Логотип Идель
Спорт

СПОРТ 2016: ИҢ-ИҢНӘР

«ЯЛКЫН»НЫҢ ШӘП ЖУРНАЛ ИКӘНЕН СЕЗ ИНДЕ МИН ӘЙТМӘСӘМ ДӘ БЕЛӘСЕЗ. Ә МЕНӘ СПОРТ ӨЛКӘСЕНДӘ 2016 ЕЛДА НИНДИ ВАКЫЙГАЛАР ИҢ-ИҢНӘРЕ БУЛДЫ ИКӘН? ҮТЕП КИТКӘН ЕЛНЫҢ СПОРТ НӘТИҖӘЛӘРЕ - БЕЗНЕҢ РЕЙТИНГТА. ИСЕМЛЕКНЕҢ АЗАГЫННАН БАШЛЫЙБЫЗ



5нче урын. Шахмат. 2016 ел спорт вакыйгаларына бай булды. Футбол дисеңме, җәйге спорт төрләреме, хоккеймы – барысы буенча да дәрәҗәле чемпионатлар, беренчелекләр узды. Ләкин елның иң шау-шулы, иң резонанслы вакыйгаларның берсе... шах- мат өлкәсендә булды. Хәтта уен кагыйдәләрен белмәгән, шахмат турында аның шахмат дип аталуын гына белүчеләр дә телевизор- лары каршында ике атна дәвамында түсемсезләнеп Нью-Йоркта узучы матчның трансляциясен көттеләр. Шахматка карата кинәттән генә кызыксыну уяну бик гади аңлатыла – дөнья шах- мат коронасы өчен барган уенда безнең якташ Сергей Карякин катнашты. Ни кызганыч, претендент ролендәге россияле гросс- мейстер Алехин, Таль, Каспаров, Карпов традицияләрен дәвам итеп, дөнья чемпионы исеменә лаек була алмады. 12 төп парти- я нәтиҗәләре – ничья. Тай-брейктан (кыскартылган партия) соң гамәлдәге чемпион норвегияле Магнус Карлсен чемпион исемен саклап кала алды. Ләкин Сергей бик уңышлы, көчле уен күрсәтте. Шахмат суперйолдызы Карлсен белән тиңдәшләрчә уйнау – маркетинг, дөньякүләм танылу өчен дә яхшы мөмкинлек булды. Матчтан кайтканнан соң узган Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда Президент та юкка гына: «Сергей – чын көрәшче, аның зур җиңүләре әле алда» – дип әйтмәде. 4нче урын. Татарстан командалары. Татарстанның ике төп уен командасының шактый уңышсыз уены. 2016 елда һәм «Рубин», һәм «Ак Барс» нәтиҗәләре белән дә, матур уен күрсәтеп тә милләттәш җанатарларын шатландыра алмадылар. Хоккейчылар Зиннәтулла Билалетдинов осталыгы, тәҗрибәсе ярдәмендә уңышка ирешер дигән ышаныч иң якын дошманна- рыбыз/дусларыбыз/тугандаш «Салават Юлаев» корган диварга бәрелеп, чәлпәрәмә килде. Футболчылар күп еллар дәвамында команданы җитәкләп барган Корбан Бердыев китүеннән соң, һаман аңга килә алмый- ча, уртача гына уен күрсәтеп, ниһаять, таблицаның уенга туры килә торган урынында урнаштылар. Яңа сезонга «Рубин» шулай да яңа тренер һәм яңа өметләр белән керде. Әлегә очколар са- ны бик күп булмаса да, әкренләп яңа уенчылар яңа тренерның ниләр кушканын аңлый башладылар булса кирәк. Чемпионатның соңгы өлеше уен сыйфаты ягыннан Казан җанатарларына шак- тый шатлык китерде. Уңышсыз елдан соң да ике команда җанатарларының саны арту – күңелле күренеш.



3нче урын. Казан. Казан – Россиянең спорт башкаласы. Моның шулай икәнен без инде болай да белә идек. Быел менә тагын бер инандык. Төрле яшьтәге, статустагы спорстменнар арасында  быел Казанда фигуралы шуу, гимнастика, йөзү, суга сикерү, хок- кей, керлинг, стендлы ату, дзюдо, бадминтон һ.б. спорт төрләре буенча дөнья, Европа, ил беренчелекләре, чемпионатлары узды. Россиядә мондый күрсәткеч бер шәһәрдә дә юк. Ярышларның күбесе белән сез «Ялкын» битләрендәге репортажлардан танышып бардыгыз. Яңа елда да спорт өлкәсендәге вакыйгалар һәм алар турындагы материаллар кимемәс дип ышанасы килә.

2нче урын. Допинг. Тискәре вакыйга. Әмма аның дөньяда никадәр тавыш кузгатканын исәпкә алсак, ел рейтингына кертми булмый. Россия атлетларының куркыныч төшләрендә ишетә торган сүзләре – Допинг. Мельдоний скандалы, #Россиятенниссимволыһәмөмете Мария Шәрапова дисква- лификациясе, җиңел атлетика вәкилләренең тулы составта Рио-де-Жанейрода узган җәйге Олимпия уеннарыннан мәхрүм калуы, Россия паралимпия җыелмасының тулы составта Олим- пиададан читләштерелүе, Россия территориясендә Федераль Куркынычсызлык Хезмәте (ФСБ) катнашында допинг куллану һәм спортчыларны аклау системасы булдырылу, Ричард Макларен доклады, Сочида узган Олимпия уеннары чемпион- нарын допинг файдалануда фаш итү һ.б., һ.б. Кемгә ничектер, әмма миндә бу кадәрле дәлилле негатив бары Европа илләре һәм АКШның Россиягә Крым хәлләре өчен үче генә дигән рәсми карашка соңгы ышаныч бөртекләрен бе- терде. Бу, җәмәгать, үз җанатарларыңның битенә төкерү һәм рейтингның икенче урыны.

1нче урын. Рио-2016. Кешелекнең иң мөһим, иң рейтинглы, иң дәрәҗәле спорт уеннары. Кызганыч, Бразилиядә узган бу Олим- пия уеннары шатлыклы вакыйгалар, матур ярышлар белән генә түгел, ә йөздән артык Россия спортчыларын дисквалификацияләү белән ямьсез булып истә калды. 19 алтын медаль һәм барлык командалар арасында 4 урын – мондый шартларда бу абсолют җиңүгә тиң. Аеруча шатландырган җиңү – Евгений Трефилов җитәкчелегендәге гандболчы кызларның супер-уены һәм алтын медальләре булды. Тренерның үзе әйтүенчә, ул эшләгән методлар белән чит илдә берәрсе эшләсә, шундук төрмәгә эләгәчәк. Күрәсең, Россиядә башка төрле эшләп һәм уңышка ирешеп бул- мый.

Бонус. Узган ел ахырында Казанда дөнья футболының «босс»лары һәм күренекле вәкилләре җыелды. Сәбәбе: 2017 ел – Россиянең 4 шәһәрендә футбол сабантуе шаулап торачак. Шуның шобага салу өлеше нәкъ менә башкалабызда узды. 2017дә бәхет безгә дә татыячак – Конфедерацияләр Ку- богы уеннарының бер өлеше «Казань-Арена»да узачак. Әле өлгермәгәннәр – билетлар алырга ашыгыгыз (мин билетларны инде сатып алып куйдым). Әле кайчан Роналду, Нойер, Санчес, Нани, Браво, Очоа, Озил, Ройс һ.б. дөнья футболы йолдызларын якыннан күрергә мөминлек булачак?

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев