Логотип Идель
Спорт

ТӘКӘСЕЗ САБАН ТУЕ: ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫ НИ ӨЧЕН МИҢГӘРДӘ УЗА?

16 июньдә Саба районы Миңгәр авылы Сабан туе кысаларында көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак. Дөньякүләм ярыш Сабан туеның миллилегенә тискәре йогынты ясамасмы? Оештыручылар авызыннан, татар көрәшендә хатын-кызлар да бил алышырга тиеш, дигән сүзне ишеткәч, әлеге сорауга тәгаен генә җавап бирүе дә кыен.

“Миңгәрдәме? Урыны шундый”


Көрәшчеләрнең килү-китүләре һәм бил алышулары белән әлеге чара өч көнгә сузылачак. Спортчылар инде Казанга кичә үк килә башлаган. Теркәлү өлеше Казанда уза, аннары аларны Саба якларында каршы алачаклар. Шуннан чират Миңгәр авылына, Мишә елгасы буендагы Сабан туена җитә... Ә андагы Сабан туеның даны еракларга таралган.

– Дөнья чемпионаты мәйданчыгы өчен ни өчен Миңгәр авылы Сабан туе сайландымы? Урыны шундый – биредә инфраструктура мөмкинлек бирә, милли колоритны һәм мәдәниятебезне күрсәтә алабыз, – дип фикерләре белән уртаклашты матбугат вәкилләре белән очрашуда Халыкара көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов. – Без моңа 20 ел әзерләндек – биредә инде егерменче тапкыр Сабан туе уза. Урынның яктыртылу дәрәҗәсе дә кичке сәгатьләрдә ярышлар уздыру таләпләренә җавап бирә, мәдәни программа да бай, белгечләр дә тәҗрибәле. Җирлектә дөнья чемпионаты әле беренче тапкыр гына узса да, узган ел Миңгәрдә 22 илдән килгән көрәшче Дөнья кубогы ярышларында бил алышкан иде инде. Кыскасы, бу эшкә җитди карыйбыз.

Халыкара дәрәҗәдә эш бармый


Көрәш буенча дөнья чемпионатының 2009 елда – Литваның Шауляй шәһәрендә, 2010 һәм 2015 елларда Казанда узганы булды. Иң зур дәрәҗә, әлбәттә, көрәшнең 2013 елгы Универсиада программасына кертелүе булды.

– Универсиададан соң көрәш рәсми спорт төре булды, аккредитация уздык, Россия күләмендә даими рәвештә ярышлар уздырып киләбез. Бүген инде безнең спорт остасы исеме бирүче һәм иҗтимагый башлангыч белән оештырыла торган ярышларыбыз, 22 төбәктә федерациябез бар. Ил күләмендә начар эш алып барылмый. Моны Россия Спорт министрлыгы җитәкчеләре дә уңай бәяли. Ә менә халыкара дәрәҗәдә, танырга кирәк, начар эшлибез, – ди Җәүдәт Миңнәхмәтов.



Аның сүзләренчә, алга куелган максатка ирешү – көрәшне Олимпия уеннарына кертү өчен 70-80 илдә, дүрт континентта да көрәш федерациясе эшләргә, даими рәвештә дөнья чемпионатлары узарга тиеш. Ә бүген алты илдә генә федерация эшчәнлек алып бара. Нәрсә тоткарлыймы? Даими иганәчеләр һәм хакимият тарафыннан игътибар булмау, диде федерация җитәкчесе.

– Румыния халыкара ассоциациягә кермәкче була. Ел саен бездә 30лап көрәш ярышы уза. Спорт төрен алга таба үстермәкче, Россия федерациясе белән тыгыә элемтә булдырырга телибез, – дип җиткерде Румыния вәкиле Наим Бельджин.

Ә 3 меңләп кешесе инде бүген үк көрәш белән шөгыльләнгән Кырымда 2019 елда чемпионат уздырырга теләкләре булуын җиткерделәр.

Бүләкләр саллы


Шунысы кызык: федерацияләр саны аз булса да, көрәш буенча дөнья чемпионатында 42 ил катнашырга теләк белдергән.

– Мавыктыргыч спорт төре бит. Моңа кайбер көрәш элементларын үзгәртү нәтиҗәсендә ирештек. Келәмдә бил алышканда имгәнү очраклары да аз. Төгәл суммасын әйтмим, әмма 7 авырлык үлчәвендә дә 1-4 урын алучыларга саллы бүләкләр дә әзерләнде, – дип сөйли Җәүдәт Миңнәхмәтов.

Сабан туе тәкәсез булыр, мөгаен. Чөнки баш батыр ачыкланмаячак икән. Хәер, татар көрәшендә хатын-кызларны көрәштереп, җиңүчегә кәҗә бүләк иткән еллар да булгалады. Миңгәрдә дә мөгез чыгармый калмаслар әле.

Оештыручыларны бүген берни борчымый – яңгыр яуса – ипи була (көрәш келәмен махсус япма каплый), ә Казандагы футбол матчы (ул көнне “Казан Арена”да Франция-Австралия командалары уйный) чит ил кунакларын җыеп алып килергә мөмкинлек тудыра, ди алар.



...Очрашу азагында Җәүдәт әфәнденең хатын-кызлар көрәшен дә рәсми спорт төре итәргә теләге булуы турындагы сүзләре генә урынсызрак яңгырады кебек. “Спорт осталары санын арттыру өчен кирәк бу. Әнә, Күгәрчен авылында көрәшәләр бит. Һәм ир-атлардан яхшырак көрәшәләр”, – диде ул. Көрәшнең миллилеге өчен янып йөрүче каләм әһелләре генә түрә белән килешмәде. “Тарихта булмаган хәл, миллилек югала”, – диде алар. Истә тотарбыз, дигән җавап яңгырады.



P.S. Миңгәрдә бил алышулар 16 июньдә 11.00 сәгатьтә башлана. Сабан туеның төп өлеше киче 6га билгеләнгән. Бил алышулар 65, 70, 75, 80, 85, 100 һәм 130 килограммга кадәрге авырлыкта барачак. Россия данын Егор Егоян (Ханты-Манси-Төмән), Азат Нурмөхәммәтов (Татарстан), Альберт Рәхмәтуллин (Ханты-Манси-Төмән), Ренас Кәлимуллин (Татарстан), Илмир Төхвәтуллин (Татарстан), Айнур Сыртаев (Башкортстан) һәм Муса Галләмов (Мари Эл) яклаячак.

Фәрит САЛИХОВ
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев