Логотип Идель
Татарстаным бар!

ИҢ БАЛЛЫ ФЕСТИВАЛЬ - ӘГЕРҖЕДӘ!

Синең иң баллы фестиваль турында ишеткәнең бармы? Юк икән, 12 август көнне Әгерҗегә рәхим ит! Биредә «ПчЕлино» дигән бал эко-фестивален үткәрәләр. Республикада яшәүчеләр генә түгел, ә Татарстанның бал кортлары да ял «алып», Әгерҗегә очачаклар, ди.

Татарстан чәк-чәк, талкыш кәләвәләре белән генә мактана, дип уйласаң, ялгышасың. Пирог, торт, макарун, тирамусилар һәм башка төрле тәмлүшкәләр – боларның барысы белән дә нәкъ менә «ПчЕлино»да сыйланып булачак.

Бал ярышлары


Фестивальнең төп ярышлары, исеменнән үк аңлашылганча, бал белән бәйле. Бал кортлары кебек «безелдәп» тә булачак. Алар «Беренче канал»дагы «Большие гонки» ярышларыннан ким булмый.

Умарта оялары формасындагы костюмнар, атрибутларын киеп, интерактив чәчәкләрдән нектар җыю эстафеталары да узачак. Ярыш алдыннан һәр команда үзенең номеры белән дә чыгыш ясарга тиеш. Шулай булмый ни: бал кортларын, аюларны юмаларга да, җиңү дулкынында «көйләнергә» кирәк бит. Кәрәз күзәнәкләреннән йорт төзү өчен, каршылыклы тоннельне узу да җиңелләрдән түгел. Ләкин иң мөһиме – аю тозагына эләкмәскә!


«Иң яхшы умартачы»


Бу исемне алыр өчен умарта хуҗалыкларында эшләүчеләр көч сынаша. Моның өчен аларга теоретик һәм практик биремнәрдә профессиональ осталыкларын күрсәтергә кирәк.

«Бал рәтләре»


Әлеге ярминкә-күргәзмәдә бал һәм умартачылык продуктларын сатып алырга мөмкин. Монда балның төрле һәм бик сирәк очрый торган сортлары да булачак. Биредә «Контрольная закупка» тапшыруы форматында балга бушлай дегустация дә уздырачаклар. Һәр кешегә үзенә ошаган бал өчен тавыш биреп була. Балны дөрес сайларга да өйрәтәчәкләр монда.

Балалар мәйданчыгы


– бал тематикасы буенча киенгән сабыйларга бүләкләр тапшырыла;

– дефиле конкурсы буенча Пчелиноның иң яхшы костюмы ачыкланачак;

– рәсемнәр конкурсы;

– спорт эстафетасы;

– мини-концерт;

– кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класслар;

– крио туждырмасы шоуы.

Чәй церемониясе


Биредә файдалы үләннәрдән җыелган чәйдән авыз итеп булачак.

«Осталар аллеясы»


«Пчелино»ның сувенир продукциясе, халык һөнәрчелег торварларын биредә алып була.

«Медовик» торты


Иң зур «Медовик» торытн да биредә пешерәчәкләр. Аннан һәркем авыз итә алачак. Бу мәйданчыкта иң яхшы чәк-чәк әзерләү буенча конкурс та уза.

 
Нәрсә: «Пчелино» бал фестивале

Кайда: Әгерҗе, Ипподром

Кайчан: 12 август 12.00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев