия Зиннуровна. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шушы мәсьәлә буенча үзгәреш кертү инициативасы белән Россия Илбашы белән фикерләшергә тәкъдим итте.

Татарча шәхси бакча-мәктәпләр кирәк!


Россиянең кайбер төбәкләрендә дә татар телендә укытулары шатландыра. Саратов, Самара, Димитровград шәһәрләрендә хәлле татарлар Тукай телебездә укыта торган мәктәпләргә ярдәм итә. Аларда конкурслар да зур. Чөнки ата-анасына үз баласына яхшы милли белем бирелүен тели.

- Узган гасыр эшмәкәрләре мәдрәсәләр ачканнар. Кызганыч, бай милләттәшләребез акча эшләү ягын карый. “Урыс баеса, чиркәү сала, татар баеса, хатын ала”, диләр. Минемчә, бу алай булырга тиеш түгел. Нишләп әле бездә дә хосусый мәктәпләрне булдырмаска? Яһүд мәктәпләрен мисалга китерә алам. Алар бу юнәлештә бик тырышып эшли. Хәтта башка милләт вәкилләре дә анда үз балаларын укыта, – ди Россия Дәүләт Думасы депутаты, Думаның Милләтләр эше комитеты рәисе, татарларның Федераль милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Илдар Гыйльметдинов.

Грамматика түгел, аралашу мөһим!


Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов татар гаиләсендә татар балаларының үз туган телен белмичә үсүе – трагедия, дип саный. Кайчандыр татар теле факультатив рәвештә генә өйрәнелгән. Яңа заман тарихында ул дәрес буларак укытыла. Быел татар телен укытуның яңа концепциясе кабул ителде. Аның нигезендә татар телен өйрәнүдә төп игътибарны тел грамматикасына түгел, ә телне аралашу чарасы буларак куллануга юнәлтеләчәк.

Дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарлар да үз фикерләрен, шелтәләрен белдермичә калмады. Совет һәм Россия астрофизигы, Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институтының баш фәнни хезмәткәре Рәшит Сөнәев Казан федераль университетының сайты турында ачына. “Ни өчен Казан университеты сайтны 8 телдә алып бара ала? Әмма алар арасында татар телендәге версиясе юк. Бу татар халкын түбәнсетә”, – ди ул.




Фикерләр:


Венера Вәгыйзова, Европа татарлары альянсы рәисе урынбасары (Алмания) :

Чын татар татар телендә сөйләшүче генә түгел, чын татар үз халкын яратучы да, аның гореф-гадәтләрен саклаучы да, язмышы өчен чын күңеленнән борчылучы да. Чит илләрдә дә мондый милләттәшләребез байтак. Литва, Польша татарлары үз тамырларын югалтмый. Чит илләрдә яшәсәк тә, Татарстан безнең туган йортыбыз булып кала бирә.
Ауропа союзы илләрендә 100 меңгә якын татар яши. Ауропа татарлары альянсы Европаның 19 илендәге 27 оешманы берләштерә. Бу – дөньядагы иң зур татар оешмасы. Безнең төп максатыбыз – Ауропа илләрендәге татарларны берләштерү, татар телен саклау буенча бердәм проектларны тормышка ашыру. Андый проекларыбыз күп. Мисал өчен, 2018 елда Ауропада “Ауропа гүзәле” дип аталган бәйге узачак. Монда татар кызлары татар милләтенең бөтен гореф-гадәтләрен күрсәтәчәк. Мин ышанам: безнең берләшмә алга таба шушы күркәм эшләрен башкаруын дәвам итәчәк.

Туран Апакай, Сан-Францисконың татар җәмгыяте рәисе (АКШ):

Минем Казанда икенче тапкыр гына булуым. 2014 елда мин Бөтендөнья татар яшьләре форумына килгән идем. Балачактан татар телен өйрәндем. Татар мәктәбендә укымадым, өйдә татарча сөйләшергә өйрәндек. Әбием Шәмсия Апакай миңа бик каты тәэсир итте. Ул безгә татарлыкны сакларга булышты. Безнең әби-бабайларыбыз 1921нче еллардан Россиядән күчеп киткәннәр. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Кытай, Япониядән Америкага күчкәннәр.
Безнең җәмгыятебезнең төп максаты – милли гореф-гадәтләрне саклап калырга, аны югалтмау. Бүген Америкада Сан-Франциско һәм Нью-Йоркта татар җәмгыятьләре эшли. Без шулай ук татар концертлары, татар спектакльләрен оештырабыз. Һәр елны пәрәмәч һәм башка милли ризыклар пешереп, америкалыларны милли ризыкларыбыз белән сыйлыйбыз. Иң мөһиме барысы да үзебезнең теләгебез белән башкарыла.

Ильяс Ямбаев, татар яшьләренең “Аргамак” оешмасы җитәкчесе (Германия):

Яшь татарлар Германиядә шактый проектлар башкара. Җирле халыкны татар халкы, мәдәнияте белән таныштырырга тырышабыз. Былтыр балалар рәсемнәре конкурсын оештырдык. “Көзге очрашу” дигән проектта алардан күргәзмә дә оештырдык. Кельн шәһәрендә татарлар турында сөйләдек. Татарстан турындагы фильмнарны күрсәттек. Минемчә, чит илләрдә, чит төбәкләрдә татарларны популярлаштыру стратегиясен булдыру кирәк. Ошемаларның тәҗрибәсен туплау зарур. Мисал өчен, аны “Милләт 2025” стратегиясе, дип атап булыр иде.




***

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында резолюция кабул ителде һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе итеп Васил Шәйхразиев сайланды.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев