Логотип Идель
Спорт

ПРЕЗИДЕНТКА ШӘП БҮЛӘК!

Татарстан чаңгычылары Россия Кубогын яулады. “Бу Кубок 1 мартта туган көнен билгеләп үтәчәк Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевичка спортчыларыбыздан бүләк булсын”, – дип билгеләп үтте ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев.

Коми Республикасында чаңгы ярышлары буенча 2018-2019 еллар сезоны Россия Кубогы финалы тәмамланды. Илнең 47 төбәгеннән 250дән артык спортчыны үзенә җыйган ярышлар Сыктывкар шәһәренең Раиса Сметанина исемендәге республика чаңгы комплексында узды.

Әлеге җиңү – командалы эш нәтиҗәсе. Спортчыларыбыз өчен җан атарга һәм аларның уңышларына бергә сөенергә дип Илшат Фәрдиев үзе дә ярышлар булган урынга килгән иде. Биредә ул спортчылар һәм тренерлар белән очрашып, аларга Россия Кубогы финалының соңгы көннәрендә уңышлар теләде.

Шунысын да әйтергә кирәк: Татарстан чаңгычыларының Россия кубогын икенче тапкыр яулавы. 2017 елдагы беренче уңыштан соң узган сезонда җиңүне кулдан ычкындырдык һәм Кубокны Татарстанга кайтаруны төп максат итеп куйдык.

– Республикага Кубок кайтардык. Бу – бик кыйммәтле җиңү! – диде Илшат Фәрдиев. – Федерациянең уңышлары зур бер команда – спортчылар, сервис күрсәтүчеләр, тренерлар, табибларның уртак эше. Татарстан Президентының да зур ярдәмен тоябыз. Монысы да бик мөһим. Безнең алга куелган Олимпия медальләрен оту, ил чемпионы исемен яулау кебек бурычлар үтәлде инде. Хәзер призлы урыннарны даими яулап, алга таба хәрәкәт итү.

...Россия кубогы ярышларындагы җиңүгә килгәндә, Татарстан чаңгычылары өстенлекне беренче этапта ук үз кулларына алды һәм азакка кадәр шул тизлекне киметмәде. Инде финал ярышлары тәмамланырга бер көн кала ук Татарстанның җиңү яулавы билгеле булды. Безнең чаңгычылар ярышларда 3950 очко җыйса, үкчәгә басырга тырышкан, әмма якын да килә алмаган Коми республикасы командасының 2098 очкосы бар. Өченче урында – Төмән өлкәсе (1544 очко).

Россия Кубогы этапларында Татарстан җыелма командасы исәбендә барлыгы 19 (5-7-7) медаль бар! Аерым уңышларга килсәк, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән Артем Николаев, Андрей Феллер, Лариса Рясина һәм Светлана Кузнецова исемнәре атала.





 

Фотолар: ski-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев