Логотип Идель
Спорт

ТАТАР КӨРӘШЕ: кичәгесе – бүгенгә, бу көннеке – иртәгәгә ярамый

Татарның берничә көрәшчесе допинг куллана. Кемнәрме? Иң көчлеләр! Татарның бу көнгә иң титуллы һәм иң көчле көрәшчеләренең берсе Раил Нургалиевтан шундыйрак мәсьәлә сезгә. Җавабын Раил генә белә. Татарстанның Спорт министрлыгында уздырылган түгәрәк өстәл вакытында яңгыраган фикерләрнең күпчелеге менә шундый буталчык юллар белән чишелешкә барырга тиешле эзен югалтты. Хәер, өр-яңа баштан сөйлик әле...

 Түгәрәк өстәл ник шакмаклы?

Сабантуйлар төгәлләнгәч, бил алышулар яңа сезонга кадәр бераз тынып торган вакытта, көрәш җәмәгатьчелеге “Татар көрәше: кичә, бүген, иртәгә”, дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшеп алырга булды. “Сөйләшер сүзләр шактый җыелды, – диде спорт министрының беренче урынбасары, әлеге очрашуны оештыруда башлап йөргән Хәлил Шәйхетдинов. – Көрәшчеләрнең үз фикере, тамашачыларныкы башка, журналистларның да үз әйтер сүзләре бар”.

Әмма түгәрәк өстәлгә чакырылган Россия көрәш федерациясе вәкилләре, көрәшчеләр, үткен фикерле җанатарлар гына юк иде. Моны Хәлил әфәнде дә хупламады.



– Өстәл шакмаклыга әйләнгән бит. Түрдә мин утырырга тиеш түгел идем, – диде ул.

Ахыр чиктә түрәнең телефонын эшкә җигү көрәшче Раил Нургалиевны сөйләшүгә китертә алды, әмма федерация вәкилләрен селкетеп булмады. Сөйләшү “шакмаклы өстәл” артында дәвам итте.

 Профессиональ һәм массакүләм көрәш турында

Татарстан Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллинның Россиякүләм ярышларда күпчелек җиңүне республика көрәшчеләре яулавы, безнең 15ләп районда көрәшнең  бик нык алга китүе турындагы сүзләре, “Ак Барс” көрәш сарае директорының беренче урынбасары, Россия көрәш җыелмасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдиновның кайбер илләрдә көндәшлеккә сәләтле батырлар пәйда булуы хакындагы фикерләреннән соң бу көннең иң актуаль проблемасы баш калкытты. Татарстанда массакүләм көрәш ник юкка чыкты? Җавап бертавыштан хупланды: профессиональ спорт аяк чала. Әлеге фикер белән күпләр килешә, әмма келәмгә якын булганнар өчен профессиональ спорт та кадерле. Чөнки анысы дөнья күләменә чыгарга ярдәм итә, халыкара дәрәҗәдәге исемнәр бирә. Ләкин татар көрәшенең тамырына балта чабу, миллилеген, төп асылын юкка чыгару бәрабәренә. Нәтиҗәдә авыл Сабантуйларында профессиональ саналган биш-алты көрәшчедән тыш көрәшергә кеше калмады.



– Сабантуйларда профессиональ булмаганнарны (ә алар спорт остасы дәрәҗәсенә ирешмәгән, район җыелма командасы составында йөрмәүчеләр) аерым көрәштерергә кирәк, – дип фикер белдерде соңгы елларда көрәш җәмәгатьчелеге белән социаль челтәрләр аша актив эш итүче Рөстәм Зарипов. – Көрәшкә мәхәббәт уяту өчен һәр Сабантуен балалар бакчасы яшендәге сабыйларны көрәштерүдән башлар идем. Мәйданга чыккан һәрберсенә кечкенә генә бүләк биреп.

Фикер әйтелде, мыекка да чорналды кебек. Әмма түгәрәк өстәл артындагыларның игътибары очрашуга тоткарланып килгән Раил Нургалиевка юнәлде. Хәлил абыйсы керә-керешкә үк сорауга күмде бит үзен.

 Сөйләшеп батыр калу турында

Раил Нургалиевның Федераль Сабантуенда 7 ел рәттән батыр калып, тарихка керү мөмкинлеге бар иде. Хәлил Шәйхетдинов шундый фикердә. Бу урында шул елларның баш батырларын кабат искә төшерик:

2013 ел – Төмән – Раил Нургалиев.

2014 ел – Томск – Раил Мараков.

2015 ел – Красноярск – Муса Галләмов.

2016 ел – Түбән Новгород – Рөстәм Садыйков.

2017 ел – Әстерхан – Раил Нургалиев.

2018 ел – Чабаксар – Муса Галләмов.

2019 ел – Новосибирск – Раил Нургалиев.

– Раил, ул елларда син әлеге Сабантуйларның баш батыры булырга лаек идең. Сәбәп нидә? Әллә ул елларда сине дөрестән дә Раил Мараков, Муса Галләмов кебек көрәшчеләр ота идеме? – дип сорау кабыргасы белән куелды.


Шуны гына көткәндәй сүз келәмдәге “договорняклар”, ягъни алдан килешеп куюларга барып тоташты. Көрәшчеләрнең аерым вакытта формасы төрлечә булуын сылтау итәргә маташса да, азактан Раил дә Сабантуйларда сөйләшүләрнең булуын яшермәде. “Бер көрәшче дә имгәнергә теләми. Сөйләшүләр була. Әмма рәсми ярышларда үземнең бер тапкыр да сөйләшеп көрәшкән юк”.

Келәм читендә алдан сөйләшеп, тамашачылар алдында спектакль куюдан котылып буламы соң? Күпләр котылу юлының булмавы белән килеште. Хәзер инде көрәшчеләрнең горурлыкларына тию генә дә тәэсир итми кебек. “Батырның гомере кыска ул. Җиңеп, горур рәвештә келәмнән китәрлек булсын”, – дип үгетләп карадылар Раилне. “Китмим әле, өч ел көрәшәм”, – диде Раил сүзне читкә борып.

Әлеге проблемага Балтачның спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинның уенын-чынын кушып әйткән сүзләре нокта куйды.

– Сабантуйларда сөйләшеп көрәшүләр булыр инде ул. Сөйләшсәгез дә, халык аңламаслык булсын. Кәрим Тинчурин театрыннан режиссер алып килеп, спектакль куярга өйрәнегез, – диде ул.

 Көрәштә акча булмау турында

Режиссер яллап булмас анысы. Чөнки көрәштә акча азрак, диләр. Әлеге фикерне Раил Нургалиев җиткерде. Килешәбез, көрәшкә хоккей, яисә футболдагы кебек акча бирелми. Ничек кенә шулай булуын теләсәк тә. Журналист Айдар Шәймәрданов әйтмешли, көрәштә югары үрләр яулау кыйммәткә төшә бит. Даими шөгыльләнмәсәң, протеиннар кулланмасаң, формада торуы кыен икән хәзер. Сабантуена элеккеге кебек йомырка эчеп көч туплаулар бетеп бара. Әллә йомырка кыйммәтләнде, әллә искелек калдыгына әйләнде шунда, белмәссең.

Ләкин фикер башка. Көрәштә акча юк, дигән сүзне көннең җиңелмәс батыры Раил Нургалиев әйтте. “Татарстанда башка көрәш төрләре белән шөгыльләнүчеләр, республика ярышларында җиңү яуласа да, татар көрәшчеләре кадәр акча эшли алмый, – диде безгә соңыннан Фәрит Шәйхетдинов. – Әле Сабантуйлары да безнең көрәшчеләргә өстәм керем урыны бит”. Кызык өчен генә Раилнең соңгы елдагы уңышларын барладык – көрәш буенча 6 рәсми ярышның өчесендә (шуның берсе саллы гына приз фонды булган Дөнья чемпионаты) – чемпион калган, ике – көмеш һәм бер бронза яулаган. Алардан тыш Биектау район Сабантуенда яулаган машина да бар. Анысының бәясен бер елга бүлсәкме?! Уртача 30 мең сумлык хезмәт хакы дигән сүз. Самбочылар ишетә күрмәсен!



...Протеин димәктән, тыелган матдәләр турында да сүз булуын әйткән идек. “Сәләтең, әзерлегең булмаса, агу эчсәң дә булышмый, – ди Раил Нургалиев. – Мин кулланмыйм. Кулланучылар бар. Кемнәрме? Кемнәр көчле көрәшә – шулар”, – дип тә өстәде.

 Безнең фикерләр турында

Татар көрәшен үстерергә булышлык итә торган фикерләребезне без фәкыйрегез дә җиткерде. Язып алдылар кебек:

Көрәшчеләрнең рейтингын булдырырга кирәк: республика ярышларында җиңүгә өмете булмаса да, һәр көрәшчегә этәргеч ясау өчен. Ахыр чиктә әлеге рейтингны җирәбә ясаганда да кулланырга була – югары баскычтагылар ярыш азагында үзара көрәшсен, финал кызыграк булсын өчен.

Ветераннар көрәшен җайга салырга вакыт җитте: легендар көрәшчеләрне таныту, аларны сәламәт яшәү рәвешеннән тайпылдырмау, йөрәктәге дәртләрен басар һәм келәмнән җибәрмәс өчен. Шуңа да ветераннар категориясе 50 яшьтән түгел, күпкә иртәрәк башланырга һәм берничә төркемгә бүленергә тиеш. Күпчелек көрәшче 35 яшьтән соң сөлгесен ташлый һәм 50гә җиткәнне көтәргә инде “кәефе” калмый.

Иң яхшы көрәш мәктәбен ачыклау өчен өстәмә турнир кирәк: һәм анда район данын республика күләмендә тәгаен бер мәктәп көрәшчеләре генә якларга, җиңүчеләр саллы гына бүләккә лаек булырга тиеш. Ни өченме? Мәктәпләрдә сәламәтлеге яхшы булган һәр малай көрәшсен өчен. Кызганыч, бүген көрәш авылларда да беренче номерлы спорт түгел инде. Ә безнең һәр малайга БҮГЕН сөлге тоттырып карыйсы килә. Нәкъ менә КИЧӘге кебек. КИЛӘЧӘКтә көрәшнең үсеше булсын өчен.


     


Фәрит САЛИХОВ

Әлеге очрашуны оештырырга этәргән вакыйга турында укыгыз:

 

«Рөстәм абый, бирмә машина!» яки Федераль Сабантуйдан соң уйланулар…

 

 

19 ЧЕМПИОНГА – 1 ТӘКӘ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев