Логотип Идель
Татарстаным бар!

100 БАЛЛ АЛУЧЫЛАР ҺӘМ РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ ОЧРАШУЫ /сорау-җавап/

Татарстан вундеркиндлары – БДИларын 100 баллга тапшыручылар турында сайтыбызда чыккан язманы хәтерлисеңдер. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов та «Ялкын»нан «калышмаска» булган: шушы көннәрдә ул да акыллыбашлар белән күреште! Бөтен Татарстан буенча карасаң, андыйларның саны шактыйга җыела икән, ләбаса!

 

Бердәм дәүләт имтиханнарын 100әр баллга тапшыручыларны санар өчен кулдагы бармаклар гына җитми. Чөнки алар – 126 (!). Нәкъ менә шуның кадәр укучы, бер предметтан булса да, БДИны 100 баллга тапшырган икән.

 

Аттестат алу – космоска очу!


Ә Иннополис шәһәрендәге Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга 100 балл алучы 84 укучы (хәзер инде студент :)) җыелды. Аларның барысы да Казан, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдәге абруйлы вузларга укырга кергән. (Шулай булмый ни: 100 баллга тапшыр да, кермә, имеш!;))  Ә алар арасыннан химия һәм биологиядән 100әр балл алучы 30 укучы Казан дәүләт медицина университеты студенты булган.

Май-июнь айларында бу егет-кызлар тирләп-пешеп имтихан тапшырса, узган ялларда алар Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Башта ул каршысында утырган 84 укучыны котлады:

Бу – сезнең тормыштагы иң зур җиңүегез. Чөнки кулга аттестат алган этап космоска очу белән тиң. Сез – безнең республиканың горурлыгы. Бу уңышка үзегезнең тырышлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, остазларыгыз, әти-әниләрегез ярдәме белән ирешкәнсез. Хәзер иң мөһиме – тормышта үзеңә  дөрес юл табу. Сез «Без шундый текә», дип артык горурланып йөрергә тиеш түгел. Чөнки бүген алган белем тиз искерә, һәм без көн саен өйрәнергә тиеш. Бер урында басып тору – артка бару дигән сүз, ә без алга атларга тиешбез.

 



 

Соравың булса, оялып торма!


Рөстәм Миңнеханов БДИларны 100 баллга тапшырган укучыларның абруйлы вузларга керүен хупласа да, белем, тәҗрибә, элемтәләр туплаганнан соң кече Ватанына кайтуларына өмет итә. Чөнки республикада фән, икътисад, технологияләрне күтәрәсе бар.

Очрашудагы 84 кешенең күзләре барысы да Президентка төбәлгән иде. Шунда ул: «Белмим инде, бөтен сорауларга да җавап бирә алырмын микән? Мин бит имтиханны 100 баллга тапшыручы түгел. Сез миңа булышырсыз», – диде ул елмаеп. Очрашуны алып барган, «Ел укытучысы-2014» исеменә лаек булган Алла Головенькина моңа, һичшиксез, ризалашты.



 

Сораулар бик күп һәм төрле өлкәләрне колачлаган иде. Шуларның кайберләрен һәм аларга җавапларны сиңа да тәкъдим итәбез:

  1. Иннополис студенты университеты соравы:


«БДИга шәхси карашыгыз нинди? Чөнки күпләр имтиханнарның альтернатив төре кирәк булуын әйтә».

Рөстәм Миңнеханов җавабы:

Әлегә мин белемне тикшерә торган башка  форма юк, дип саныйм. Әйе, бу – стресс, ләкин теләсә нинди эш тә әзерлек сорый. Сез әзерләнгәнгә күрә, уңышка ирештегез дә.

 

  1. КДМУ студенты соравы:


«Фән белән шөгыльләнергә теләгән яшьләргә дәүләт тарафыннан нинди ярдәм мөмкинлекләре бар?»

Рөстәм Миңнеханов җавабы:

Без инжиниринг үзәкләренең булуын телибез. Әлбәттә, аларга дәүләт ярдәменнән башка яшәве авыр. Алар бөтен ил буйлап һәр университетта булырга тиеш. Ә без аларга булышырга әзер. Безнең республикада «Алгарыш» программасы да бар. (Аның буенча яшь галимнәр чит илләрнең иң абруйлы университетларына фәнни командировкаларга бара). Иң мөһиме – аннары сезнең белән элемтәләрне югалтмау.

 

  1. Сорау:


«Киләчәктә нинди профессияләр иң кирәклеләре булачак?»

Рөстәм Миңнеханов җавабы:

Без күптән түгел Стэнфордта булдык. Анда «Сбербанк»ның топ-менеджерлары өчен махсус программа узды. Бу чарада киләсе 5-6 елда күп кенә профессияләр юкка чыгачагын әйттеләр. Ләкин шул ук вакытта яңа профессияләр дә пәйда булачак. Әгәр элек кеше бер профессияне гомерлеккә сайлап алса, бүген кеше тормышында 5-6 тапкыр профессиясен алмаштыра. Минемчә, ихтыяҗы зур булган профессияләр – нанотехнологияләр, яңартыла торган (возобновляемый) энергетика, медицинадагы биотехнологияләр,  IT-технологияләр. 5-10 елдан компьютер бездән дә акыллырак булачак.



 

* **


Синең дә киләсе елларда, шушы егет-кызлар кебек Президент белән күзгә-күз карап, сөйләшеп утырасың килсә, Ленин бабай сүзләрен исеңә төшерергә кирәк. Аның нәрсә дип әйтеп калдырганын хәтерлисеңме? Дөрес, «Укырга, укырга һәм укырга» дигән ул. Димәк, алга!:)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев