Логотип Идель
Спорт

“РУБИН” – “КРАСНОДАР” МАТЧЫ: КЫЗЫКЛЫ 7 ФАКТ

“Рубин” яңа сезонны җиңүдән башлады: Корбан Бердыев шәкертләре кичә “Казан Арена” стадионында чемпионатның узган сезонын дүртенче урында төгәлләгән “Краснодар” командасын отты – 2:1. Матчны стадионда тамаша кылган yalkyn.com хәбәрчесе очрашуның иң кызыклы фактларын барлады.

1нче факт: Смолов – герой һәм антигерой


Казанда “Краснодар” командасы капитаны Федор Смоловны сызгырып каршы алдылар һәм сызгырып озаттылар. Җылы каршы алуны аңлатмый бу – һөҗүмченең Дөнья чемпионаты вакытындагы начар уенын искә төшерү иде. Хорватиягә каршы уенда пенальти кертә алмавын Казанда әле дә онытмаганнар булып чыкты. Туп Федор Смоловның аягына килеп эләгү белән стадион умарта оясыдар гөҗләде. Федор үзе нишләде, дисезме? “Рубин” капкасына гол кертте һәм... артка ялгыш пас биреп, Сердар Азмунга гол кертергә булышты. Шул рәвешле уенның антигероена әйләнде. Хорватия ярасына Казанныкы да өстәлде...

2нче факт: ярым буш “Казан Арена”




Яңа сезон алдыннан “Казан Арена” стадионы янында Җанатарлар өчен парк ачылды, машина кую өчен бушка парковка эшләде, әмма бу гына тамашачылар санын арттырмады. “Рубин” – “Краснодар” матчын стадионда 13884 кеше тамаша кылды. Чемпионатны кабул итеп алган һәм һәр матчта аншлаг булган стадионны якшәмбе кичендә ярым буш күрү күңелле түгел иде.

Хәер, узган сезонда “Казан Арена” өч уенда гына 14 меңнән күбрәк тамашачы җыя алган. Үзгәртеп булмас кебек. Димәк, ияләнергә вакыт.

3нче факт: 5 ел көткән җиңү


“Рубин” өчен “Краснодар” иң уңайсыз көндәшләрнең берсе. Статистика шул хакта сөйли: үзара 14 очрашуда Казан футболчылары 2 тапкыр гына җиңүгә ирешкән, “Краснодар” исәбендә 10 (!) җиңү. “Рубин”ның соңгы 5 елда “Краснодар”ны отканы юк иде. Тагын бер кызыклы факт: узган сезонның беренче турында да көндәшләр Казанда очрашкан иде. Анысында шундый ук исәп белән “Краснодар” җиңү яулады. Шулай итеп, 5 ел көткән җиңү килде.

4нче факт: “Ростов” составы




Кичәге уенга “Рубин”ның старт составында кайчандыр “Ростов” өчен уйнаган 6 футболчы чыкты. Алар – Сослан Джанаев, Цезарь Навас, Павел Могилевец, Сердар Азмун, Хорен Байрамян һәм Дмитрий Полоз. Уен азагында җиденчесен дә күрдек – Сердар Азмунны алмаштырган Александр Бухаров тамашачылар алкышын яулады.

Гомумән, соңгы елда “Рубин” белән “Ростов”ның 10 уенчысы килешү төзеде. Телгә алынган уенчылардан тыш Федор Кудряшов, Владимир Гранат һәм Кристиан Нобоа шундыйлардан. Бүген Нобоадан кала барысы да “Рубин” сафларында.

5нче факт: бәйдән ычкынган Азмун


“Рубин” өчен ике голны да Сердар Азмун кертте. Гаҗәпләнерлек әйбер юк, дисезме?! Ничек кенә бар әле! Узган сезонда Азмун барлыгы 28 уенда 5 кенә гол авторы булды һәм беренче голын 20нче турда гына кертә алды. Чагыштыру өчен: узган сезонда “Рубин” өчен 5 матч уздырганнан соң башка командага күчкән Бразилия һөҗүмчесе Жонатас 4 гол авторы булган иде.

6нчы факт: Байрамян – үзебезнең Бәйрәмҗан




Кичәге уенда “Рубин”ның һәр уенчысы 100% үз мөмкинлеген күрсәтте кебек. Шулай да игътибарымны “Ростов” мәктәбе аша узган 26 яшьлек әрмән егете Хорен Байрамян җәлеп итте. Башкалардан аерып торган озын бөдрә чәче түгел, тырышлыгы һәм әрсезлеге белән. Шулай дәвам итсә, “Рубин” тамашачысының яраткан футболчысына әйләнер кебек. Инде бүген үк үзебезчә: “Алга, Бәйрәмҗан!” – дип кычкырасы килә.

7нче факт: Бердыев канәгать


Тамашачы да, “Рубин”ның баш тренеры Корбан Бердыев уеннан канәгать калды.

– Нәтиҗә һәм, гомумән, уеннан канәгатьлек бар. Әмма уенчыларның функциональ хәле төрлечә булу аркасында уен дәвамында кирәкле темпта уйнап кына булмады, – диде баш тренер.

...3 августта “Рубин” Мәскәүдә “Динамо” белән уйный.


Фәрит САЛИХОВ

Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев