Логотип Идель
Спорт

ЯЗГА КЕРДЕК: КУБОК ИСЕ КИЛӘ

КХЛда бүгенге уен көне кайнар булачак: 1 мартта 13 матч белән даими чемпионат төгәлләнә. Гагарин кубогы өчен көрәшәчәк 16 команданың инде 12се ачыкланган. Калган дүрт урын өчен 6 команда дәгъва кыла. Башкалар “арба”дан төшеп калды инде. Шулай да һәр команда плей-офф парларына үзгәрешләр кертергә сәләтле.

Бер “Ак Барс”ка – өч көндәш


Плей-офф иртәгә старт алса, “Ак Барс” командасына Хабаровскиның “Амур” хоккейчылары белән очрашырга туры килер иде. Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре Көнчыгыш конференциядә беренче урын яулады инде. Димәк, көндәшен үзе сайлый алмаячак. Ә Казан хоккейчылары белән плей-оффның беренче раундында өч команда очрашырга мөмкин. Алар – 87шәр очко җыйган “Амур” белән “Сибирь” һәм “Авангард” (85 очко). Көнчыгыш конференциядә 7-8 нче урынга нәкъ шушы өч команда дәгъва итә.

Бүген “Ак Барс” хоккейчылары Уфада “Салават Юлаев” командасы белән очраша. Уфа командасы Көнчыгышта икенче урынны инде башкаларга бирмәячәк. Димәк, даими чемпионаттагы соңгы “яшел дерби” әлеге ике команданың урыннарына тәэсир итми. Фәкать – плей-офф алдыннан менә дигән репетиция генә. Кем белә, бәлки ике команда конференциянең финалында да очрашыр әле. Һәрхәлдә, шуннан да иртәрәк була алмый!..

Сүз уңаеннан: бу сезонда “Ак Барс” – “Салават Юлаев” каршылыгын өч мәртәбә күзәттек – ике очрашу Казанның җиңүе белән төгәлләнде.


“Нефтехимик” нишләр?


Сезонны шактый шома гына узган һәм соңгы тур алдыннан 3 нче баскычка урнашкан Түбән Каманың “Нефтехимик” командасы өчен Магнитогорскидагы бүгенге матч чын мәгънәсендә репетиция булачак:. Чөнки Андрей Назаров шәкертләренең беренче раунда ук “Металлург” белән очрашу ихтималы бар. Гомумән, “Нефтехимик”ны җиңел тормыш көтми. Плей-офтта очрашу ихтималы булган өч команда – “Металлург”, “Автомобилист” һәм “Трактор”. “Металлург”ны сайлый икән, бүгенге уенда җиңәргә кирәк. Юк икән, өч көндәшнең кайсы эләгәчәге уеннар төгәлләнгәч кенә билгеле булачак.

Белеп тору өчен: “Нефтехимик” бу сезонда “Металлург”ны ике тапкыр отты, бер уенда оттырды.


“Ак Барс” – “Салават Юлаев”, “Металлург” – “Нефтехимик” матчы бүген 17.00 сәгатьтә башлана.



Көнбатышта ни бар?


Көнчыгыш конференциядә “Ак Барс”, “Салават Юлаев”, “Нефтехимик”, Автомобилист”, “Трактор” һәм “Металлург”га иптәш булу өчен “Сибирь”, “Авангард” һәм “Амур” көрәш алып барса, Көнбатышта “Северсталь”, “Спартак” яисә Мәскәү “Динамо”сы плей-оффтан колак кагарга мөмкин. Монда да соңгы ике юлламага 3 команда дәгъва кыла. Конференциядә СКА, ЦСКА, “Йокерит”, “Локомотив”, “Торпедо” һәм “Сочи” гына җиңел сулый ала. Һәрхәлдә, бүген шулай. Ә ике көннән инде сулыш алу кыенлашачак, КХЛда бөтенләй башка тарих языла башлый – 3-4 мартта 16 команда 10 нчы Гагарин кубогы өчен көрәшкә керешә. Язга кердек: яз исе килмәсә дә, Кубокныкы сизелә, дуслар.


Плей-офф бүген башланса...


Даими чемпионат инде төгәлләнгән булса, Гагарин кубогы өчен көрәшнең беренче раунды гаять кызык булыр иде.

Көнчыгышта:

СКА – “Северсталь”

ЦСКА – “Спартак”

“Йокерит” – “Сочи”

“Локомотив” – “Торпедо”.

Көнбатышта:

“Ак Барс” – “Амур”

“Салават Юлаев” – “Сибирь”

“Нефтехимик” – “Металлург”.

“Трактор” – “Автомобилист”.

Фәрит САЛИХОВ

Фотолар www.ak-bars.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев