Логотип Идель
Татарстаным бар!

БӘЙРӘМЕҢ БЕЛӘН, КАМАЛ ТЕАТРЫ!

БҮГЕН КАМАЛ ТЕАТРЫ 111 СЕЗОНЫН АЧА. ҺӘМ ТЕАТР СӨЮЧЕЛӘРНЕ ТЕАТРНЫ КОЧАКЛАРГА ЧАКЫРА. ЯРАТУЫҢНЫ БЕЛДЕРҮНЕҢ ИҢ ГАДИ ЧАРАСЫ БИТ УЛ - КОЧАКЛАУ, ҖЫЛЫҢ БЕЛӘН БҮЛЕШҮ. 

камал театры 1Кадерлебез Камал театры!камал театры 2


Син безне һәрвакыт яктылыкка, нурга илтәсең! Анда-монда, читкә җибәрмисең! Адым саен уйланырга мәҗбүр итәсең: кая барабыз әле без, ялгыш юлдан китмәдекме, иман утыбыз саумы? - һәрдаим шуларны искә төшереп торасың. Көлдерәсең, елатасың, иң нечкә кылларыбызга кагыласың, үзебезне кеше итеп тоярга ярдәм итәсең. Син һәрвакыт эзләнүдә  - һәр сәхнә әсәрең - театр тарихының яңа бер баскычы булып тора.

[caption id="attachment_10273" align="aligncenter" width="300"]камал театры 3 Энҗе ИБРАҺИМОВА-САДЫЙКОВАның сине яратып төшергән фотолары[/caption]

Камал театры 4Бердәнберебез Камал театры!Камал театры 5


Яңа сезоның котлы булсын! Гел шундый һәркемгә ачык, һәркемгә үзенчә ачык булып кал! Алкышларга күмелеп яшә! Залларың тулып торсын, драматургларың язып торсын. Балконнарың гына түгел, хәтта залдагы баскычларың да тамашачылар җылысын тоеп торсын - әнә шулай тулы булсын залларың! Без сине бик яратабыз, мең яшә, кочакланып яшә!

Камал театры 6

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев