Логотип Идель
Татарстаным бар!

БУЛАЧАК ГЕНЕРАЛЛАР - СУВОРОВ УЧИЛИЩЕСЫНДА

Элек-электән ир-егет халкын хәбри форма, физик көч һәм вәгъдәсендә тора белүе бизи дип саналган. Казан Суворов хәрби училищесы егетләре бу фикер белән 100500 тапкыр килешәбез, дип белдерделәр.

Матур гына сөйләшеп-аралашып утырганда, берзаман бөтенесе дәррәү сикереп тормасынмы?.. «Здравия желаем, товарищ подполковник!» – дип кычкырганнарына борылып карасам, остазлары Владимир Бесембаевич Шакимов кереп баскан икән.

Сорауларының барысына да «Так точно!» – дигән җавап алды Владимир Бесембаевич. «Ә авыздан ялгыш кына «әйе» чыгып очса, нишләргә?» – дигәч, «Белмибе-е-ез, алай иткән ю-юк», – дип хафага калдылар. Хәрбиләргә ялгышырга ярамый шул, барысы да төгәл, дөрес һәм хокук буенча башкарылырга тиеш.



Исеме: Герман Гавриленко
Ничә яшь: 16
Туган шәһәре: Иркутск
Дәрәҗәсе: Суворовчы, взвод командиры урынбасары



– Герман, Суворовчының көне ничәдә башлана?

– Һәр көнне 7:00дә – иртәнге зарядкадан. Аннан дәресләр, үзлектән әзерлек, спорт, шәхси вакыт белән дәвам итә. Шәхси вакыт – нибары 1 сәгать. Ул һәрвакыт күз ачып йомганчы уза, гел аз булды шикелле тоела. Әти-әниләргә шалтыратабыз, музыка тыңлыйбыз, китап укыйбыз, үзара аралашабыз – менә шулай узып китә инде.

– Ни өчен Суворов училищесын сайларга булдың?

– Моңа 2 аңлатма бар. Беренчесе: хәрби кеше буласым, икенчесе – сыйфатлы белем аласым килде. Уңышлы гына 6 курска җиттем, гадәти мәктәп укучысының 10нчы сыйныфта укуы дигән сүз бу.

– Ә ник нәкъ менә Казанныкын сайладың?

– Миңа калса, Казан Суворов училищесе иң танылганы, әлеге уку йортын тәмамлаган шәхесләр санап бетергесез. Валерий Герасимов – КСУ чыгарылыш укучысы – Россиянең саклану министрының беренче урынбасары, армия генералы безнең уку йортын тәмамлаган! Шуңа безне «Суворовчыдан генералга кадәр!» лозунгы астында тәрбиялиләр.

– Биредәге уку программасы гадәти мәктәпнекеннән аерыламы?

– Әйе, Суворовчыларның уку программасы күпкә катлаулырак. Хәрбиләр, гадәти тормышта яшәүчеләргә караганда, күпкә белемле, өлгер һәм тиз реакцияле булырга тиеш дип саныйм мин. Биредәге белем алу системасы шушы сыйфатларны үзләштерүгә юнәлдерелгән дә. Дәресләрдән тыш үзең теләгән юнәлеш буенча шөгыльләнергә дә мөмкинлекләр җитәрлек. Мисал өчен, мин үзем физика, математика кебек төгәл фәннәр белән мавыгам, шуңа күрә дәрестән тыш вакытым да аларны укып-өйрәнеп үтә. Җиңүләрем дә бар: физика олимпиадасының шәһәр этабында җиңдем, хәзер киләсе турны көтәм. Ә спортка килгәндә, чаңгы шууны бик яратам.

– Суворовчы егетләр бөтенесе дә шундый ук җитдиме?

– Хм.. Гадәттә, әйе. Тик хәрбиләр дә кеше, безнең дә күңелдә хис-кичерешләребез дөрли. Арабызда шигырь язучылар да, балет сөючеләр дә бар. Без дә әти-әниләребезне сагынып моңаябыз. Ялларда дусларыбыз, кызлар белән очрашулар көтәбез. Әмма берәр хәл була калса, бик тиз үзебезне кулга алабыз. Тиз реакцияле без дигән идем бит? Менә шул инде ул.

– Якыннарыңны сагынуга ничек түзәргә соң?

– Түзәргә. Артка юл юк. Бүтән чара да юк. Бары яңа үрләргә таба алга атларга! Үзеңне матур, лаеклы киләчәк белән рухландырырга кирәк. Миннән киңәш шул.


Исемнәре: Данил Зәйнуллин, Рафаэль Хәмидуллин
Ничә яшь: Икесенә дә 12
Каян: Икесе дә Казаннан Дәрәҗәләре: Суворовчылар

– Егетләр, сез Суворов училищесының 1нче курсында белем аласыз. Бу уку йортын сайларга сезне ни этәрде?

Рафаэль: Әни кушты (көлә). Юк инде, шаярам, әни тәкъдим генә ясады. 4нче сыйныфта укыганда, ачык ишекләр көненә килдек (5нче сыйныфтан инде бирегә кабул итәләр). Шунда бик ошатып калдым, җәй буе имтиханнар тапшырып йөрдем. Һәм менә мин инде 3нче чирек биредә укыйм.

Данил: Имтиханнарга шундый күп кеше килгән иде! Мин куркып, шикләнеп калдым хәтта. 800 кешедән 80не генә сайлап алдылар, 4 взводка бүлделәр. Ике малай ни сәбәпледер укымадылар, берсе Себергә хәтле үк кайтып китте.

Рафаэль: Имтиханнарны әйбәт бирү кирәк әле. Алар 4әү: рус теле, математика, инглиз теле, физик әзерлек. 10 – иң югары балл. Минем физик әзерлек көчле, 1нче йөгереп килдем, рус теле – 10, математика 10 баллык итеп тапшырдым, инглиз теле 2 балл гына булды (көлә). «Чит телләрне биредә өйрәнерсең», – диделәр. Ә үз мәктәбемдә мин «5»ле билгеләренә генә укый идем. Монда уку программасы авыррак булгач, башта 4леләрем дә булды. Хәзер куып тоттым, чирегемдә гел 5леләр генә.

Данил: Мин кечкенәдән биим. Бу шөгылемне биредә дә ташламадым, аны дәвам итергә мөмкинлекләр бар. Вокалга да йөрүчеләребез бар арабызда, спорт түгәрәкләре барыннан да күбрәк.

– Үзара дус яшисезме?

Данил: Әйе. Ротабыз белән бер зур гаилә кебек яшибез. Рафаэль белән без күрше взводларда. Тик бер-беребездән аерылып торганыбыз юк: ашханәдә, китапханәдә, спорт белән шөгыльләнгәндә... гел бергә.

– Әти-әниләр сагындырадыр инде?

Рафаэль: Беренче вакытта бик сагындырды. Хәзер ияләштек. Телефон безгә көненә 15 минутка гына бирелә. Шул арада якыннарыбыз белән тиз генә элемтәгә чыгабыз.

Данил: Ялларга чыккач, гел әнием янында, өйдә булырга тырышам. Каникулларда дусларым белән дә ял итәм.

– Үскәч кем буласыгыз килә?

Бертавыштан: Әлбәттә, генерал!
А.В.Суворов: – генералиссимус, рус полководцы – 60тан артык сугышны җиңеп чыккан, бер тапкыр да җиңелмәгән! – 7 тел белгән – яраткан фәне – тарих – 50 ел гомере сугышларда узган.

Лозунглары:
1. Дисциплина – җиңүнең әнисе.
2. Гомерне – Ватанга, дәрәҗәне –һичкемгә!
3. Аяк аякны ныгыта, кул кулны көчәйтә.

Илүзә Гайнетдинова
Ринат Нәҗметдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев