Логотип Идель
Спорт

МУСА ҖӘЛИЛ ТУРНИРЫ: кулга кергәнне кире бирәсе килми!

Гадәттә, үҗәт, тырыш, максатчан кешеләрнең тормыш рәвеше шушы принципларга нигезләнә. Татар халкының рухи халәтен чагылдыра торган тормыш девизы да башисемдәге фикергә барып тоташа кебек. Юкка гына Татарстан Россия күләмендә иң алдынгы төбәк булып саналмыйдыр. Татар халкының яшәеше һәрдаим муллыка омтылу, көрәшеп үз дигәненә ирешүгә барып тоташа. Актанышлылар исә барыбызга да үрнәк булып тора.

Актанышта булдыралар!


Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы призларына узган көрәш ярышында да бүгенге көндә четерекле миллилек темасы үзәктә булды. Беренче нәүбәттә, ярышның нәкъ менә Актанышта узуы татар көрәшенең тәүге чиратта милли спорт төре булуына ишарәли. Җыр-моң, сәнгать юнәлешләре буенча республикада тиңнәр табылмаган Актанышта, соңгы елларда көрәш үсеше бераз тукталып торды. Дөресрәге, рәсми ярышларда Актаныш көрәшчеләре урталыктан чыга алмады. 2018 елның Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына узган көрәш ярышында 3 нче урынны яулагач, актанышлыларның милли спорт төребезне үстерүгә ныклап тотынганлыклары аңлашылды. 2019 елның беренче ярышы – Муса Җәлил турнирында инде алар икенче урынга күтәрелделәр. Беренчелектә Теләче командасы, ә өченче урында әлмәтлеләр урнашканлыгын исәпкә алсак, икенче булуның никадәр зур казаныш икәнлеген аңлап була.



"Без тарихта беренче тапкыр Муса Җәлил турнирын үзебездә уздырырга сорап алдык. 60нчы еллар ахырында безнең көрәшчеләр бу ярышларда җиңү дә яулаганнар. Шушы бәйге белән көрәшкә яңа сулыш өрәсе килә", – дигән иде район башлыгы Энгель Фәттахов "Идел" журналына биргән әңгәмәсендә. Аның көрәш белән ничек мавыкканын күпләр белә. 1998 елда беренче тапкыр район башлыгы вазыйфасында эшли башлагач ук Актанышның көрәш командасы уңышлары белән шатландыра башлый. Илфир Әнвәров, Морат Әмирханов, Руслан Нургалиев, Рузил Ганиев, Рамил Хисмәтуллин, Илдар Сибгатуллин кебек батырлар Актаныштан үсеп чыга. Балалар командасы да 2000 еллар башында республикакүләм ярышларда призлы урыннарны яулап килә. Нәкъ менә балаларга игътибарның аеруча мөһим булуын аңлаган төбәктә үсмерләр арасында зур турнир – Татарстанның Беренче Президенты кубогына ярышларга нигез салынды.  Шул ярышларда чирканчык алган көрәшчеләр исә бүген зурлар арасына күчеп бил алыша.

Мәйданда "үзгәреш җиле"


Актанышта кунак кабул итү, бәйрәм оештыру буенча тәҗрибә җитәрлек. Шуңа күрә Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы призларына узган ярышта катнашучылардан да, килгән кунаклардан да оештыру ягыннан тәнкыйть сүзләре ишетелмәде. Татарстанның иң ерак төбәге булса да, һава торышының да бозылып торуыннан курыкмыйча көрәш сөючеләр шактый җыелган иде. Бигрәк тә көрәш карарга сусаган Актаныш халкы чын бәйрәмгә эләктеләр бу көннәрдә. "Ямалылар, Пучылар, Богадыларны күрдем, әле кичкә Кормаш, Сәфәрләр килергә тиеш", – дип күзәтүләре белән уртаклаша Актаныштан бер танышым. Татарстанның иң көчле көрәшчеләрен үз күзләрең белән күрү, залдагы мохитне тоеп җанатып утыру үзе бәйрәм бит инде!

 



Инде көрәшнең үзенә  килсәк, хөкемдарлар быелгы ярышларда да узган ел "уйлап табылып" рәсми рәвештә һаман да гамәлгә кермәгән кагыйдәләргә нигезләнде. Көрәшчеләр, хәер, тамашачылар да кабул итәргә теләмәгән аркага егылу белән бәйле үзгәрешләр җәмәгатьчелектә әле дә канәгатьсезлек тудыра. Хөкемдарлар да охшаш ситуацияләрне төрлечә бәяли, дигән фикер читтән күзәтүчеләрдә ныгыганнан ныгый. Тәҗрибәле, моңа кадәр лидерлар рәтендә йөреп, үзен аямыйча көрәшүчеләрнең күбесеннән "мондый көрәштән китәм мин" дигән сүзләр ешрак яңгырый. Кирсенчә, "мондый кагыйдәләр белән көрәшүе бигрәк ансат, көндәшеңне төртеп аркасына гына яткырасы" дигән сүзләр дә җитәрлек ишетелә. Актанышта узган ярышта көрәшчеләр саны 350 гә дә тулмаган иде, гәрчә башка елларда уртача 400 кеше катнашса да. Командаларның килмәвен, әлбәттә, финанс мөмкинлекләренә сылтап калдырырга мөмкин, тик андый проблемалар башка елларда да булмаган түгел. Димәк, көрәшкә мөнәсәбәт үзгәрә, дип уйларга җирлек бар. Җитмәсә, федерация җитәкчесе Марат Әхмәтов булган чараларда башка район җитәкчеләре дә еш күренә торган иде, бу юлы исә район башлыкларыннан кунакка килүчеләр күренмәде. Әллә көрәшкә битарафлык күрсәтә башладылармы шунда?

Ничек кенә булмасын, һәр 10 авырлыкта җиңүчеләр ачыкланды. 60 кг да актанышлылар өмет баглаган Раббани Нургалиев, кызганыч, финалга уза алмады. Шулай да, иң җиңел категориядә чемпион булып калган Тимур Милютинга (Әлмәт) Актаныш йогынтысы юк дип әйтеп булмый. Ул – чыгышы белән Актаныштан булган, бүген Әлмәттә тренер булып эшләүче Рузил Ганиев шәкерте. Шулай да ике авырлыкта чемпион булып Актаныш егетләре танылды: Искәндәр Мортазин (65 кг) һәм Илнар Галимов (90 кг).



Ярышның 3 чемпионы – Теләче командасыннан. Шунысы кызык: аларның өчесенең берсе дә тумышы белән Теләчедән түгел. Артур Зөлкәрнәев – Башкортстан, Ренас Кәлимуллин – Менделеевск (моңа кадәр Зәй өчен чыгыш ясый иде), Муса Галләмов  Мари Эл вәкиле. Иң күп легионер-көрәшчеләр туплаган Теләче командасы Актаныштан Сабантуй күрке – тәкә белән кайтып китте. Сүз уңаеннан, мондый традиция соңгы елларны рәсми ярышларда күзәтелми иде. Моннан соң күркәм гадәт бәлки яңартылып китер дигән өмет тә бар. "Киләсе елга да әлеге турнирны үзебездә уздырырга ниятлибез. Тагын да яхшырак итеп, зуррак залда, тарихны да искә алып бәйрәм уздырырбыз", – диде Энгель Фәттахов ярышлар тәмамлангач. Димәк, традициялелек дәвам итәчәгенә шик юк.



Җиңүчеләр:

60 кг: 1 урын - Тимур Милютин (Әлмәт), 2 урын – Дмитрий Гайнеев (Лаеш), 3 урын – Фирзәр Гыйниятуллин (Теләче), Раббани Нургалиев (Актаныш).

65 кг: 1 урын – Искәндәр Мортазин (Актаныш), 2 урын – Илнар Закиров (Алексеевск), 3 урын – Шамил Локманов (Теләче), Ранил Ганиев (Кама Тамагы).

70 кг: 1 урын – Рөстәм Сәләхов (Яңа Чишмә), 2 урын – Динар Кәримуллин (Теләче), 3 урын – Равил Зайнашев (Яр Чаллы), Данил Хәйриев (Балык Бистәсе).

 75 кг: 1 урын – Артур Зөлкәрнәев (Теләче), 2 урын – Марат Кәримов (Әлмәт), 3 урын – Рамазан Садыков (Яңа Савин районы), Илнур Гобәйдуллин (Кукмара).

 80 кг: 1 урын – Ренас Кәлимуллин (Теләче), 2 урын – Роберт Шакиров (Яр Чаллы), 3 урын – Азат Габдрәшитов (Актаныш), Айзат Хадиев (Арча).

85 кг: 1 урын – Раил Сәләхетдинов (Кукмара), 2 урын – Ранис Галимуллин (Теләче), 3 урын – Илназ Зарипов (Саба), Салават Әсхәдуллин (Балтач).

90 кг: 1 урын – Илнар Галимов (Актаныш), 2 урын – Ильмир Төхвәтуллин (Яңа Савин районы), 3 урын – Марсель Гозаеров (Әлмәт), Раиль Сираев (Актаныш).

100 кг: 1 урын – Айнур Сыртаев (Чистай), 2 урын – Булат Мусин (Яңа Савин районы), 3 урын – Данис Закиров (Саба), Дамир Әдиятуллин (Әлмәт).

130 кг: 1 урын – Муса Галләмов (Теләче), 2 урын – Раил Нургалиев (Биектау), 3 урын – Раил Сагиров (Спасс), Валерий Рафиков (Актаныш).

130 кг: 1 урын – Марат Мөхәммәтҗанов (Түбән Кама), 2 урын – Фәрхәт Фәйзуллин (Питрәч), 3 урын – Ранис Гыйләҗетдинов (Яр Чаллы), Радик Воронов (Тукай).

Командалар: 1.Теләче, 2.Актаныш, 3.Әлмәт.

ТУРНИРДАН ФОТОМИЗГЕЛЛӘР 


 

P.S.: Кунакчыллыкны кулланып


"Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил турнирыннан соң, икенче көнне Актанышта тагын бер ярыш узды. Монысы инде Россия көрәш федерациясе тәкъдим иткән мастерлар турниры булды. Актанышның кунакчыллыгыннан "файдаланып" оештырылган ярыш шулай ук Муса Җәлил исеме белән аталган иде. Әллә Татарстанда уза торган шул исемдәге ярышның тарихи әһәмиятенә һәм популярлыгына дәгъвалаганга, әллә инде татарның башка лаеклы шәхесләренең исемнәрен искә алуны кирәксенмәгәнгә, Россиякүләм турнир артык зур игътибар уятмады. 55 көрәшче катнашкан дигән хәбәр ишетелде, 9 авырлыкта ярышканнар һәм шуларның 8 ендә Татарстан көрәшчеләре чемпион калган.

 

Илназ Фазуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев