Логотип Идель
Спорт

УНИВЕРСИАДА-2019: ИТАЛИЯДӘ МЕДАЛЬ ЯВА

Ике атнага якын сузылган спорт бәйрәме төгәлләнеп килә – 14 июльдә Италиянең Неаполь шәһәрендә уза торган студентларның Бөтендөнья җәйге уеннарында – 30нчы Универсиада тантаналы рәвештә ябылачак.

Ярышлар еракта булса да, бу көннәрдә чын мәгънәсендә спорт рухы белән яшәдек. 2013 елда Казанда узган Уеннарны сагынучылар, искә төшерүчеләр дә күп булгандыр. Студентлар Уены рухының безнең күңелләргә үтеп керүенең тагын бер сере бар: анда Татарстаннан да 18 спортчы катнаша. Күпме бу? Әлбәттә, күп! “Россия җыелмасы составында шуның кадәр спортчы булу яшь спортчылар, тренерлары һәм спорт төрләре буенча федерацияләрнең зур уңышы, спортта алмаш әзерләүнең яхшы күрсәткече. Зур өметләр баглыйбыз, медальләр көтәбез, – дигән иде җәйге Универсиада уеннары алдыннан Татарстанның спорт министры Владимир Леонов.

Өметләр акланды: Татарстанга 10 (2-3-5) медаль кайта!

АЛТЫННАР: Григорий Тарасевич (йөзү – 100 метр, аркада); Егор Куимов (йөзү – 100 метр, баттерфляй).

КӨМЕШЛӘР: Григорий Тарасевич белән Егор Куимов (йөзү – 4х100 метр, эстафета); Григорий Тарасевич (йөзү – 200 метр, аркада); Ирина Приходько (йөзү – 800 метр, ирекле ысул).

БРОНЗАЛАР: Саъди Исмаилов – 2 медаль ( өстәл теннисында микст һәм ялгыз чыгыш); Григорий Тарасевич (йөзү – 50 метр, аркада); Карина Шкляр (суга сикерү – 3 метр, трамплин); Ирина Приходько (йөзү – 4х200 метр, эстафета).

Медальләр саны артырга да мөмкин – Универсиадада Татарстан спортчылары тхэквондо һәм волейбол, су тубы кебек командалы уеннарда чыгышын дәвам итә.




Медальле спортчылар турында белешмә:


Григорий Тарасевич
1995 елның 1 августында Омскида туган. Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә белем ала.



Егор Куимов
1999 елның 4 июлендә Казанда туган. ТИСБИда белем ала, “Синтез” су спорты төрләре клубы өчен чыгыш ясый.



Ирина Приходько
1998 елның 29 ноябрендә Чаллыда туган. Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә белем ала.



Саъди Исмаилов
1996 елның 4 ноябрендә Таджикстанның Дүшәнбе шәһәрендә туган. Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә белем ала.



Карина Шкляр
2000 елның 26 сентябрендә Мәскәү өлкәсендә туган. Казан олимпия резервы училищесы шәкерте.







Россия данын яклаучы Татарстан спортчылары:


Александр Белевцев, Карина Шкляр – суга сикерү; Рафаэль Камалов, Булат Габделбәров – тхэвондо; Алина Новикова, Елизавета Зайцева – баскетбол; Игорь Чирков, Эмиль Зиннуров – су тубы; Саъди Исмаилов – өстәл теннисы, Андрей Сумрачевский, Алексей Кононов – волейбол; Тимур Кыямов – теннис; Регина Шакирова, Сергей Демин – стендка ату; Эрнест Мәкъсүмов, Григорий Тарасевич, Ирина Приходько һәм Егор Куимов – йөзү.

P.S. Уеннарда 18 спорт төре буенча 222 комплект медаль уйнатыла. Россия данын 51 төбәкнең 100 уку йортында белем алучы 275 спортчы яклый. Иң күп санлы командалар – Мәскәү (61 спортчы), Санкт-Петербург (27), Мәскәү өлкәсе (27), Краснодар крае (25) һәм Татарстан (18). Универсиадада 170 илдән 8 меңләп студент-спортчы көч сынаша.

Медальләр исәбендә Россия җыелмасы әлегә 6нчы урында.

Фәрит Салихов


Фото: minsport.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев