Логотип Идель
Спорт

ШАХМАТЧЫЛАР ЧЕМПИОНЛЫККА ДӘГЪВА КЫЛА

Иң көчле хатын-кыз шахматчылар турниры Казанда бүген “Ногай” кунакханәсендә старт ала. 

Шахмат буенча дөнья чемпионы исеменә дәгъва кылучылар турнирында иң көчле 8 хатын-кыз шахматчы – Мария Музычук (Украина), Екатерина Лагно (Россия), Александра Костенюк (Россия), Анна Музычук (Украина), Александра Горячкина (Россия), Тань Чжунъи (Кытай), Нана Дзагнидзе (Грузия) һәм Валентина Гунина (Россия) зирәклектә сынаша. Аларның бишесе рейтинг буенча сайлап алынса, калган өчесе сайланыш аза узган. 

Мондый турнирда хәтта икенче урын яулау да җиңелүгә тиң. Чөнки җиңүче Дөнья беренчелегендә гамәлдәге чемпион, Кытай шахматчысы Цзюй Вэньцзюнь белән шахмат таҗы өчен уйнаячак. Казандагы турнирның приз фонды 200 мең евро (14 миллион сум чамасы) булса, Дөнья беренчелеге матчында ул 500 мең евро (36 миллион сум) булачак. 

–Бүгенге дәгъвачылар турниры хатын-кызлар арасында шахматның яңа биеклеккә күтәрелүе турында сөйли, – дип фикерләрен җиткерде журналистлар белән матбугат очрашуында Халыкара шахмат федерациясе башкарма директоры Виорел Бологан. – Мондый система буенча дәгъвачылар турниры әле беренче тапкыр гына уза: җиңүче ир-ат шахматчыларныкы кебек ике әйләнеш уеныннан соң ачыклана. Бу азакка кадәр турнирга карата кызыксынуны киметмиячәк.



Шулай итеп, Казанда шахматчылар бер-берсе белән икешәр уен уздыра. Шулай итеп, 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк турнирның җиңүчеләре 14әр уен нәтиҗәсеннән чыгып билгеле булачак. 

Россия шахмат федерациясе башкарма директоры Марк Глуховский әлеге турнирның Казанда юкка гына узмавын билгеләп үтте. 

–Казан – шахмат шәһәре. Биредә Европа чемпионатын откан команда бар, шушы көннәрдә Рәшит Нәҗметдинов мемориалы старт алды һәм анда 200ләп шахматчы катнаша. Дәгъвачылар турнирына килгәндә, аның кабат Казанга кайтуын билгеләп үтәр идем – 2011 елда шундый ук турнир ир-атлар арасында биредә үткәрелде, – диде Марк Глуховский.

Зур турнирлар димәктән, 1999 елда Казанда Алисә Галләмова белән Се Цзюнь арасында матчны да яхшы хәтерлибез. Кызганыч, дәгъвачылар турнирында катнашырлык шахматчыларыбыз әлегә күренми. 



–Яңа Алисәләребез пәйда булачагына ышанам, – диде Татарстан Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. – Чөнки яшьләр арасында күрсәткечләребез югары. Шахмат белән шөгыльләнүчеләр саны арта бара. Андыйлар Казанда гына түгел, Чаллы шәһәрендә, Саба, Кукмара һәм башка районнарда да бар.

...Бүген, 31 майда беренче уеннар уза: шахмат тактасы артында В.Гунина- Е.Лагно, А.Костенюк-А.Горячкина, Н.Дзагнидзе-Тань Чжунъи һәм апа- сеңел – Анна Музычук белән Мария Музычук очраша. 

Ә шахмат сөючеләрне Бауман урамында махсус чатыр янында көтәләр. Анда  кунакханә залындагы уеннарны шәрехләп барачаклар. танылган гроссмейстерлар белән уйнап карау мөмкинлеге дә туа. 





Фәрит Салихов


Фотолар: www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев