Логотип Идель
Татарстаным бар!

БЕЗНЕҢ СТУДЕНТЛАР КАЙДА ДА СЫНАТМЫЙ!

Хәзерге вакытта Сочида 19нчы Бөтендөнья студентлар һәм яшьләр фестивале бара. Татарстан анда 380 кешелек делегация белән китте. Шуларның 200е – катнашучы булса, 180е – волонтер. Безнекеләрнең хәлләрен «Ялкын» да белеште.

Татарстан делегациясе Сочига ике тәүлек барган. Фестивальнең беренче көне оештыру эшләре белән узган. Делегацияләр кунакханәләргә урнашкан, инфраструктура, расписание, режим белән танышкан.

– Ул көнне хәтта Олимпия паркы һәм яр буйлап йөрергә дә вакыт калды әле. Фестивальнең икенче көнендә без бөтен делегациябез белән Татарстан стенды янында республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановны каршы алдык. Преидентыбызга стендыбызны, делегациябезне һәм проектларыбызны тәкъдим иттек, – дип сөйләде «Ялкын» журналы хәбәрчесенә Татарстан делегациясе составына кергән Айрат Ганиев.

15 октябрьдә Сочиның «Большой» сараенда уздырылган Бөтендөнья студентлар һәм яшьләр фестиваленең ачылыш тантанасына, кызганыч, һәркем дә эләгә алмаган. Чөнки урыннар чикле булган.



– Шуңа да катнашучыларның яртысы диярлек тантанага эләгә алмады. Ләкин махсус безнең өчен турыдан-туры трансляция, шулай ук Medals Plaza сәхнәсендә концерт та оештырылды. Анда артистлар һәм музыкантлар чыгыш ясады. Шулар арасында Quest Pistols та бар иде. Гомумән алганда, фестивальдә күп кенә дискуссия мәйданчыклары бар. Чарага артистлар, музыкантлар, сәясәтчеләр, эшмәкәрләр дә килә, – дип ачыклык кертте Айрат.

Йөгерүдә дә беренчеләр!


Фестивальдә белем алудан тыш төрле чаралар да булып тора. Әнә, 2017 метрга йөгереш тә узган. Олимпия паркында «Формула-1» трассасында уздырылган. Анда кем җиңгән дисезме? Татарстан делегаты Айдар Сәгыйтдинов!



Сегодня делегат от Республики Татарстан Айдар Сагетдинов @sagetdinovaydar занял первое место в забеге на 2017 метров на @wfys2017! . «Я рад, что мне удалось посетить такое масштабное и крутое мероприятие, как ВФМС! Я шел на забег не с целью выиграть или занять какое-то место, я шел как на праздник: прекрасная погода, 4000 участников из разных стран. Вместе пробежаться, вместе приобщиться к здоровому образу жизни – здорово! . Я представляю делегацию Татарстана, и считаю Казань спортивной столицей России. В городе созданы прекрасные условия для занятий спортом, и это мотивирует бегать, вести здоровый образ жизни, что в первую очередь поддерживает человека в хорошей форме, и, конечно, помогает достичь успехов на спортивной арене», – поделился с нами Айдар. _____ #wfys2017 #ВФМС2017 #молодежьтатарстана #ТатарстанФестиваль #TatarstanForYouth


Публикация от Делегация РТ на ВФМС 2017 (@wfys_tatarstan)





– Мин йөгерергә чыкканда, үземә җиңәргә дигән максат куймаган идем. Бу йөгерү минем өчен ниндидер бәйрәм кебек иде: шәп һава торышы, төрле илләрдән килгән 4000 кеше. Бергә йөгереп килеп, сәламәт яшәү рәвешенә тагын бер адым ясау – менә шунысы шәп! Мин Казанны Россиянең спорт башкаласы, дип саныйм. Безнең шәһәрдә спорт белән шөгыльләнер өчен мөмкинлекләр булдырылган. Бу исә йөгерергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спор аренасында уңышка ирешергә мотивация бирә, – ди Айдар.

Әле, җитмәсә, Татарстан делегациясе «Матч ТВ» генераль продюсеры Тина Канделакины 2018 елда узачак «Казан марафоны»на чакырып калган.

Башка шәһәрләр Казан кебек булсын!


Алдан ук әйткәнебезчә, фестивальдә югары дәрәҗәдәге кунаклар да күп. Алар да Казанны телгә ала. Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко кичә волонтерлар, гражданнар активистлар белән очрашты.

– Безнең илдә шәп яшьләр булачак. Чөнки бездә беркем дә сындыра алмаслык кыйммәтләр бар: гаилә, олыларга булган мөнәсәбәт. Яшьләрнең мөмкинлекләре зур булуын һәм һәр шәһәрнең Мәскәү, Питер яки Казан кебек булуын телим, – диде Виталий Мутко.
Белешмә:

Россия әлеге масштбалы чараны өченче тапкыр кабул итә. Моңа кадәр ул 1957 һәм 1985 елларда үткән булган. 19нчы Бөтендөнья студентлар һәм яшьләр фестивале 14-22 октябрь аралыгында Сочи шәһәрендә уза. Анда дөньяның 180 иленнән 20 меңнән артык яшь кеше катнаша. Фестиваль делегатлары дөньяның глобаль проблемалары буенча фикер алышачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев