Логотип Идель
Үз Юлым

ҮЗ ЮЛЫМ: СУГАН НИГӘ АЧЫ?

Суган нигә ачы?


Мәдинәне бүген дусты Әминә кунакка чакырды. “Дәү әнием тәмле өчпочмаклар пешерә, кил әле, чәй эчәрбез бергә”, - диде.


Дустына барырга ярата Мәдинә. Алар бергә дәресләр әзерлиләр, уйныйлар. Дәү әнисе Сания апа да бик әйбәт кеше. Ул беркайчан да аларны әрләми. “Кызларым минем”, - дип кенә тора. Әминәнең әнисе юк. Ул тугач та үлеп киткән. Аны әтисе белән дәү әнисе тәрбияли.Әнисе бик матур булган аның. Фотосын күрсәткән иде Әминә. Әнисе турында сөйләгәндә әллә ничек моңсуланып кала ул...


Мәдинә килгәндә Сания апа камыр ясый, Әминә суган турый иде.”Мәдинә кызым килгән икән, әйдә, уз,”-дип каршы алдылар аны. “Миңа суган турарга булышасыңмы?”-диде Әминә. Әлбәттә инде,булыша. Дустына булышмыймы соң?!


Суган нигә ачы икән шулай? Елата бит!” - диде Мәдинә. ”Ә синең суган турындагы әкиятне ишеткәнең юкмыни?” - диде дусты суган турый-турый. "Юк" дигәнне аңлатып, башын селкеде Мәдинә. Үзе күзеннән аккан яшьләрен сөртеп куйды. “Тыңла алайса, сөйлим”, - диде Әминә һәм менә шушы әкиятне сөйләде.


Борын-борын заманда, бик матур бакчада яшәгән, ди, суган гаиләсе. Сугансылу исемле кыз һәм аның әтисе Суганбаш белән әнисе Суганбикә. Бик матур гаилә булган ул. Сугансылу әтисе белән әнисен бик-бик яраткан. Аларның сүзләрен тыңлаган, күзләренә генә карап торган.


Шундый матур, кояшлы июль көннәренең берсе була. Бик эссе, кояш кыздырыпмы кыздыра. Шулчакта әллә каян гына җил чыга, күк йөзе караңгылана башлый. Күктәге болытлар шундый карала, шундый карала. Җил тагын да көчәя. Менә эре-эре тамчылар төшә башлый. Тукта! Боз түгелме соң бу? Боз ич, боз! Шундый каты төшә! Шул вакытта Сугансылу әтисенең: ”Кызыбызны саклыйк, кызыбызны”, - дигән сүзләрен ишетеп кала. Кинәт бөтен дөнья караңгылана. Әтисе белән әнисе үз гәүдәләре белән аны каплаганнар икән...


Ничек кинәт башланса, шулай тиз генә туктый бозлы яңгыр. Туктавын да туктый, тик бик күп яшелчә, җиләк-җимешне юк итә. Сугансылуның әтисе белән әнисе дә һәлак булалар... Йә, Хода! Бу кайгыга ничек түзәргә??? Елый да елый Сугансылу, елый да елый... Күз яшьләре шундый ачы булган, шундый ачы! Яшь ачысы бөтен тәненә таралган, ди. Шуннан сон бөтен суганнар да ачы булып туганнар.


Сания апа белән Мәдинә шаккатып тыңлады бу әкиятне. Кайдан ишетте икән моны Әминә? Үзе уйлап чыгаргандыр әле. Үзедер. Мәдинә Сания апага күтәрелеп карады. Аның күзләрендә яшь бөртекләре җемелди иде. Елатты шул Сылу, елатты...


Линиза Шәйдуллина,
Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназия укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев