СПОРТКА - ИНТЕРНЕТ АША

Татарстанның яңа спорт порталы ачылды. Теге яки бу секциягә йөрисең килсә, sport.tatarstan.ru порталына кер.

Республиканың sport.tatarstan.ru дип аталган порталы – Татарстанның Яшьләр эшләре проекты. Монда дәүләт һәм муниципаль балалар-яшүсмерләр мәктәпләре, спорт объектлары турында тулырак мәгълүмат белергә мөмкин булачак.

Хәзер әлеге сайт республика районнарындагы спорт объектлары турындагы мәгълүмат белән тулыландырыла. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Саба районнары, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе бу эшкә беренчеләрдән булып тотынган.

Бүген порталда республикадагы 270 спорт объекты турында мәгълүмат бар. Алар арасына боз сарайлары, бассейннар, спорт заллары, спорт мәктәпләре кергән. Киләчәктә универсаль спорт мәйданчыклары, хоккей тартмалары турында мәгълүмат та булачак. 3 ай дәвамында портал тест режимында эшләячәк.

Порталда һәркем үзенең теләге, ихтыяжына карап, спорт объектына сайлый ала:

– балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре;

– әле генә спорт белән кызыксына башлаучылар өчен юнәлтелгән объектлар;

– мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен яраклаштырылган спорт объектлары.
Мондый порталлар Россиядә әлегә юк.

Татарстанда хәзергә 10 меңнән артык спорт объекты бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2671
    0
    16
  • 6 сентябрь 2020 - 13:31
    МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ "Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
    889
    0
    2
  • 13 сентябрь 2020 - 13:56
    КАЛАЙЧЫ КӘЛҮК Җиңел сөякле бабай, аягына эрҗинкә галушларын киеп алды да болдыр баскычыннан җәһәт кенә ишегалды чирәменә төште. Тагын бер кинәнеп арлы-бирле йөренгәләде. Алгысый иде аның күңеле, очына иде. Менә нидер эшлисе генә килеп тора бит. Ниндидер бер гайре табигый эш. Әмма дә ләкин файдалы эш булсын иде ул. Тиктомалдан чуарланып йөрергә яшь-җилкенчәк түгел лә ул! Хәкимәсе: «Вәт маладис, картым! Вәт булдыргансың, атасы!» – дип әйтерлек булсын. Мактаганны ярата ул. 
    742
    0
    5

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019