Логотип Идель
Татарстаным бар!

БӨТЕН ДӨНЬЯ ВОЛОНТЕРЛАРЫ - САБАНТУЙДА!

Әйе, хәзер татарларның милли бәйрәме – Сабантуй турында дөньяның 91 иле белә, дияргә була. Чөнки шушы илләрдән Казанга форумга җыелган волонтерлар өчен махсус Сабантуй оештырдылар. Билгеле булганча, Казанда хәзерге вакытта FISU Volunteers Leaders Academy дигән халыкара спорт волонтерлары форумы уза.

2013 елдан башлап, Татарстан студентлары да волонтерлыкның нәрсә икәнен белә башлады. Чөнки күбесе ирекле булышучыларның кем икәнлекләрен үз җилкәләрендә татып карый алдылар. Бу атнада Казанга дөньяның төрле почмакларыннан волонтерлар җыелды.

91 илдән килгән 100 ирекле булышучы волонтерлык юнәлешен тагын да активлаштырырга җыена. Үзен бик яхшы итеп күрсәткән 5 волонтер Тайбэйга Бөтендөнья җәйге Универсиадасына барачак.

Форумда катнашучылар өчен Универсиада авылының төп мәйданында Сабантуй бәйрәме оештырдылар. Төрле илләрдән җыелган волонтерлар татар җырлары җырлап, милли көйләргә биеп тә өлгерде. Сабантуйның традицион ярышларында да катнашты!



Аргенинадан килгән Вампа Аугустин:

– Сабантуйны уздыру – шәп идея. Без татар мәдәнияте, традицияләре белән якыннан таныша алдык. Бу Казанны тагын да яхшырак белергә ярдәм итәчәк. Моңа кадәр мин татарларның кемнәр булуларын, Казанның кайда урнашканын да белми идем. Монда килеп эләгү – минем өчен бәхет. Волонтерлык юнәлешендә тәҗрибә туплаудан кала, мин биредәге мәдәниятләр турында тагын да күбрәк белдем. Үзем Россия турында күбрәк белә барам, мондагы яшьтәшләремә Аргентина турында сөйлим. Бер-берең белән күрәк аралашырга кирәк. Шулай итеп кенә без илләр арасындагы стереотипларны юкка чыгара алачакбыз.

Кыргызстаннан килгән Нурбулат Ермешов:

– Миңа Сабантуй бик ошады. Безнең мәдәниятебез татарларныкына бик охшаш. Татар халкының кунакчыл, ачык, киң күңелле булуы әллә каян күренеп тора. FISUның бу форумны нәкъ менә Казанда уздыруы бик шәп. Чөнки сезнең шәһәр төрле карашлы, төрле милләттән, диннән булган кешеләрне бергә туплый белә.



Форумның белем бирү өлеше дә аксамый. Биредә волонтерлар танылган лекторлар белән очраша. Чара идеясе 2012 елда ук барлыкка килгән булган. Ул вакытта Универсиадага әзерлек барышында волонтерлар-тимлидерларны әзерләү өчен лагерь булдырылган.

Исеңә төшерәбез, Универсиадада 20 меңнән артык волонтер катнашты. Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, Конфедерацияләр Кубогында да бик күп ирекле булышучы ярдәм итте. 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын уздыруда 2000 волонтер көч куячак.
Белешмә: FISU Volunteers Leaders Academy чарасы әле беренче тапкыр гына уза. Пилот проекты моннан бер ел элек Монпелье шәһәрендә тәкъдим ителгән булган. Форум 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Чара Халыкара студентлар спорты ассоциациясе эгидасы астында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев