Логотип Идель
Спорт

ТОННА ЯРЫМЛЫК ЧӘК-ЧӘК, УҢАЙЛЫ БӘДРӘФ ҺӘМ ФУТБОЛ

Футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерлек Казанның кайбер урыннарында тормышны баштанаяк үзгәртте – “Казан” гаилә үзәгендә язылышырга теләүче парлар туйларын көзгә кадәр кичектереп торырга мәҗбүр булды, Бондаренко урамы буйлап, ниһаять, “кәсә”гә таба юл салынды, ә “Кәҗә бистәсе” метро станциясе янында җәннәт почмагы коралар... Футбол стадионда, ә мәшәкате аның тирә-ягында бара икән ул. Сүзебез – Җанатарлар фестивале турында.

Җанатарлар фестивале – ул нәрсә?


“Дөнья чемпионатына әзерлек безгә кайбер җаваплылыклар да йөкли. Шуларның берсе – Җанатарлар фестивален оештыру. Ул мәҗбүри чара”, – дип ачыклык кертте матбугат вәкилләре белән очрашу вакытында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

“ЯЛКЫН” БЕЛЕШМӘСЕ: Казанда FIFA Җанатарлары фестиваль мәйданчыгы “Казан” гаилә үзәге янында урын ала. Ул берьюлы 25 мең кешене үзенә кабул итеп алу мөмкинлегенә ия.

– Бу – Чемпионат вакытында футбол матчларын стадионнан читтә карар өчен бердәнбер рәсми мәйданчык. Җанатарлар фестивален оештыру урыны буларак әлеге мәйданчык барлык җавалы оешмалар тарафыннан да хупланды, FIFA рәсми инспекциясе һәм “Россия-2018” оештыру комитеты тарафыннан берничә тапкыр тест узды, – ди Ләйлә Фазлыева.

ӨСТЕНЛЕГЕ: Казанда әлеге чара өчен моннан да яхшы җирлек табуы кыен – елга буе, матур, ямьле урын һәм истәлекле урыннарыбызның берсе.

Мәйданчыкта ниләр бар?


Фестиваль өчен мәйданчыкны әзерләү билгеләнгән график буенча бара. Өлгерәбез!” – дип ышандырды Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов.

Җанатарлар фестивале өчен урын берничә зонага бүленә. Әйтик, беренче зонада кунакларны тикшереп кертү пункты, рәсми атрибутика һәм милли сувенирлар кибете, үзәк сәхнә урын алачак. Икенче зона төп игътибарны балаларның актив ялына юнәлтә. Биредә алар туп тибә, төрле осталык классларында, төрле бәйгеләрдә катнаша ала.

Икенче зонада төп туклану урыны – ресторан комплексы да урын ала. Анда футбол матчлары өчен хас ризыклар гына түгел, милли ризыкларга да урын бирелә. Ә озын чиратлардан котылу өчен берьюлы 36 (!) касса эшлиячәк.

Биредә матбугат вәкилләре өчен мәйданчык, куркынычсызлык штабы, волонтерлар үзәге (ә аларның саны – 220 кеше), саклау камералары да урын алган.

БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ: футбол матчлары ике экран аша трансляцияләнә. Аның берсе 144 квадрат метр зурлыкта, икенчесе кечерәк.

Кайчан эшли?


Җанатарлар фестивале Чемпионат старт алган 14 июньдә ачыла һәм финал матчы көне белән 15 июльдә төгәлләнә. Шул ук вакытта 6 ял көне дә каралган: алар – 29 июнь, 5, 8, 9, 12 һәм 13 июль көннәренә билгеләнгән.

Фестивальгә керү бушлай һәм моның өчен FAN ID – җанатар паспорты да, билет та соралмый.

Шаккаткыч булачак!


Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты фестиваль кысаларында 1,5 тонна авырлыкта, футбол тубын хәтерләткән чәк-чәк әзерләргә җыена. Бу серне Дамир Фәттахов чиште. Хәтта чәк-чәкне Гиннеслар рекорды китабына кертү мәсьәләсе дә карала икән. Кыскасы, шул көнгә 25 мең кеше сыярлык мәйданчыкны тутыра һәм милли ризыкны тигез итеп бүлә алсак, һәрберебезгә 60 грамм чәк-чәк тиячәк. Начар булмас иде!

Моннан тыш фестиваль мәдәни программаларга да бай булачак. Фестиваль кунаклары өчен ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан Дәүләт камера хоры, “Казан” бию ансамбле, ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм башкаларның чыгышын тамаша кылып булачак.

Фестивальдән ни кала?


Чемпионат узар, ә аңа әзерлек, аерым алганда Җанатарлар фестивале уздыру өчен башкарылган эш нәтиҗәсе Казанның үзендә калачак. Дамир Фәттахов шундый фикерне алга сөрә.

ҖАНАТАРЛАР ФЕСТИВАЛЕ КАЛДЫРАЧАК МИРАС ИСЕМЛЕГЕ: күзгә ярылып ятмаган техник һәм оештыру инфраструктурасы; “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән “Казан” гаилә үзәгенә кадәр илтүче капиталь төзекләндерелгән җәяүле зонасы; Чистай урамыннан С.Хәким урамына чыккан дүрт полосалы ярты чакрым озынлыктагы тротуарлары белән автомобиль юлы.

Сүз уңаеннан, төзекләндерелү эшләре алып барылу сәбәпле Декабристлар урамында Әфганчылар истәлегенә урнаштырылган һәйкәл урынын үзгәртә – Җиңү паркына күчә.

Бала белән килү куркыныч түгелме?


Җанатарлар җыелган урында тәртипсезлек тә хөкем сөрә. Моны яшерергә ярамый. Әмма Казандагы Җанатарлар фестивалендә түгел. Спикерлар шулай дип ышандыра.

КУРКЫНЫЧ ТҮГЕЛ: фестивальгә җентекләп тикшереп кертәчәкләр; тәртипне 800 полиция хезмәткәре саклый; биредә FIFA рәсми партнеры тәкъдим иткән сырадан тыш исерткеч эчемлек кертелми һәм... рәсми атрибутикадан тыш тавыш-гауга чыгара торган сувенирлар да сатылмый.

Соңгысы бигрәк тә актуаль. Игътибар итсәгез, интернет челтәрендә сыбызгы капкан матрешкалар пәйда булды. “Алар бездә сатылмаячак һәм боларны без уйлап тапмадык”, – диде Фазлыева.






...Фестивальдә уңайлы булачак. Мәйданның сыйдырылышлыгы һәм кеше саныннан чыгып, дөресрәге таләпләргә туры китереп, уңайлы бәдрәфләр дә урнаштырыла, диелде. Каләм әһелләре соравыннан соң хәтта аларны мөселманнар өчен уңайлылыклар белән тәэмин итәргә дә ышандырдылар. Кыскасы, барысы да ял, кунаклар һәм футбол өчен!

Фәрит САЛИХОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев