Логотип Идель
Татарстаным бар!

БАЛАЛАР ШАТЛЫГЫ — БАРЫННАН ДА МӨҺИМРӘК!

Республика балалар клиник хастаханәсе "Татмедиа" җәмгыяте белән берлектә балаларга шатлык өләште. Ничек дисезме? Төрлечә.


1. Иң беренче эш итеп "Татмедиа" җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин хастаханә администрациясенә бүләкләү таныклыгы тапшырды. Аның хисабына балаларга яңа уенчыклар алырга мөмкин булачак!

— Балаларга бәйрәм атмосферасы тудыра, аларга бәйрәм рәхәтен тоярга ярдәм итү — бик мөһим эш. Биредәге балаларның авыр халәтен исәпкә алсак бигрәк тә. Менә без дә үз өлешебезне кертә алдык. Якынлашып килүче Яңа ел белән, дуслар!









2. Аннары концерт программасы башланды. "Маленькие принцессы Татарстана" оешмасыннан кечкенә, ләкин бик актив, гүзәл кызлар да килгән иде. Алар яшьтәшләренә үз осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр. "Татмедиа" журналлары хезмәткәрләре белән уеннар да уйнадык. Мәсәлән, "Салават күпере" журналы коллективы курчак театры күрсәтте, ә без — "Ялкын"лылар — татар халкының Сабантуй милли бәйрәме уеннарын уйнаттык.









 

3. Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы белән берлектә төрле газета-журналларга язылдык. Әлеге хәйрия язылуыннан хастаханәнең ветераннары, хезмәткәрләре, биредә дәваланучы балалар һәм аларның әти-әниләре куллана алачак.

— "Татмедиа" бирегә киләсе билгеле булгач ук, бөтен дус-туганнарымны язылырга өндәп йөрдем. Минемчә, мәгърифәт нурын таратучы матбугат чараларын укып, танышып бару — алдынгы фикерле һәр кешенең бурычы. Республикабызның бар яңалыгын түкми-чәчми җиткереп торганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Ә бүгенге бәйрәм өчен аерым рәхмәт! - дип җиткерде баш табиб Рафаэль Шәвәлиев.

 





Язылганнан соң бер төркем журналистлар, килгән кунаклар өчен хастаханә бүлекләре буенча эккурсия үткәреп йөрде. Күңелле һәм мәгълүматле булды! Рәхмәт!



Илүзә ГАЙНЕТДИНОВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев