Логотип Идель
Спорт

"САТАСЫ КИЛМӘГӘН ИДЕ": "РУБИН" КЫШКЫ ФУТБОЛГА ӘЗЕРЛӘНӘ

17-19 март көннәрендә синоптиклар Казанда +3 градус җылы булуы көтелә, бераз яңгыр явачак дип фаразласа да, кышның әле тиз генә бирешәсенә ышанасы килми. Ни өчен мартның уртасына сикердең әле, дип гаҗәпкә калдыгызмы, дуслар?! Юкка түгел – нәкъ шушы көннәрдә кышкы тәнәфестән соң Казанга футбол әйләнеп кайтачак.

“Рубин” футболчылары кичә җылы Испаниядә җыеннарын төгәлләп, Казанга кайтып килә. Иртәгә алар башкалада “Пирамида”да җанатарлар белән очрашу оештыра. Кичке сщгат 6да башланачак чарага теркәлү әле дәвам итә.

Ә аннары 2 һәм 10 мартта читтә ил чемпионаты кысаларында “Анжи”, “Тосно” командалары белән очрашасы бар. Ә “Спартак” белән Казандагы матчның төгәл көне билгесез әле. Ул 17-19 март көннәренең берсендә узарга мөмкин.

Казан тамашасына быел берникадәр ямансу булачак. Чөнки үзебезнең татар егете Эльмир Нәбиуллин Казаннан китеп барды бит. Эльмир Нәбиуллин белән бергә ярымсакчы Магомед Оздоев та “Зенит” клубына күченде. Алар белән килешү 4,5 елга төзелгән.

Кышкы тәнәфестәге үзгәрешләр бу гына түгел, әлбәттә – “Рубин” сизелерлек яңарды. Командадан испан тренеры Хавьер Грасия вакытындагы бер төркем чит ил уенчылары китеп барды. Килүчеләр дә шактый. Танышлары да, таныш булмаганнары да бар – Кристиан Нобоа, Ивелин Попов, Павел Могилевец, Виталий Устинов, Вячеслав Подберёзкин, Игорь Коновалов Казанга күченде. Әле Румыния футболчысы Габриэль Энакены да көтәләр...

Ләкин алар футбол кырында Казан егете Эльмирга алмаш була алса да, җанатарлар күңелендә алыштыра алмаячак инде.

Ә сез “Рубин”да уйнаган Казан футболчыларының санын беләсезме? Алар күп түгел. 2003 елда премьер-лигага чыкканнан соң “Рубин” составында Казанның 6 гына үз футболчысы уйнаган – Сергей Харламов (2003 – 2004), Олег Нечаев (2003-2004), Рөстәм Хузин (2005), Ленар Гыйльмуллин (2005-2007), Руслан Мөхәммәтшин (2013-2014) һәм Эльмир Нәбиуллин (2014-2018). Хәзер инде берәү дә юк...

– Кышкы тәнәфестәге өч җыеннан да канәгатьмен: ничек планлаштырган булсак, өзеклекләр булмады. Эшлисе эшләр күп булса да, барыр юл аныкланды, – диде баш тренер Корбан Бердыев. – Трансфер компаниясен уңышлы башкардык. Бердәнбер әйбер, Эльмир белән Магомедны саклап калып булмады.

...Димәк, татар егетенең китүен тренер үзе дә теләмәгән.

– Икесе белән дә сөйләштем, калуларын сорадым. Әмма алар “Зенит”та үсеш кичерәчәкләренә ышанычларын белдерде, – ди Бердыев. – Шундый карарга килгәннәр икән, туктату да дөрес түгел.



...Эльмирны Казанда тиз генә күреп булмаячак әле – “Рубин” бу сезонда Санкт-Петербург клубына каршы ике уенны да уздырды инде. Әлеге югалтуны онытып тору өчен “Рубин”нан җиңүләргә бай уен көтәбез. Кышкы футбол җылы яктагы җыеннарга, стау-алуларга бәя бирәчәк.

Белеп тору өчен: чемпионатның 20 турыннан соң “Рубин” 23 очко белән 11 нче баскычта бара. Кышкы тәнәфестә Казан командасы 8 контроль матч уздырды – 4 тапкыр җиңде, 2 тапкыр тигез исәпкә уйнады, 2 мәртәбә оттырды.

Фәрит САЛИХОВ

Фотолар tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев