Логотип Идель
Спорт

ТАТАР КӨРӘШЕН ГОЛЛАНДИЯДӘ ТАНЫТАЛАР

Голландиядә Европа спорты өчен барлык төр уеннар (“European Sports for All Games”) дип аталган фестиваль ачылды. Анда безнең татар көрәшен дә күрсәтәчәкләр. Бу хакта "Ялкын" хәбәрчесенә Голландиядән "Ак Барс" балалар һәм яшүсмерләр спорт көрәш мәктәбе директоры, көрәш буенча дөнья чемпионы һәм дөнья кубогы иясе, көрәш һәм билбау көрәше буенча Россиянең спорт остасы Азат Нурмөхәммәтов җиткерде.

– Әлеге фестиваль Голландиянең биш-алты шәһәрендә узачак. Ачылышы булды инде. Анда катнашучыларны кораб, яхта һәм көймәләргә утыртып, шәһәр буйлап йөрттеләр. Парадның озынлыгы биш-алты чакрымга сузылгандыр. Шунысына игътибар итек: биредә әлеге фестивальне кызыксынып күзәтәләр. Тамашачылар саны бик күп иде, – диде Азат безгә.



Аның сүзләренчә, Россия вәкилләре фестиваль кысаларында 5 спорт төрен тәкъдим итәчәк. Үзебезнең көрәштән тыш самбо, якутларның таяк тартышы, Бурятиянең бер көрәш төре һәм ук тарту төрләре кергән.

– Берничә көн күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итәчәкбез, – диде Азат Нурмөхәммәтов. – Килгән кунаклар өчен көрәш буенча кечкенә генә ярыш ясарга да җыенабыз.



А616





Фәрит САЛИХОВ
Фотолар: Азат Нурмөхәммәтовның

шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев