Логотип Идель
Татарстаным бар!

АНАПАДАН - ҖИҢҮ БЕЛӘН!

Алар машинада "оча". Тик юл йөрү кагыйдәләрен белеп кенә. Кемнәр ул дисеңме? Бөтенроссия ярышларында беренчелекне яулап кайткан командабыз егетләре!

Спортчыларыбыз юл йөрү кагыйдәләрен иң шәп белүләрен, машинаны да менә дигән итеп йөртә алганлыгын күрсәтте. Анапа шәһәрендә «Яшь автомобильче» Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыятенең 19нчы җәйге ачык беренчелеге узды. 8-11 сентябрьдә үткән ярышларда Татарстан яшьләре команда исәбендә беренче һәм өченче урыннар яулады.

Бу ярышларга Татарстан командасы инде апрельдән бирле әзерләнгән. Тырышлыклары да бушка китмәгән. Нәтиҗәдә: беренче һәм өченче урыннар бездә.



«Татарстан-1» дип аталган команда составына Илья Туманин, Олег Герасимов, Рамазан Нәбиев кергән. Нәкъ менә шушы асыл егетләр башкаларга беренчелекне бирергә юл куймый. Инде 19 ел дәвамында алтын медальләр татарстанлыларга эләгә икән! Безнекеләр – Россиянең алыштыргысыз чемпионнары! Җитмәсә, Илья белән Олег шәхси исәптә беренче һәм икенче урыннарны яулый. Афәрин диясе генә кала монда!

– Без төрле биремнәрен үтәгәндә, аларны төрле методлар ярдәмендә башкардык. Бер-беребез арасында да ярышлар уздырдык. Ярышларга әзерлек вакытында берникадәр дулкынлану булсын өчен, безне карап торырга әти-әниләрне дә чакыра идек, – ди Рамазан.

Егетләргә ярышларда юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрен күрсәтергә кирәк булган. Ә практик биремнәрне алар трассада үтәгән. Анда бер генә түгел, ике трассада үз көчләрен сынаган катнашучылар.

– Беренче трассаны без күптәннән белә идек. Анда 3-4 ел дәвамында ярышып килдек. Ә икенче трасса турында ярышларга кадәр 1 ай кала гына ишеттек. Анда биремнәр дә башкачарак иде. Мисал өчен, парковкага кырыйдан кергәндә, без элек моны уң як борттан ясасак, Анапада сул яктан ясарга туры килде. Шулай ук «колея» дигән яңа фигура да барлыкка килде. Анда 4 такта арасыннан аларга кагылмыйча узарга кирәк иде, – ди егетләр.



Казанга кайтып төшкәч, республикабыз командасын дуслары-туганнары белән бергә Татарстан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Дамир Бикмөхәммәтов та каршы ала. Җитәкче бу яшьләрне котлап, "мондый егетләр белән горурлана алабыз", дигән ул. Диплом, медальләрдән кала, җиңеп чыккан командага 25 мең сум тапшырылачак.

Арып-талып кайтсалар да, яңа ярышларга әзерләнеп, шунда җиңәргә телиләр. Шәхсән, Рамазанга килгәндә, ул быел яки киләсе елда автоспорт юнәлеше буенча спорт мастерына кандидат исемен алу өчен күп көч куячак.
Белешмә:

«Яшь автомобильче» Бөтенроссия беренчелегендә ел саен 12-17 яшьлек кызлар егетләр катнаша. Быел анда Россиянең 13 төбәгеннән 61 спортчы үз көчен сынаган. Егет-кызлар бары тик җиңел автомобильдә генә ярыша ала. Икенче урынны Чиләбе командасы яулый. «Татарстан-2» дип аталган икенче командабыз – Тимур Ибраһимов, Регина Камалиева, Камилә Шәрипова – бронза медальләр яулый.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев