Логотип Идель
Татарстаным бар!

СТРОЙОТРЯД КЫНА ДИМӘ!

«Ну, погоди!» мультфильмын хәтерлисеңме? «Ә без монтажниклар, биек йортлар салучылар» дигән җыры да исеңдәдер. Төзүчеләрнең хезмәтләре авыр дип уйламаган кеше юктыр. Ә студентларның хезмәт отрядларында эшләүче егет-кызлар моны үз җилкәсендә татып өлгергән. Быелгы җәй дә алар өчен уңышлы булган: Россиянең төрле почмакларында хезмәт куйганнар.

Бүген «Ялкын» сине Татарстан студентларының төзелеш отрядлары белән таныштыра.

Чиләбедә эшләгән «Казан»


Татарстан данын еракларга тараткан «Казан» студентларның төзелеш отрядының быелгы эш урыны былтыргыныкыннан аерылмый. Әлеге отрядта 17 егет һәм 1 кыз. Барысы да Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары. «Казан» быел да Чиләбе өлкәсенең Озерск шәһәрендә хезмәт куйган.

– Без булган җир «Мирный атом» Бөтенроссия студентлар төзелеше дип атала. Быел да эшебез уңышлы булды. Үзебезнең заводта иң көчле отряд безнеке булды. Хезмәтебезгә килгәндә, төзекләндерү эшләрен башкардык, бордюрлар салдык, газоннар чәчтек. Җәй буе көрәк кулдан төшмәде, бер дә җиңел түгел. Шунсы арыта. Ике ай дәвамында башны күтәрми диярлек эшләдек. Ләкин безнең отрядта барысы да көчле - авырлыкларга бирешмәдек, – дип сөйли безгә «Казан» студентларның төзелеш отряды командиры Булат Низаметдинов.

Бу төзелеш отрядына эләгергә теләгәннәрне Булат үзе сайлап ала икән. Алар ел буе уздырыла торган иҗади, спорт ярышларында катнашалар, сынаулар узалар.





«Мирный атом»да эшләп отрядтагылар һәрберсе 40ар мең сум акча алган. Татарстанныкылардан кала, Чиләбе өлкәсендә Себердән, Ерак Көнчыгыш һәм башка яклардан да студентлар була.

Эш барышында отрядлар җитештерү көндәлеген тутырып бара. Тикшерүләр дә еш килеп тора икән. Отрядлар арасында ике юнәлеш буенча ярыш уза: яшьләрне җитештерү һәм комиссар эшчәнлеге буенча бәялиләр. Тырышып эшләгәч, нәтиҗәләре дә яхшы: «Казан» отряды быел заводта җитештерү юнәлешендә иң яхшы отряд дип табылган. Ә Булат исә бу «Төзелешнең иң яхшы командиры» исеменә лаек була. Мондый масштаблы төзелешләрдә катнашыр өчен кешенең теләге генә булырга тиеш!


Питерда булган «Алькор»


Бер караганда, төзелеш отрядларында кызларга урын юк кебек. Егетләргә 70 һөнәр дә аз диләр, хәзерге кызлар да алардан калышмый. Студент егетләр үзләренең отрядларына алырга теләмәгәч, кызлар үзләренә аерым төзелеш отряды булдырган. Шул рәвешле моннан берничә ел элек кенә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Алькор» төзелеш отряды барлыкка килгән. Биредә – 13 кыз. Ничек кенә сәер яңгырамасан, бирегә эләгергә теләүчеләр күп булган.

– Безгә эләгергә теләүчеләр, егетләр отрядлары белән чагыштырганда да, күбрәк. Бу бит үзенә күрә практика да. Җитмәсә, башка җирләрне дә күреп кайтасың. Җәйне яхшы итеп үткәрүнең бер ысулы. Без бик коры тәртип булган тулай торакта яшәдек, – дип сөйли «Алькор» отряды командиры Кристина Филиппова.



Мондагы кызлар "армия кагыйдәләренә" буйсына. Коры закон, комендант сәгате, иртә таңнан торып, төзелеш объектына кадәр 2 сәгать бару, эшләү, көненә 2 сәгать кенә буш вакыт, кич белән комиссар эшчәнлегенә әзерләнү... Аларның эшләре шундый режимда уза. Быел алар спорт юнәлешендә иң яхшылары дип табыла.

– Җәй көне без «Ландыши» торак комплексының гомумкулланышта булган бүлмәләрен ясадык. Штукатурлау, шпаклевка, грунтлау – боларның барысы да безнең кызлар җилкәсендә иде. Бездән кала, Алтай, Томск, Киров, Вологда, Төмән өлкәләреннән дә студент отрядлары килде. Төзелештә эшләүче кызларның штукатур-маляр булып эшләр өчен документлары да бар. Алар Татарстан студентларның хезмәт отрядлары үткәрелгән өчен махсус курсларда укыды, – ди Кристина.

 

Быел төньяк башкалада эшләсәләр, былтыр көньякта булган алар. Ялта шәһәрендә кафе, конференц-залларны рәткә китергәннәр. «Алькор» кызлар отрядына эләгер өчен һәркем тырыша ала. Моның өчен җаваплы, иҗади, командада эшли алуны һәм төзелеш эшләрен башкара белүне күрсәтергә дә кирәк. Төзелешкә киткәнче аларны иҗади һәм спорт юнәлешләрендә дә сыныйлар.

– Безнең һәрберебез аена 26 мең сум акча алды. Ике ай эшләдек. Бу эштә үзең өчен яхшы акча эшләп була. Җитмәсә, Санкт-Петербург шәһәрендә беркайчан да булмаганнар өчен бу үзенә күрә бер сәяхәт тә бит инде, – ди командир кыз.

«Восточный» космодромында да – безнекеләр


Ә «Ирбис» студентлар төзелеш отряды быел «Восточный» космодромында хезмәт куйган. Отряд командиры Руслан Афанасьев бу космодромда инде өченче елын эшли. Быел беренче тапкыр командир булып барган.



Егетләрнең көндәлек эшенә брусчатка, бордюр җәю, тротуар кырыйларын ясау керә. Былтыр исә алар бина эчләрен штукатурлый, буйый, шулай ук арматура, бетон җәя, таш өя, эретеп ябыштыра. 13 кешедән торган әлеге Татарстан отряды сынатмый. Җитештерү эшләре һәм комиссар эшләре буенча 29 төзелеш отрядлары арасында 3нче урынны яулый.

– Безнең эш җиңел булмады. Кояш кызуы астында да, яңгырда да эшләдек. Шулай булса да бер-беребезнең кәефен күтәрергә тырыштык, – ди командир отряды Руслан.

Егетләр армия тибындагы чатырларда яши. Кыр кухнясында туклана, аларны махсус машина килеп ашата. Рационнан зарланмыйлар. Ит тә, балык та, башка ризыклар да биргәннәр аларга. Шулай итеп, эш вакытында сарыф ителгән энергияне кабат туплаганнар. «Ирбис» отряды төзелешкә июнь ахырында китеп, август ахырында гына кайткан. «Ял итәргә вакытыгыз да калмагандыр бит?» дигән соравыма «Бер атна ял итсәң, шул җитә инде», ди командирлары. Киләчәктә эшкә урнашканда да егетләрнең «Восточный» космодромында эшләүләрен беләчәкләр. Чөнкеи барысы да хезмәт кенәгәсенә язылып бара икән.



Бер ай эшләгәннәре өчен 33 мең сум акча алганнар. Хәер, шәп хезмәт хакы алсалар да, акчаны беренчел максат итеп куймаганнар. Практика, сәяхәт, чит шәһәрләр романтикасы – аларны шушылар җәлеп итә. Эшкә җитди карау, профессиональлек – бу отрядта эшләү өчен шушы сыйфатлар кирәк.

– Без эш урыныбызга 5 тәүлек бардык. Минем өчен төзелештә эшләү романтика. Моны сүз белән аңлатып булмый. Аңлар өчен төзелештә, төзелеш отрядында эшләп карарга кирәк, – ди Руслан.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар студент отрядларының шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев